МБОУ «Соснинская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Сосна төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422240,Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Нижняя Сосна, ул.Героя Сарвара, д. 6 |
| Телефон: | +7(843)-683-27-28 |
| E-Mail: | Ssos.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Соснинская ООШ» |
| Руководитель: | Абдрахманов Ильгизар Гафурович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 89 |
| У нас учат: | 18 |
МБОУ «Соснинская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Сосна төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124
-
“Знатоки ПДД” 10.12.2011

9 нчы декабрьдә “Знатоки ПДД” конкурсы үтте. Конкурста 2-5 класс укучылары катнашып җиңүне 4 класс укучылары яуладылар. Укучыларга ЮХИДИ җитәкчесе Шафигуллин Ф.Т. бүләкләр тапшырды. Аларга юлда йөрү кагыйдәләрен аңлатты. Конкурсны Исмагилов М.Ф.оештырды. Командаларны әзерләүдә ярдәм иткән класс җитәкчеләренә, укытучыларга зур рәхмәт.
-
Хокук атналыгы. 30.11.2011

Хокук атналыгы кысаларында 16 ноябрь көнне 6-8 класслар өчен Исмәгыйлева Г.М. чара үткәрелде. Чара вакытында укучылар үзләренең хокукларын, бурычларын искә төшерделәр, сорауларга җавап бирделәр, төрле ситуацияләр чиштеләр.
-
Хокук атналыгы 30.11.2011

Хокук атналыгы кысаларында 17 ноябрь көнне 9-11 класслар өчен Кабирова А.Р. “Хокукый мозаика” дигән чара үткәрде. Укучылар 3 командага бүленеп эшләделәр. Алар 7 геймда сорауларга җавап бирделәр. Чара бик эчтәлекле һәм файдалы үтте.
-
Җырлыйк әле
30.11.2011
26 ноябрь көнне авылыбыз мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан «Җырлыйк әле» конкурсы үткәрелде. Әлеге бәйгедә һәр класстан бер әни яисә бер әби катнашты. Бәйге 5 турдан торды:
1. «Минем яраткан җырым» ( һәр катнашучы үзе әзерләп килгән җырны башкарды)
- «Музыкаль табышмак»( Һәр командага да уен кораллары турында табышмаклар әйтелде)
- «Җырчыны таны»( җыр куелды, кайсы җырчы икәнен беләсе)
- «Композиторны таны»(экранда чыккан композиторны танырга)
- «Караоке» (командалар бергәләп караокега җырладылар).
Конкурс укучыларның җыр, биюләре белән үрелеп барды. Бәйрәм ахырында жюри нәтиҗә чыгарды. Мәктәп администрациясе һәр катнашучыга истәлек бүләге тапшырды.
-
Очрашу
30.11.2011
25 ноябрь көнне халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгеннән социаль педагог Исхакова Фирүзә Ильнуровна, юрисконсультант Гильметдинова Фирдия Фаруховна һәм балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Шакирова Ләйсән Маратовна мәктәпкә укучылар белэн очрашуга килделәр. Социаль хезмәткәрләр укучыларның бурычлары һәм хокуклары темасына тренинг уздырдылар. Ләйсән Маратовна исә, хокук бозуларны кисәту буенча чыгыш ясады.
-
2 класс укучыларын эзтабарлар сафына кабул итү 16.11.2011

5 ноябрь көнне 2 класс укучыларын эзтабарлар сафына кабул итү тантанасы булды. Укучылар әлеге бәйрәмгә ныклы әзерлек алып бардылар. Кунакка килгән Пәри кызы, Шүрәле, Доктор Айболит, Буратино укучыларны төрле яклап сынадылар. Берсеннән – берсе кызыклы биремнәр әзерләп килгәннәр, уеннар уйнаттылар. 2 класс укучылары да сынатмадылар. Аларның җырлары, биюләре, шигырь сөйләүләре һәр кеше күңеленә үтеп керде. Эзтабарларның тантаналы вәгъдәсен әйткәннән соң, һәр эзтабарга бейджик тагылды.
-
Уңыш бәйрәме 16.11.2011

5 ноябрь көнне мәктәбебездә Уңыш бәйрәме бик күңелле үтте. Бу бәйрәмнең төп иганәчесе булып Сосна күмәк хуҗалыгы торды. Ашханәдә тәмле ашлар пеште. Һәр класстан бер әни бәлеш пешерде. Әлеге традициянең югалмавын теләп һәм рәхмәт әйтеп, укучылар өйләренә таралыштылар.
-
Я выбираю спорт
16.11.2011
« Я выбираю спорт, как альтернативу пагубным привычкам» акциясе кысаларында мәктәптә беренче чирекнең иң яхшы спортсменнары билгеләнде.
Егетләр арасында:
Галимов Рушат – 1 урын
Габдрахманов Фидан – 2 урын
Газимов Динар- 3 урын
Кызлар арасында:
Ибрагимова Инзилә- 1 урын
Хабибуллина Рамилә - 2 урын
Габдрахманова Гүзәл – 3 урын
Укучыларны котлыйбыз! Сәламәтлек, спортта һәм укуларында уңышлар телибез.
-
Налоги в нашей жизни 15.11.2011

Октябрь ахырында тарих һәм җәмгыять укытучы Кабирова А.Р. «Налоги в нашей жизни» дигән чара үткәрде. Чара вакытында укучылар налоглар турында бик күп мәгълүмат алдылар. Төркемнәрдә биремнәр эшләделәр. Чара бик файдалы булды.
-
Бердәмлек көне 15.11.2011

4 ноябрь – Бердәмлек көне. Шул көн уңаеннан классларда Бердәмлек темасына тәрбия сәгатьләре үтте. Мәктәп күләмендә «Бердәмлектә - көч» темасына линейка узды.












