Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Книнская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Б.С.Рахимова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Б.С.Рахимов исемендәге Кенә төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422266,РТ,Балтасинский район,с.Нижняя Кня, ул. Школьная,дом 5а |
| Телефон: | +7(843)-682-85-56 |
| E-Mail: | Kninskaya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Книнская ООШ им. Б.С.Рахимова"Балтасинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Низамиев Рамиль Вакилович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 42 учеников и 8 воспитанников/Бездә 42 укучы, 8 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 13 учителей, 2 воспитателя/ Бездә 13 укытучы, 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Книнская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Б.С.Рахимова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Б.С.Рахимов исемендәге Кенә төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
Безнең укучы - Казанда үткән "Форпост"ның VII Слетында 07.12.2012

Тәртип саклаучы яшьләр оешмасы "Форпост"ның, 6 нчы декабрь көнне Казанда VII Слеты булып узды. Бу чарага безнең мәктәптән VIII сыйныф укучысы Низамиев Динар чакырулы иде. Ул грамота һәм чаңгы белән бүләкләнде.
-
"Сәламәтек театры"ның дәвамы 07.12.2012

Бүген "Сәламәтек театры"ның мәктәп турын V, VIII һәм IX сыйныф укучылары дәвам итте.
-
"Сәламәтлек театры" конкурсының мәктәп туры 06.12.2012

Бүген VI-VII сыйныф укучылары "Сәламәтлек театры" конкурсының мәктәп турын дәвам иттеләр. Алар "Универсиада-2013" темасы кысаларында "Сәламәтлек аланында" спектакле белән чыгыш ясадылар һәм йомгаклап:
- Һәммәгез дә безнең,
Теләктән уңыгыз:
Сәламәт булыгыз! - дигән теләкләрен җиткерделәр.
-
Спорт яңалыклары 03.12.2012

30 ноябрьдә район җыелма командасы составында IX сыйныф укучысы Хидиятов Рәдиф, VIII сыйныф укучысы Габидуллин Айрат Зур Әтнә авылында 1997-1998 нче елгы егетләр арасында узган Рәсәйкүләм волейбол турнирында III урынны яулап кайттылар.
-
Спортта - кызлар
03.12.2012
30 нчы ноябрь - 1 нче декабрь көннәрендә 1999 нчы елгы укучылар арасында район күләмендә волейбол ярышлары булып узды. Бу ярышларда безнең мәктәпнең кызлар командасы катнашып, матур уен алымнары күрсәтеп II урын яулап кайттылар.
-
IX сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы
03.12.2012
3 нче декабрьдә "ГИА - 2013" материаллары белән таныштыру максатында IX сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы булып узды.
-
"Сәламәтлек" акциясе
01.12.2012
30 ноябрь көнне Балтачта - "Курить - не модно, модно - не курить!" дигән сәламәтлек акциясендә безнең мәктәп укучылары да актив катнашты.
Узып баручылар белән әңгәмәдән соң, тәмәке тартучыларга тәмәкенең зарары турында буклетлар, ә тартмаучыларга значоклар бүләк иттеләр.
Барыбыз да сәламәт яшәү рүвеше өчен тырышыйк!
-
"Әниләр көне" 27.11.2012

26 нчы ноябрьдә Кенә авылы клубында мәктәп укучылары көче белән "Әниләр көне" уңаеннан - "Әни, әнием, әнкәй" концерт программасы куелды.
-
Спорт яңалыклары 26.11.2012

23-24 нче ноябрь көннәрендә 1997-1998 нче елгы укучылар арасында район беренчелегенә уздырылган волейбол ярышларында безнең мәктәп кызлары - I урынны, ә малайлар - III урынны яуладылар.
IX сыйныф укучысы Ибраһимова Айгөл - бу ярышларның "Иң яхшы уенчысы" булды.
Без мәктәбебезнең физкультура укытучысы Ибраһимов Фәнил Фаил улы белән чын күңелдән горурланабыз, аңа киләчәктә дә хезмәтендә зур уңышлар телибез!
-
Спорт яңалыклары
24.11.2012
8-10 нчы ноябрьдә Буа шәһәрендә Республика беренчелегенә 2000-2001 нче елгы кызлар арасында уздырылган волейбол ярышларында безнең мәктәп кызлары IV урынны алып кайттылар. Киләчәктә аларга яңадан-яңа уңышлар телибез!





