Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Книнская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Б.С.Рахимова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Б.С.Рахимов исемендәге Кенә төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422266,РТ,Балтасинский район,с.Нижняя Кня, ул. Школьная,дом 5а |
| Телефон: | +7(843)-682-85-56 |
| E-Mail: | Kninskaya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Книнская ООШ им. Б.С.Рахимова"Балтасинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Низамиев Рамиль Вакилович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 42 учеников и 8 воспитанников/Бездә 42 укучы, 8 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 13 учителей, 2 воспитателя/ Бездә 13 укытучы, 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Книнская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Б.С.Рахимова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Б.С.Рахимов исемендәге Кенә төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Шахмат ярышлары 12.02.2013

"Патриотик тәрбия, спорт һәм сәламәтлек" айлыгы кысаларында мәктәптә "Тамчы" узидарәсе җитәкчелегендә шахмат ярышлары үтте.
-
Шашка ярышлары 11.02.2013

Бүген "Патриотик тәрбия, спорт һәм сәламәтлек" айлыгы планы буенча мәктәпнең "Тамчы" үзидарәсе җитәкчелегендә кызлар һәм малайлар арасында шашка ярышлары үзды.
-
"Россия чаңгы юлы - 2013" 09.02.2013

Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары кысаларында безнең мәктәптә дә бүген 13.00 сәгатьтә " Татарстан чаңгы юлы - 2013" ярышларына старт биреләчәк.
-
"Тамчы - шоу"да катнаштык! 09.02.2013

8 нче февраль көнне мәктәбебездән Низамиева Римма Наиловна һәм Закирҗанов Раушан Фәритович җитәкчелегендә - укучыларыбыз Сөнгатуллина Инзилә, Низамиев Рүзәл һәм Мотыйгуллина Диләрә, телевидениеның "Татарстан - Яңа гасыр" каналында "Тамчы - шоу" интеллектуаль тапшыруында катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, педагогика фәннәре кандидаты Р. Ә. Сәхәбетдинова һәм педагогика фәннәре докторы, профессор, академик, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Әнвәр Хуҗиәхмәтов кулы куелган "Татарстан - Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең Рәхмәт хатына лаек булдылар.
-
Патриотик тәрбия, спорт һәм сәламәтлек айлыгы планы 08.02.2013

Февральдә укучыларга патриотик тәрбия , спорт һәм сәламәтлек темасына күп кенә чаралар: очрашулар, конкурслар, кичәләр, ярышлар планлаштырылды.
-
IV сыйныфта - мониторинг тикшерүе 07.02.2013

6 нчы һәм 7 нче февральдә IV сыйныфта математика, татар теле, әйләнә-тирә дөнья һәм рус теле фәннәреннән мониторинг тикшерүе узды.
-
"Ел укытучысы - 2013" конкурсының II туры 05.02.2013

4 нче февраль көнне Сосна мәктәбе базасында уздырылган Бөтенроссия "Ел укытучысы - 2013" конкурсының II турында безнең мәктәпнең физкультура укытучысы Ибрагимов Фәнил Фаилович катнашты. Ул III сыйныф укучылары белән ачык дәрес һәм тәрбия сәгате үткәрде.
Без, үз эшенең чын остасы булган Фәнил Фаилович белән чын күңелдән горурланабыз һәм конкурста җиңү яулавын теләп калабыз!
-
Фәнис Яруллинга - 75 яшь 05.02.2013

Фәнис Яруллинның 75 еллык юбилеен билгеләп үтү максатыннан, китапханәче Гыйльмуллина Рания язучыга багышлап стенд төзеде. Язучының эшчәнлеген чагылдырган буклет ясап, укучыларны таныштырды. Шулай ук китап күргәзмәсе оештырып, аның әсәрләрен укучыларга тәкъдим итте.
-
Шахмат яңалыклары 04.02.2013

2 нче февраль көнне Балтач мәктәбендә булып узган шахмат ярышларында безнең мәктәптнең III сыйныфыннан - Исмагилов Р., Ибрагимов Г., Самигуллин И. һәм V сыйныфтан Мотигуллин Р., Галимуллин Н. катнашты.
-
Безнең мәктәпнең "Форпост" штабы эшчәнлеге - башкаларга үрнәк! 02.02.2013

31 нче январь көнне Борбаш мәктәбе "Форпост" җитәкчеләрен һәм анда эшләүче егетләребезне бик җылы кабул итте. Бу җыенда "Форпост" штабының еллык эш планы кабул ителде, чыгышлар тыңланды һәм бүләкләүләр булды.
Район "Яшьләр" бүлеге тарафыннан безнең мәктәпнең "Форпост" эшчәнлеге югары бәяләнде һәм Балтач районы эчке эшләр бүлеге мөдире Таҗетдинов Р.А. ның "Рәхмәт хаты" белән бүләкләнде.





