Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Книнская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Б.С.Рахимова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Б.С.Рахимов исемендәге Кенә төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422266,РТ,Балтасинский район,с.Нижняя Кня, ул. Школьная,дом 5а |
| Телефон: | +7(843)-682-85-56 |
| E-Mail: | Kninskaya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Книнская ООШ им. Б.С.Рахимова"Балтасинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Низамиев Рамиль Вакилович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 42 учеников и 8 воспитанников/Бездә 42 укучы, 8 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 13 учителей, 2 воспитателя/ Бездә 13 укытучы, 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Книнская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Б.С.Рахимова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Б.С.Рахимов исемендәге Кенә төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 131 132 133 ( 134 ) 135 136 137 138 139 140 >>
-
Безнең мәктәпнең "Форпост" штабы эшчәнлеге - башкаларга үрнәк! 02.02.2013

31 нче январь көнне Борбаш мәктәбе "Форпост" җитәкчеләрен һәм анда эшләүче егетләребезне бик җылы кабул итте. Бу җыенда "Форпост" штабының еллык эш планы кабул ителде, чыгышлар тыңланды һәм бүләкләүләр булды.
Район "Яшьләр" бүлеге тарафыннан безнең мәктәпнең "Форпост" эшчәнлеге югары бәяләнде һәм Балтач районы эчке эшләр бүлеге мөдире Таҗетдинов Р.А. ның "Рәхмәт хаты" белән бүләкләнде.
-
"Форпост" егетләре - Борбаш мәктәбендә кунакта 02.02.2013

"Форпост" командиры Ахметгалиев Айназ, аның ярдәмчеләре Ибрагимов Альмир һәм Галиахметов Ирбулат - мәктәбебезнең иң актив егетләре. Алар бу эшләрендә тагын да тырыш, актив һәм хокук бозуларны булдырмау өстендә бөтен көчләрен куеп эшләрләр дип ышанабыз.
-
Кышкы спартакиада 31.01.2013

Бүген Кенә төп гомуми белем мәктәбе укытучылары, Балтач районы укытучыларының кышкы спартакиадасында катнашты.
-
"Гәүдәң төз булсын" 30.01.2013

Бүген физкультура укытучысы Ибрагимов Фәнил Фаилович V сыйныф укучылары белән "Гәүдәң төз булсын" дигән темага ачык дәрес бирде.
-
Физкультурадан ачык дәрес 29.01.2013

29 нчы январь көнне физкультура укытучысы Ибрагимов Фәнил Фаилович III сыйныф укучылары белән ачык дәрес бирде.
-
Атналыкка нәтиҗә 28.01.2013

"Математика һәм информатика" атналыгына нәтиҗәләр ясалды. Бәйгеләрдә катнашучыларга урыннар чыгарылды, бүләкләр тапшырылды.
-
"Математик газета" конкурсы 26.01.2013

V - IX сыйныф укучылары арасында үткәрелгән "Математик газета" конкурсында, IX сыйныф укучылары үзләренең газеталарын I урынны алырлык итеп чыгарганнар.
-
Ачык дәрес 25.01.2013

25 нче январь көнне математика фәне укытучысы Исмагилова М.Г. VII сыйныф укучылары белән ачык дәрес үткәрде.
-
"Кызыклы информатика" 25.01.2013

Бүген V - VI сыйныф укучылары өчен "Кызыклы информатика" темасына КВН үткәрелде.
-
"Уйла, эзлә, тап!" 24.01.2013

Бүген башлангыч сыйныф укучылары өчен "Уйла, эзлә, тап!" викторинасы үткәрелде.





