Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Карелинский детский сад общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422253, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Карелино,улица Загидуллина д.6 |
Телефон: | +7(908)343-82-94; +7(843)-683-18-49 |
E-Mail: | Ds.Karel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Карелинский детский сад" |
Руководитель: | Шайхутдинова Фидалия Фаимовна |
Год основания учреждения: | 1971 |
У нас учатся: | 61 воспитанников/ 61 бала тәрбияләнә |
У нас учат: | 11 педагог/11 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Карелинский детский сад общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Татар әкиятләрендә - Экология!" 31.01.2024
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Норма авыл китапханәсендә уздырылган "Татар әкиятләрендә - Экология!" дип исемләнгән әдәби дәрестә катнаштылар. Китапханәче аларга Э. Хуҗахановның "Умырзаяның дуслары", Солтан Шәмсин "Ут хәйләсе", С. Галимованың "Без җиргә кирәк әле" дигән экологик әкиятләре кычкырып укылды. Балалар үз фикерләре аша үзләренең матур уй-теләкләре белән уртаклаштылар.
-
Ралли - Чана 2024 27.01.2024
-
Кечкенләр төркемендә әкияттә кунакта 25.01.2024
Бүген кечкенәләр төркеме балалары әкият илендә күңел ачтылар. Балалар бер-берсе белән аралашып, үзләре белгән әкиятләрне уйнадылар.
-
Мәктәпкә әзерлек төркемендә хезмәт тәрбиясе 25.01.2024
Балалар бакчасыннан ук хезмәт тәрбиясе бирү бик әһәмиятле. Хезмәт белән шөгыльләнү баланы мәктәпкә барырга әзерләүдә ярдәм итә. Кече яшьтән үк хезмәт тәрбиясе алган балалар мәктәптә дә мөстәкыйль, оешкан, актив, пөхтә һәм үзләренә үзләре хезмәт күрсәтә белүләре белән аерылып торалар. Хезмәт тәрбиясе дөрес оештрылаганда бала шатлык хисләре кичерә, хезмәтнең ямен тоя. Безнең балалар бакчасында да балага хезмәт тәрбиясе бирү өстендә эшчәнлек даими алып барыла. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары да тырышып участоктагы карны көрәүдә булыштылар. Афәрин балалар, алга таба да шулай эш сөючән, тырыш булып калыгыз.
-
Кече яшьтәгеләр төркемендә дидактик уеннар 22.01.2024
-
Участие на зональном этапе сельского керлинга 19.01.2024
Команда нашего детского сада участвовала на зональном этапе сельского керлинга среди организаций, предприятий и учреждений Балтасинского района.
-
Кошларны сыйлау 17.01.2024
Кыш көне кошларга ашау табу бик кыенлаша. Шуны истә тотып бакчабызның территориясенә җимлекләр эленде. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары да һардаим канатлы дусларын кайгыртып торалар. Ипи валчыклары, орлыклар һәм ашлыклыр белән кошларны сыйлыйлар.
-
Искечә Яңа ел бәйрәмендә коймак белән сыйлану. 11.01.2024
Бүген бакчабызда әти-әниләр комитеты ярдәме белән бик күңелле итеп искечә Яңа ел бәйрәмен үткәрдек. Балаларыбыз белән күңелле ярышлар, уеннар, җыр һәм биюләр башкардык. Ахырдан мич коймагы белән сыйландык. Рәхмәт бу чараны оештыруда көче кергән һәммә кешегә дә! Алга таба да шулай бердәм дус-тату булып тәрбияләргә язсын балаларны.
-
"Балачакның куркынычсыз юлы"- шигырь конкурсы 10.01.2024
Юлларда имин йөрү, юл кагыйдәсен нык белү, хәвеф хәтәрдән саклану өчен балаларга кече яшьтән үк уеннар, әңгәмәләр, шигырьләр аша тәрбия бирелә башлый. Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә дә шундый чараларның берсе "Балачакның куркынычсыз юлы" дип исемләнгән шигырь конкурсы булып узды. Балалар бу бәйгедә үзләренең шигъри осталыкларын күрсәттеләр. Катнашучы барлык балалар да зур җиңүгә ирештеләр. Балаларга һәм әти-әниләргә ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.Афәрин балалар булдырдыгыз! Алга таба да зур уңышларга ирешергә язсын.
-
"Яңа ел әкияте" 26.12.2023
Уртанчылар төркемендә "Яңа ел әкияте" - дип исемләнгән бәйрәм иртәсе узды. Бәйрәм искиткеч матур булды.
Яңа ел безгә дә,
Сөенеч китерсен.
Тагын бер ел үткәч,
Яңадан килерсен.