Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Карелинский детский сад общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422253, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Карелино,улица Загидуллина д.6 |
Телефон: | +7(908)343-82-94; +7(843)-683-18-49 |
E-Mail: | Ds.Karel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Карелинский детский сад" |
Руководитель: | Шайхутдинова Фидалия Фаимовна |
Год основания учреждения: | 1971 |
У нас учатся: | 61 воспитанников/ 61 бала тәрбияләнә |
У нас учат: | 11 педагог/11 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Карелинский детский сад общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
"I speak English"- "Я говорю по английски" 10.11.2023
Мәктәпкә әзерлек төркеменнән Набиев Риян Балтач районының 2 нче номерлы балалар бакчасында узган "I speak English" конкурсында катнашып II урынга лаек булды. Инглиз телен яратып өйрәнүче Риян бик матур чыгыш ясады. Алга таба да аңа уңышлар телибез.
-
Юлда йөрсәң бул өлгер,юл кагыйдәсен бел! 09.11.2023
Бүген Балтач районы юл иминлеге бүлекчәсенең җитәкчесе Л.М.Хадиева һәм әти-әниләр белән берлектә юл иминлеген саклау буенча " Юлда йөрсәң бул өлгер,юл кагыйдәсен бел!" дигән темага бәйрәм иртәсе узды. Зурлар төркеме балалары бу өлкәдә үзләренең белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәттеләр. Бәйрәм бик җанлы һәм күңелле узды.
Сегодня с детьми старшей группы был проведен праздник по безопасности дорожного движения, где дети смогли показать свои знания и навыки в этой области. В качестве гостя мероприятия была приглашена начальник отделения в Балтасинском районе отдел профилактики ТУ г. Казань ГБУ " Безопасность дорожного движения" Л.М.Хадиева и родители. -
4 ноябрь - Халыкар бердәмлеге көне 03.11.2023
4 ноябрь - Халыкар бердәмлеге көне уңаеннан мәктәпкә әзерлек төркеме балаларына бердәмлек төшенчәсе турында мәгълүмат бирелде. "Бердәмлек" төшенчәсе туплану, берләштерү төшенчәсенә ия. Элек-электән безнең татар халкына хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек,татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга мөмкинлек биргән. Шушы төшенчәне чагылдырып балалар белән бердәм композиция төзелде.
-
"Каенлык чишмә"сенә экскурция 30.10.2023
Зурлар төркеме Туган як чишмәләрен өйрәнү максатыннан "Каенлык чишмә"сенә экскурциягә бардылар.
-
28 октябрь - Халыкара әби-бабайлар көне 28.10.2023
28 октябрь - Халыкара әби-бабайлар көне буларак билгеләп үтелә. Бәйрәмдә генә түгел һәрвакыт хөрмәткә лаек бит алар. Аларга сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы теләп калабыз. Шул уңайдан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әби-бабаларына булган кадер - хөрмәтне ярату хисләрен чагылдырып "Тәмле чәйнек" ясадылар. Һәр бала тырышып үзенчәлекле бүләкне бик теләп башкарды.
-
Кариле мәчетенә экскурция 23.10.2023
Зурлар төркеме балалары Кариле мәчетендә экскурциядә булдылар. Мәчетнең имамы Фаил бабай аларны мәчет белән таныштырды һәм аның әңгәмәсен балалар игътибар белән тыңладылар.
-
20 октябрь - Халыкара пешекчеләр көне 20.10.2023
2004 елдан башлап 20 нче октябрьне Халыкара пешекчеләр көне буларак билгеләп үтәләр. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары да бу көнне бакчабызның пешекче апаларын һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.
С 2004 года 20 октября отмечается как Международный день повара. Дети подготовительной к школе группы поздравили с профессиональным праздником наших поваров.
-
"Авыл укытучысы 2023" конкурсы 19.10.2023
Тәрбиячебез Гөлшат Тәбрисовна Республикакүләм "Авыл укытучысы 2023" конкурсында Гран-прига лаек булды Чын күңелдән котлыйбыз, алдга таба да зурдан зур уңышлар телибез.
-
Бакчабызга көз килде! 16.10.2023
Ни арада җәй үтте
Матур көз килеп җитте.
Шатлык тулы бәйрәмне
Балалар күптән көтте.
-
Әтиләр көненә буләк 13.10.2023
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары үз әтиләренә булган хөрмәт, яратуларын күрсәтеп открыткалар ясадылар.