Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Карелинский детский сад общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422253, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Карелино,улица Загидуллина д.6 |
| Телефон: | +7(908)343-82-94; +7(843)-683-18-49 |
| E-Mail: | Ds.Karel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Карелинский детский сад" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Фидалия Фаимовна |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 61 воспитанников/ 61 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 11 педагог/11 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Карелинский детский сад общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
Искечә Яңа ел бәйрәмендә коймак белән сыйлану. 11.01.2024

Бүген бакчабызда әти-әниләр комитеты ярдәме белән бик күңелле итеп искечә Яңа ел бәйрәмен үткәрдек. Балаларыбыз белән күңелле ярышлар, уеннар, җыр һәм биюләр башкардык. Ахырдан мич коймагы белән сыйландык. Рәхмәт бу чараны оештыруда көче кергән һәммә кешегә дә! Алга таба да шулай бердәм дус-тату булып тәрбияләргә язсын балаларны.
-
"Балачакның куркынычсыз юлы"- шигырь конкурсы 10.01.2024

Юлларда имин йөрү, юл кагыйдәсен нык белү, хәвеф хәтәрдән саклану өчен балаларга кече яшьтән үк уеннар, әңгәмәләр, шигырьләр аша тәрбия бирелә башлый. Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә дә шундый чараларның берсе "Балачакның куркынычсыз юлы" дип исемләнгән шигырь конкурсы булып узды. Балалар бу бәйгедә үзләренең шигъри осталыкларын күрсәттеләр. Катнашучы барлык балалар да зур җиңүгә ирештеләр. Балаларга һәм әти-әниләргә ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.Афәрин балалар булдырдыгыз! Алга таба да зур уңышларга ирешергә язсын.
-
"Яңа ел әкияте" 26.12.2023

Уртанчылар төркемендә "Яңа ел әкияте" - дип исемләнгән бәйрәм иртәсе узды. Бәйрәм искиткеч матур булды.
Яңа ел безгә дә,
Сөенеч китерсен.
Тагын бер ел үткәч,
Яңадан килерсен.
-
Бакчабызда Яңа елга әзерлек 21.12.2023

-
Саф һавада уеннар 20.12.2023

"Тәгәрәтеп ак карны, ясадык кар бабайны", зурлар төркеме балалары саф һавада кар бабай әвәләделәр.
-
Багауетдинова Ризалә Фәнис кызы Гран-при иясе булды. 12.12.2023

12 декабрьдә безнең Кариле балалар бакчасы базасында "Ел тәрбиячесе-2024" район бәйгесенең финалы узды. 8 консурсант "Мастер-класс" сынавын узды, анда алар педагогик осталыкларын күрсәттеләр. Муниципаль бәйге ахырында финалистлар белән түгәрәк өстәл узды, анда алар педагогик тәҗрибәне презентацияләү һәм трансляцияләү өлкәсендә үзләренеңпедагогик осталыкларын күрсәттеләр. Муниципаль бәйге ахырында финалистлар белән түгәрәк өстәл узды, анда аларның һәркайсы үзенең профессиональ позициясен белдерә алды.
Финал сынаулары нәтиҗәләре буенча жюри бәйге җиңүчеләрен һәм лауретларын билгеләде. Гран-прига безнең Кариле балалар бакчасы тәрбиячесе Багауетдинова Р.Ф. лаек дип табылды! Ризәлә Фәнис кызын әлеге зур җиңүе белән котлыйбыз! Аңа киләчәктә тә эшендә зур уңышлар теләп калабыз.
12 декабря на базе нашего Карелинского детского сада прошел финал муниципального этапа Республиканского конкурса "Воспитатель года-2024". 8 конкурсантов прошли финальное конкурсное испытание "Мастер-класс", где они продемонстрировали свое педагогическое мастерство в области презентации и транляции педагогического опыта. В завершении муниципального конкурса состоялся круглый стол с финалистами, где каждый из них смог выразить свою профессиональную позицию.
По итогам финальных испытаний жюри определило победителей и лауреатов конкурса. Обладателем Гран-при стала воспитательница нашего Карелинского детского сада Багауетдинова Р.Ф.! Поздравляем Ризалю Фанисовну с этой достойной победой! Желаем ей больших успехов в дальнейшей педагогической деятельности.
-
"Мудорвай" төбәкара конкурсында III нче урын 08.12.2023

2023 нче елның 1 декабрендә районыбызның мәдәният йортында удмурд мәдәнияте "Мудорвай" төбәкара конкурсның гала концерты булып узды. Бу концерттта мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Удмурд телендә театраль миниатюра" номинациясендә катнашып III нче урынга лаек булдылар. Алга таба да зур уңышларга ирешергә язсын сезгә балалар.
-
"Ак чәчәкләр" акциясе кысаларында Мөхетдинов Данияр белән очрашу. 07.12.2023

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Ак чәчәкләр" акциясе кысаларында Мөхетдинов Данияр белән очрашу кичәсе үткәрелде. Бу очрашуга балалар көче белән концерт оештырылды. Бакчабызның барлык әти-әниләре белән берлектә ак чәчәкләр ясап, аннан җыелган акчаны Даниярның сәламәтлеген ныгыту өчен ярдәм буларак тапшырылды.
-
"Йөрәктән йөрәккә" 29.11.2023

Бистәбезнең 5 нче номерлы балалар бакчасы әниләр көне уңаеннан "Йөрәктән йөрәккә" дип исемләнгән зонара бәйге уздырды. Бу бәйгедә төркемебездә тәрбияләнүче Мөхетдинов Данияр катнашып ГРАН-ПРИ иясе булды. Алар әтисе белән бергә табигый материаллар кулланып кул эше ясадылар. Әфәрин, Данияр! Киләчәктә дә сиңа зур уңышларга ирешергә язсын.
-
"Ел тәрбиячесе-2024" бәйгесе 29.11.2023

28 ноябрь "Ел тәрбиячесе-2024" бәйгесенең район этабы башланып китте. 29 ноябрь көнне әлеге бәйгенең зона этабы Кариле балалар бакчасында узды. Анда Кариле, Норма, Нөнәгәр, Борбаш, Салавыч балалар бакчасыннан тәрбиячеләр үзләренең педагогик осталыкларын төрле заманча алымнар кулланып, презентация һәм ачык шөгыль аша күрсәттеләр.
28 ноября был дан старт началу районного этапа конкурса "Воспитатель года - 2024". 29 ноября на базе МБДОУ " Карелинский детский сад" прошёл зональный этап этого конкурса, где участвовали воспитатели.



