Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422261, РТ, Балтасинский район, д. Карадуван, ул. Сибирский тракт, д. 51 |
| Телефон: | +7(843)-683-21-19 |
| E-Mail: | Skar.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Зарипова Гульсина Фаиловна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 184 обучающихся /184 укучы |
| У нас учат: | 30 педагогов /30 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе». - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
Куркынычсызлык дәресе 07.09.2015

7 нче сентябрь көнне 1-11 нче сыйныфлар өчен "Куркынычсызлык дәресләре" уздырылды. Балаларга юл йөрү, пожар куркынычсызлыгы, хезмәт куркынычсызлыгы, дәрестә һәм ашханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре искә төшерелде һәм язмача инструктажлар үткәрелде.
-
5-11 классларда Финанс грамоталылыгы көне 05.09.2015

5 сентябрь көнне 5-11 классларда Финанс грамоталылыгы көне уздырылды. Финанс грамоталылыгы тарихы белән таныштылар, кесә акчасы , кредит бирү системасы турында сөйләшенде
-
ГТО нормалары 03.09.2015

2 сентябрь көнне ГТО нормалары буенча физкультура укытучылары “Һәрвакыт әзер” дип исемләнгән әңгәмә уздырдылар. ГТО нормалары турында сөйләделәр.
-
“Экстремизмга – ЮК!” бердәм дәрес 03.09.2015

3 сентябрь көнне Садикзянов Б.А. тарафыннан мәктәп күләмендә “Экстремизмга – ЮК!”
дип исемләнгән бердәм дәрес уздырды. Без террорга каршы! Илдә тынычлык булсын.
-
Ышаныч телефоны 02.09.2015

Бүген һәр класста "Ышаныч телефоны" дәресләре үтте. Балалардан анкеталар алынды.Һәр класста ышаныч телефоны турында мәгълүмат эленгән.
-
Белем бәйрәме 01.09.2015

Белем бәйрәме Бүген мәктәбебездә гөрләп Белем бәйрәме узды. Килгән кунаклар: Абитов З.М., Гарипова Э.Р., Нургалиев А.Р.,Низамиев Ш.В., Зыятдинов Б.Б., укучыларны бәйрәм белән котлап уңышлар теләделәр.
-
Тынычлык дәресе 01.09.2015

Тынычлык дәресе
Һәр класста беренче дәрес - Тынычлык дәресләре үтте. Балаларга тынычлык телибез. -
“Соңгы кыңгырау” бәйрәме 24.05.2015

23 нче май көнне мәктәбебездә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме гөрләп узды. Чыгарылыш сыйныф укучылары бик матур чара әзерләп, барлык укучыларны, укытучыларны һәм килгән кунакларны сөендерделәр. Укучыларны бәйрәм көне белән котларга беренче укытучылары һәм әти-әниләре дә килгән иде. Әлеге көтеп алынган һәм шул ук вакытта бераз моңсу да булган бәйрәм бик эчтәлекле һәм озакка истә калырлык булды. Чыгарылыш сыйныф укучыларына уңышлар телибез!!!
-
“Алдынгылар слёты” 22.05.2015 20 нче май көнне Карадуган мәдәният йортында “Алдынгылар слёты” уздырылды. Әлеге кичәдә мәктәбебезнең уку һәм дәрестән тыш чараларда, спорт һәм иҗат өлкәсендә иң актив, югары нәтиҗәләр күрсәткән укучыларына, сыйныф һәм мәктәп тормышында актив катнашкан әти-әниләргә рәхмәт хатлары тапшырылды. Ә тантаналы өлеш тәмамланганнан соң, 6 нчы сыйныф укучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гизатуллина Тәнзилә Миннемулловна җитәкчелегендә, “Иптәш командир” дип исемләнгән спектакль куйдылар. Әлеге чара тамашачы күңеленә бик хуш килде.

-
Мәктәбебез бакчасында язгы утырту эшләре башланып китте. 19.05.2015

Мәктәбебез бакчасында язгы утырту эшләре башланып китте. Һәркем үз эшен бик тырышып, җиренә җиткереп башкара: егетләр җир эшкәртәләр, кызлар түтәл ясап, утырту эшләре белән шөгыльләнәләр.












