Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе».
Визитная карточка
Адрес: | 422261, РТ, Балтасинский район, д. Карадуван, ул. Сибирский тракт, д. 51 |
Телефон: | +7(843)-683-21-19 |
E-Mail: | karaduvan2@yandex.ru, Govtatar\Skar.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
Руководитель: | Зарипова Гульсина Фаиловна |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 174 обучающихся /174 укучы |
У нас учат: | 31 педагогов /31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе». - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
11 сыйныфларда сочинение 03.12.2014
3 нче декабрь көнне 11 сыйныфларда сочинение язу үткәрелә. Укучыларга уңышлар телибез.
-
Коррупциягә каршы көрәш декасы “Коррупциягә - юк” дигән ачык дәрес 02.12.2014
1 нче декабрь көнне, Коррупциягә каршы көрәш декасы “Коррупциягә - юк” дигән ачык дәрес белән башланып китте. 10 сыйныфта ачык дәресне Хашимова Г.Р. уздырды. Ачык дәрескә Гарипова Энҗе Фаритовна килде. Ахырдан балаларга үзенең киңәшләрен дә җиткерде.
-
Математика фәненнән «Инновационные подходы в методике преподавания математики» исеме астында республика семинары 29.11.2014
28 нче ноябрь көнне мәктәбебездә математика фәненнән «Инновационные подходы в методике преподавания математики» исеме астында республика семинары булып узды. Әлеге чарага Татарстан Республикасынын төрле районнарыннан математика укытучылары җыелды. Семинарда сингапур методикасы буенча математикадан мастер класслар уздырылды, укучылар фәнни тикшерүләре буенча чыгыш ясадылар, математикадан ЕГЭ га хәзерлек буенча ресурс үзәге эшчәнлеге курсәтелде.
-
«Хокук айлыгы» дәвам итә 27.11.2014
«Хокук айлыгы» кысаларында 26 нчы ноябрь көнне мәктәбебездә 5-11 сыйныфлар арасында социаль партияләр булдырып, укучыларның тәкъдим-теләклэрен җиткерү конкурсы булып үтте. Укучылар кызыклы программалар әзерләп, мәктәп һәм авыл тормышына кертергә теләгән үзгәрешләрен тәкъдим иттеләр. Әлеге чара укучыларга да, укытучыларга да бик ошады.
-
Чыгарылыш имтиханнарына хәзерлекләр башланды 20.11.2014
20 нче ноябрь көнне 11 сыйныф укучылары , рус теле фәненнән 3 нче декабрьдә язылачак сочинениегә әзерлек йөзенннән, сочинение язып карадылар. Республика күләмендә 3 юнәлештәге тематика тәкъдим ителде. 11 сыйныф укучыларына уңышлар телибез!
-
Хокук айлыгы кысаларында рәсем конкурслары 18.11.2014
Хокук айлыгы кысаларында Законнар һәм хокуклар тематикасы буенча рәсем конкурсы уздырылды,нәтиҗәләр ясалды, җиңүчеләр билгеләнде.
-
«Русский медвежёнок» конкурсы 13.11.2014
13 нче ноябрь көнне мәктәбебездә рус теле буенча «Русский медвежёнок» конкурсы үткәрелде. Әлеге чарада катнашып, 2-11 сыйныф укучылары узләренең рус теленнән белем дәрәҗәләрен тикшереп карадылар. Ел да укучылар бу конкурста бик теләп катнашалар һәм яхшы күрсәткечләргә ирешәләр.
-
Mәктәптә хокук айлыгы башланды 10.11.2014
Ноябрь аенда мәктәптә хокук айлыгы башланды. Беренче көннән ребуслар, кроссвордлар, рәсем ясау конкурслары башланып китте. Классларның конкурсларда катнашу активлыгы буенча ай ахырына нәтиҗә ясалачак.
-
8-11 сыйныфлар өчен “Хэ́ллоуи́н” кичәсе 01.11.2014
31 октябрь көнне 8-11 сыйныфлар өчен “Хэ́ллоуи́н” кичәсе уздырылды. 9 сыйныф укучылары тарафыннан әзерләнгән куркыту, көлдерү, фаразлау бүлмәләре эшләде. Кичә барышында күп төрле ярышлар уздырылды. Кичә күңелле үтте. Ахырдан дискотека игълан ителде.
-
30 нчы октябрь көнне 1-4 һәм 5-7 сыйныфларда “ Көзге бал” уздырылды 31.10.2014
30 нчы октябрь көнне 1-4 һәм 5-7 сыйныфларда “ Көзге бал” уздырылды. 1-4 сыйныф кызлары бик матур көз кызлары булса, егетләре көз егетләре итеп киенделәр. Костюмнары бик уйланылган, затлы, зәвыклы иде. Аерым гына сайлап алып билгеләү авыр булды. Иң оригиналь костюмнарны гомуми билгеләп үттек. 5-7 сыйныфлар арасында иң активлары булып 7 сыйныфлар булды. Бәйрәмнәр күңелле үтте.