Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе».
Визитная карточка
Адрес: | 422261, РТ, Балтасинский район, д. Карадуван, ул. Сибирский тракт, д. 51 |
Телефон: | +7(843)-683-21-19 |
E-Mail: | karaduvan2@yandex.ru, Govtatar\Skar.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
Руководитель: | Зарипова Гульсина Фаиловна |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 174 обучающихся /174 укучы |
У нас учат: | 31 педагогов /31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе». - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Кошлар безнең дусларыбыз. 20.12.2014
Кыш көннәрендә безнең нәни дусларыбыз, кошларга бик авыр. Кошлар турында кайгырту йөзеннән , мәктәптә һәр класс җимлекләр ясады. Балалар җимлекләрне мәктәп тирәсендәге агачларга элеп куйдылар. Аларга көн аралаш ашау салып торалар. Кошлар безнең дусларыбыз.
-
“Гаилә – ил тоткасы” дип исемләнгән зур бәйрәм кичәсе 17.12.2014
16 нчы декабрь көнне Карадуган мәдәният йортында “Гаилә – ил тоткасы” дип исемләнгән зур бәйрәм кичәсе булып узды. Әлеге чарада 11 гаилә катнашты. Һәр гаиләнең чыгышы кызыклы, эчтәлекле һәм кабатланмас булды. Катнашучы гаиләләрнен иҗади номерлары тамашачыга аеруча ошады. Бәйрәм азагында гаиләләргә рәхмәт хатлары тапшырылды.
-
"Игенче" күмәк хуҗалыгы призына хоккей ярышлары 13.12.2014
12 нче декабрь көнне 2000 елгы укучы егетләр арасында "Игенче" күмәк хуҗалыгы призына хоккей ярышлары үткәрелде. Карадуган урта мәктәп командасы 1 нче урынны яулады. Котлыйбыз егетләрне. Молодцы !!!
-
Акция "Час кода" 11.12.2014
С 4 го по 12 декабря проводилась всероссийская акция "Час кода". В рамках этой акции в школе были проведены различные мериприятия посвященные IT -технологиям. Все учащиеся участвовали в данной акции и получили сертификаты участника.
-
Ватан геройлары көне 10.12.2014
9 декабрь көнне зурлап Ватан геройлары көне уздырылды. Әтиләре Афган, Чечня сугышларында булган балалар әтиләре турында , аларның мөнәсәбәтләрен укучыларга җиткерделәр. Балалар бик игътибар белән тыңладылар. Киләчәктә сугышлар булмасын. Егетләребез батыр булсыннар.
-
Башлангыч класслар декадасы кысаларында рус теле укытучысы А.М.Хусаенова укучылар белән әдәби уку буенча ачык дәрес. 08.12.2014
4 нче декабрь көнне башлангыч класслар декадасы кысаларында рус теле укытучысы А.М.Хусаенова укучылар белән әдәби уку буенча яхшы әзерлекле һәм эчтәлекле кичә уздырды. Әлеге чара укучыларның сөйләм телен баетуга да, иҗади фикерләвен үстерүгә дә юнәлтелгән иде. Балаларга бәйрәм бик ошады.
-
Сингапур методикасын өйрәнү буенча укуларның икенче этабы узды 08.12.2014
5-6 нчы декабрь көннәрендә мәктәбебездә Сингапур методикасын өйрәнү буенча укуларның икенче этабы узды. Элеге курсларны А.Ю.Закиева, Р.Г.Ашрапова, М.С.Антонова уткәрделәр. Алынган мәгълүматлар, өйрәнелгән структуралар укытучылар өчен кызыклы һәм файдалы булды.
-
Башлангыч класслар декадасы кысаларында 1-4 сыйныфлар әниләргә ачык ишекләр көне уткәрделәр. 05.12.2014
Башлангыч класслар декадасы кысаларында 1-4 сыйныфлар әниләргә ачык ишекләр көне уткәрделәр. Шулай ук һәр класста ачык дәресләр уздырылды, аннан соң әти-әниләргә концерт программасы курсәтелде. Бәйрәм балаларның үзләренә дә, килгән кунакларга да бик ошады.
-
Башлангыч класслар декадасы кысаларында «Весёлые старты» уены. 04.12.2014
3 нче декабрь көнне башлангыч класслар декадасы кысаларында балалар белән физкультура укытучысы И.М.Зайнуллин «Весёлые старты» уенын уткәрде. Элеге ярышларда төрле спорт уеннары, шаян сораулар укучыларда зур кызыксыну уятты. Балалар һәр конкурста бик теләп катнаштылар һәм бәйрәмне бик ошаттылар.
-
Башлангыч классларның декадасы 03.12.2014
1 нче декабрьдән Башлангыч классларның декадасы башланып китте. Тәнәфесләрдә төрле интеллектуаль биремнәр эшләтелә, иҗади эшләр башкарыла.