Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №4 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Катнаш төрдәге Балтач 4 нче балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 147 б |
Телефон: | +7(843)-682-41-11 |
E-Mail: | 1273000003@tatar.ru, mdou6@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №4 комбинированного вида" |
Руководитель: | Шамсутдинова Роза Николаевна |
Год основания учреждения: | 1996 |
У нас учатся: | 91 воспитанников/ 91бала |
У нас учат: | 12 воспитателей/12 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №4 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Катнаш төрдәге Балтач 4 нче балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
"Рәхмәт, Чулпан апа!" 24.01.2018
Ничек рәхәт бакчада
Көндә килә кунаклар.
Чулпан апай өйрәтте
Шаурма да ясарга.
! -
"Шәфкать туташы бездә кунакта" 23.01.2018
Әти -әниләр белән очрашулар дәвам итә. Без бүген иң шәфкатьле, кирәкле һөнәрләрнең берсе, шәфкать туташы һөнәре белән таныштык. Айгөл балаларны медицина инструментлары белән таныштырып,кан басымын, температураны ничек үлчәүләрен күрсәтте. Сәламәтлекне сакларга, чыныгырга, файдалы ризыклар ашарга кирәклеген аңлатты. Балалар кеше организмында күп төрле микроблар булуын, чисталыкны саклау, гигиенаны дөрес үтәп аларга каршы торып булуын аңладылар. Айгөлгә рәхмәтебезне белдерәбез.
-
"Калайдан бизәк ясау серләре" 22.01.2018
Бүген уртанчылар төркемендә кунакта Галиевлар гаиләсе булды. Алар безгә калайдан бизәкләр ясау серләрен өйрәттеләр. Балалар үзләре дә кәгазьдән бизәк ясап карады. Безгә онытылмаслык кичерешләр, мизгелләр бүләк иткән өчен Ленар белән Алиягә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
"Уртанчылар төркемендә тәрбияви дәрес" 19.01.2018
Бүген уртанчылар төркемендә чираттагы кунагыбыз Шамсутдинова Кәдрия. Ул балаларга тәрбияви әкият сөйләде, уеннар уйнатты, матур әдәпле сүзлэр өйрәтте. Балаларда әнилэргэ карата хөрмәт, ярату, кайгыртучанлык хислэре уятты. Кадерле кешеләребез әнилэребезне тыңларга, аларны шатландырып торырга кирәклеген аңлатты. Кәдрия әниебез оста куллы да икән әле, ул балаларга әниләренә бүләк ясарга өйрәтте. Хөрмәтле әниебезгә бүгенге көнебезне файдалы итеп уздырганы өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Балаларны сөендергэн өчен Аллахнын рәхмэте булсын Сезгә, Кәдрия.
-
"Табигатьтәге үзгәрешләр" 18.01.2018
Саф һавада күзәтүләр, тәжрибәләр дәвам итә. Уртанчылар төркеме табигатьттәге хәрбер үзгәрешне зур кызыксыну белән күзәтеп баралар.Бүген алар агачтагы бәскэ игътибар иттеләр, күзәтүдән , агачка кояш тошеп торган якта кар бәслэре коелган, агачның икенчесе яртысында, төн якта бәс калганын ачыкладылар, шулай итеп көньяк хэм төньякны аерырга өйрәнделәр.
-
"Кышның күңелле мизгелләре" 18.01.2018
Менә нинди кыш килде
Ап-ак булды җир өсте,
Чаналарга чаңгыларга
Җиткереп булмый эш.
Бөтен дөнья чаж да чож
Тауда-тау шуучылар.
Таубашыннан шуганда
Мәтәлептә китәләр,
Ничек итсә итәләр,
Барыбер төшеп җитәләр -
"Торт бизибез" 16.01.2018
Январь ае уртанчылар һәм зурлар төркемендә "Әти-әниләребезнең яраткан һөнәрләре" проекты бара . Бүген балалар янына төркемебезнең иң актив гаиләләренең берсеннән Гарипова Роза кунакка килде .Ул балаларга торт пешерү, кекс бизәү серләренә өйрәтте. Балалар бик кызыксынып оста белән бергэ кекс бизәделәр. Балаларыбызга онтылмаслык кичерешләр, осталык бүләк иткән олы йөрәкле әниебезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
"Сак бул юлларда!" 26.12.2017
Зурлар төркемендә ГАИ хезмәткәрләре белән берлектә, юлларда куркынычсызлыкны кисәтү буенча профилактик чара уздырылды. Кунакка Зебра дустыбызда килгән иде.Ул балаларны юл аркылы чыгу кагыйдәләренә өйрәтте. Балалар урамда узеңне дөрес тоту кагыйдәләрен белүләрен исбатлап күрсәттеләр һәм ГАИ хезмәткәрләреннән бүләк алдылар.
-
"Аюлар бездә кунакта" 25.12.2017
Яна ел алдыннан төрле кызык,тылсымлы хәлләр күп була. Безнен балалар бакчасынада әкияттән гаиләсе белэн аюлар килгән.
-
"Яңа ел белән!" 23.12.2017
Бакчабызнын иң нәни йолдызлары Кыш бабайга шигырьләр, җырлар бүләк иттеләр.