Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №4 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Катнаш төрдәге Балтач 4 нче балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 147 б |
Телефон: | +7(843)-682-41-11 |
E-Mail: | 1273000003@tatar.ru, mdou6@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №4 комбинированного вида" |
Руководитель: | Шамсутдинова Роза Николаевна |
Год основания учреждения: | 1996 |
У нас учатся: | 91 воспитанников/ 91бала |
У нас учат: | 12 воспитателей/12 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №4 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Катнаш төрдәге Балтач 4 нче балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
"Белем көне"/"День знаний" 03.09.2018
3нче сентябрь көнне бакчабызның музыка залында уку елы башлану уңаеннан "Белем бәйрәме " уздырылды. Балалар бәйрәмдә Убырлының рус телендә табышмакларына җавап таптылар, Фиксикнең шакмаклары белән ярыштылар,Микки Маус белән инглиз телендә өйрәнгәннәрен искә төшерделәр, Буратино алып килгән хәрефләрдән сүзләр төзеделәр, Карлсонга матур биюләрен буләк иттеләр.
3 сентября в музыкальном зале детскогосада проведена "День знаний". На этом празднике дети отгадали загадки Бабы Яги на русском языке , соревновались кубиками Фиксика -любимого героя из мультфильма. Вспоминали английский язык вместе с Микки Маусом, составили слова из букв, который принес Буратино .В конце праздника подарили красивый танец Карлсону.
-
"Музыка атналыгы" /"Неделя музыки" 21.05.2018
Бакчабызда үткән музыка атналыгы барышында, балаларның композиторлар, музыка уен кораллары турында белемнәре ныгытылды. Мәктәпкә әзерлек балалары белән "Музыкаль табышмаклар", "Көйне танып бел", "Мин җырларга яратам" ярыш-конкурслар үткәрелде./ С большим интересом прошла неделя музыки. В ходе недели у детей была закреплена знания о композиторах, о музыкальных инструментах. С детьми подготовительной к школе группы проведены конкурсы "Угадай мелодию", "Музыкальные загадки", "Я люблю петь".
-
"Безнең практикант апабыз" 24.04.2018
Арча педагогия көллиятендә укучы Гильмуллина Фирүзә Хәлиловна бездә практика үтә. Булачак тәрбияче апа балалар белэн кызыклы эшчәнлекләр алып бара. Бүген ул балалар белән математика эшчәнлегендә.
-
"Кызыклы ачышлар" 20.04.2018
Уртанчылар зурлар төркеме балалары бик кызыксынучан. Алар кар астыннан иң беренче чыгучы яшел мүкне күзәттеләр. Мүкнең таш өстендэ, күләгәле дымлы җирдә үсүе балалар өчен зур ачыш булды.
-
"Саф һавада физкультура" 20.04.2018
Уртанчылар һәм зурлар төркеме саф һавада физкультура эшчәнлегендә рәхәтләнеп уйнадылар, ярыштылар, көч сынаштылар.
-
"Кызыклы галәм" 12.04.2018
Уртанчылар һәм зурлар төркемендә "Кызыклы галәм" проекты кысаларында балалар галәм, космонавтлар, планеталар белән таныштылар. Рәсем, әвәләү, кисеп ябыштыру эшчәнлегендә космик ракета, спутник, космонавт ясадылар.
-
"Салкын чишмәгә экскурсия" 10.04.2018
Уртанчылар һәм зурлар төркеме төбәгебезнең табигатен өйрәнәләр. Алар бүген Салкын чишмәгә экскурсиягэ бардылар. Чишмәнең тау асты чишмәсе икәнен, аның суы Шушма елгасына кушылып агуын белделәр. Чишмәнең челтерәп агуын тыңладылар, күзәттеләр. Аның тирәли чүпләрне җыештырып, табигать байлыкларын сакларга кирәклеген аңладылар.
-
"Ачык ишекләр көне" 09.04.2018
Мәктәпкә әзерлек төркемендә ачык ишекләр атналыгы кысаларында әти-әниләр өчен эшчәнлек узды. Балалар анда пычрак суны чистартырга һәм мөстәкыйль рәвештә схемага таянып су чистарткыч фильтрлар ясарга өйрәнделәр.
-
"Полиция вэкиле белэн очрашу" 06.04.2018
Балалар бакчасында муниципаль полиция вәкиле Раушания Нәкыйпова белән очрашу булды. Очрашу вакытында балалар белән “Караклык” темасына бик мохим әңгәмә оештырылды
-
"Мин һәм Кызыл китап" 05.04.2018
Бүген безнең бакчабызда ГПЗ "Балтач" хезмәткәрләре тарафыннан "Мин һәм Кызыл китап " республика балалар иҗады конкурсынын муниципаль этабына нәтиҗә ясалып, бакчабыздан 13 балага төрле дәрәжәдәге дипломнар тапшырылды.