Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №4 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Катнаш төрдәге Балтач 4 нче балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 147 б |
Телефон: | +7(843)-682-41-11 |
E-Mail: | 1273000003@tatar.ru, mdou6@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №4 комбинированного вида" |
Руководитель: | Шамсутдинова Роза Николаевна |
Год основания учреждения: | 1996 |
У нас учатся: | 91 воспитанников/ 91бала |
У нас учат: | 12 воспитателей/12 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №4 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Катнаш төрдәге Балтач 4 нче балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
"Әбиләр кичәсе" 06.03.2018
Әйе,уртанчылар төркеме балалары белән үткәрелгән “Әбиләр кичәсе” үзгә бер җылылык белән үтте.Гадәттә “әбиләр килә” дигәч, без элеккеге җырлы-биюләр, татар халык җырлары, түгәрәкле уеннар әзерләргә күнеккән.Ә менә бу бәйрәмгә музыка җитәкчебез Илсөяр Галимулловна әзерләгән дәртле, заманча балалар җырлары, аерым солист кызларыбызның чыгышлары, дәртле, үзенчәлекле биюләр әбиләребез, дәү әниләребез
-
"Бәйрәм белэн!" 06.03.2018
Уртанчылар,зурлар төркемендә үзенчәлекле бәйрәм булып узды. Бакчабызга кунакка шушы төркем балаларының яраткан әбиләре, дәү әниләре килде. Бәйрәм бик жылы, күңелле узды. Кадерле әбиләребез оныкларына сөенеп, рәхәтлэнеп ял иттеләр. Матур кичәбез тәрбиячеләр әзерләгән тәмле чәй белән дәвам итте. Өлкәннәребез балалар бакчасына, төркем тәрбиячеләренә рәхмәтләрен белдерделәр.
-
"Нюшаның туган көне" 27.02.2018
Зурлар төркемендә күңелле математика эшчәнлеге. Балалар бүген Нюшаның туган көненә бардылар. Тәм -том яратучы Нюшага конфетларын санарга булыштылар. Үзләредә аңа бүлэк итеп торт ясадылар. Эшчәнлек барышында балалар 10 эчендә санарга өйрәнделәр, төрлечә урнаштырылган предметларны санау күнекмәләрен ныгыттылар, геометрик фигураларны искә төшерделәр.
-
"Соңа калмыйк!" 21.02.2018
Уртанчылар һәм зурлар төркемендә әтиләр белән "Соңа калмыйк!" дигән тема астында түгәрәк өстәл уздырылды. Алдан әтиләргә анкеталар бирелеп, баланы тәрбияләүдә борчыган сораулары ачыкланды. Әтиләр бергэ килеп туган мәсьәләләрне чиштеләр, тәрбиячеләр әти кешенең бала тәрбияләудә мөхим роль уйнавын балаларның видео мөрәжәгате белән исбатлап күрсәттеләр. Бу бик кирәк һэм жылы очрашу, тәрбиячеләрнең әтиләрне төркем тормышына актив катнашуларына рәхмәт йөзеннән, төрле номинацияләрдә бүләкләү һәм балаларның котлавы белән тәмамланды.
-
13.02.2018
Бүген бездә балаларның күптән көткән һөнәр иясе ЮХИДИ хезмэткәре, Раилнең әтисе Хуснутдинов Ринат кунакта булды. Ул балаларга юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерде һәм юлда йөргәндә тәртипле булырга кирәклеге турында кисәтте. Балаларның күп санлы сорауларына җавап бирде. Ринат абый безгә фуражка, жезл, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүче китаплар, юл билгеләре комплектын, балаларның киемнәренә ябыштырырга яктырткыч элементлар бүләк итте. Вакыт табып безгә килгәне, тәрбияви әңгәмә оештырганы өчен Ринат абыйга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
"Котлыйбыз" 09.02.2018
Бакчабызның югары квалификацион категорияле тәрбиячесе Рәзинә Камилевна "Ел тэрбиячесе -2017" республика конкурсынын муниципаль этапында уңышлы чыгыш ясап 3 нче урынга лаек булды. Рәзинә Камилевнага алга табада иҗади уңышлар телибез!!
-
"Кышкы экскурсия" 07.02.2018
Уртанчылар һәм зурлар төркеме кышкы максатчан экскурсиядә булып, көз көне үк күзәткән инеш янына бардылар. Юлда агачларны, үтеп йөрүче транспорт төрләрен, урамдагы обьектларны күзәттеләр. Инешне кар каплаган, ә кайбер өлешләре катмыйча калганына игътибар иттеләр.
-
"Суган хэм арпа тишелешен кузэтэбез" 06.02.2018
Тэжрибэ уздыру зонасында кузэтулэрне дэвам итэбез. Суган хэм арпа ужымнын тишелешен чагыштырабыз.
-
"Журналист апа белән әңгәмә" 01.02.2018
Әти-әниләр килгән көн балалар өчен аеруча күңелле. Бүген бездә Хасанова Зәлинәнен әнисе Зәлия булды. Ул безгә "Хезмәт" газетасы редакциясеннән килде. Балаларга редакция тарихы , журналист хезмәте турында сөйләде, һәр бала белән аерым әңгәмә оештырды. Балаларны үзләре теләгәнчә фотога төшерде, газета чыгару серләренә өйрәтте. Ә без үз чиратыбызда, Зәлия апага рәхмәт әйтеп, кичкә үзебездә гәҗит чыгарып куябыз дип, саубуллаштык.
-
"Йолдызлык-2018" 30.01.2018
"Созвездие - Йолдызлык 2018" республика фестиваленең сайлап алу туры үтте. Бакчабыздан "Конферанс" һәм "Вокал" номинаөиясендә катнашып балалар матур чыгыш ясадылар. Алга таба да аларга уңышлар телик!