МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
Год основания учреждения: | 1966 |
У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
Күргәзмә 27.04.2018
25 нче апрель көнне Г.Тукай иҗатына багышланган кул эшләре күргәзмәсендә 7 нче сыйныф укучылары актив катнашты. Технология укытучысы Р.Ф.Акбировта үзенең эшен тәкъдим итте. 1 нче урын Кәрим Газизуллин, 2- Асаф Валиев, 3 урынга Идрисов Җәлилнең эше лаек булды. Афәрин, егетләр!
-
Иҗат отчеты 26.04.2018
Ярминкәдән соң укучылар көче белән әзерләнгән “Без- бәхетле балалар” дип исемләнгән иҗат отчет концерты булды. Биредә уку- тәрбия өлкәсендәге уңышларга нәтиҗә ясалды. Бәйрәм матур һәм бик бай эчтәлекле булды.
-
Ярминкә 25.04.2018
24 нче апрель көнне Бөрбаш мәдәният йортында укучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган ярминкә булды. Биредә укучылар үз көчләре һәм әти- әниләренең ярдәме белән ясаган, пешергән, җитештергән әйберләрен саттылар. Ярминкә гөрләп барды. Һәр бала бик сөенеп сату итте.
-
Психологик тренинг 24.04.2018
24 нче апрель көнне чыгарылыш сыйныф укучылары психологлар белән очраштылар. Алар психологик тренинг уздырды. Һәммә укучы белән индивидуаль сөйләшүләр оештырдылар.
-
Котлыйбыз! 23.04.2018
21 нче апрель көнне Арчада узган татарча көрәш ярышында Авхадиев Ленар 1 нче урынны алып кайтты. Афәрин! Алга таба да уңышлар юлдаш булсын!
-
Подведены итоги всех конкурсов Национального рейтинга детей и молодежи "Страна молодых". 23.04.2018
В этом учебном году прошли квест по цифровой грамотности "Сетевичок", конкурс гражданской грамотности "Онфим" и квест по молодежному предпринимательству "Businessteen".
Всего в мероприятиях приняло участие 392000 школьников из всех регионов России и даже стран постсоветского пространства, из которых победителями стало более 22 000 участников.
Мы поздравляем победителей, которые теперь вошли в Национальный рейтинг детей и молодежи "Страна молодых".
Учащиеся 10 класса Нуретдинова Ф., Аскарова А., Гарифуллин М., Нурмухаметов С., Шакирова В., Мухаметзянова Д., Хайретдинова Д. вошли в список победителей конкурса "Сетевичок 2017" в номинации цифровая грамотность. -
Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр конкурсы 22.04.2018
“Тукай, туган тел айлыгы” планы буенча 21 нче апрель -Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр конкурсы көне дип игълан ителгән иде. Нәтиҗәдә 1 нче урын- Хабибрахманова Зөләйха, 2-Корбангалиева Энҗе, 3 нче урынга Галиуллина Диләрәнең рәсемнәре ия булды. Афәрин, укучылар!
-
Матур язу конкурсы 21.04.2018
20 нче апрель көнне “Туган тел” айлыгы кысаларында матур язу конкурсы уздырылды. 1-5 нче сыйныфлар арасында Акбирова Н. -1, Галиуллина Динә -2, Вафина Н., Г. Зилә- 3 нче урын билгеләнде. 6-9 нчы сыйныфлардан 1 нче урын Корбанова Ч., Мотыйгуллина Н.-2, Миннемуллина Г. 3 нче урынга ия булдылар.
-
Республикакүләм ачык дәрес 20.04.2018
19 нчы апрель көнне әхлак укытучысы Гөлнур Ильяс кызы Мифтахова “Телләр белгән – илләр гизгән” дигән темага ачык дәрес, “Иманлы гаилә – әхлак бишеге” исемле ачык чара күрсәтте. Бу бәйрәмгә мөфтиебез Камил хәзрәт Сәмигуллин, районыбызның әхлак укытучылары һәм якын тирә районнардан да килгәннәр иде. Шулай ук Мөслимнән килгән кунакларда җылы тәэсирләр калдырып киттеләр. Ачык дәрес һәм чара бик тирән эчтәлекле, тәрбияви, әхлакый иде. Укучылар да бик белемле, тәүфыйклы, тырыш икәнлекләрен күрсәттеләр.
-
“Син Тукайны беләсеңме?” 20.04.2018
18 нче апрель көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысы В.Н.Хайруллина 6 нчы сыйныфта “Син Тукайны беләсеңме?”исеме астында викторина уздырды. Бу викторинада “Шүрәле” һәм “Су анасы” командалары көч сынашты. Кичә һәркемнең күңеленә хуш килде.