МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
“Син Тукайны беләсеңме?” 20.04.2018

18 нче апрель көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысы В.Н.Хайруллина 6 нчы сыйныфта “Син Тукайны беләсеңме?”исеме астында викторина уздырды. Бу викторинада “Шүрәле” һәм “Су анасы” командалары көч сынашты. Кичә һәркемнең күңеленә хуш килде.
-
ВПР 19.04.2018

17 нче апрель көнне 4 һәм 5 нче сыйныф укучылары рус теленнән ВПР эшләделәр. Алар бүген беренче өлеше булган, диктант яздылар, грамматик бирем эшләделәр. Алдагы эшләрендә дә уңышлар юлдаш булсын!
-
Профилактик әңгәмә
19.04.2018
18 нче апрель көнне район балигъ булмаган яшүсмерләр белән эшләүче инспекторлар белән очрашу булды. Алар укучылар белән профилактик әңгәмә уздырдылар.
-
Эко-яз
18.04.2018
“Эко- яз” акциясе кысаларында 17 нче апрель көнне мәктәбебездә өмә булды. Укучылар һәм барлык укытучылар мәктәп тирәсендәге өем-өем карларны тараттылар. Эш бик кызу темп белән алып барылды.
-
Котлыйбыз! 17.04.2018

Актанышта булып узган, Республика күләм көрәш ярышында 7 нче сыйныф укучысы Авхадиев Ленар 3 нче урынга ия булды. Алга таба да уңышлар теләп калабыз. Афәрин, Ленар!
-
Шигырь язу бәйгесе 16.04.2018

Тукай, туган тел айлыгының планы буенча, 13 нче апрель - 4,5,6 нчы сыйныф укучылары арасында шигырь уйлап чыгару бәйгесе. Укучыларыбыз бик матур, мәгънәле шигырьләр иҗат иткәннәр иде. Сайлап алу җиңел булмаса да, 4 нче сыйныф укучысы Газизуллина Нәргизә, 5 сыйныфтан Галәветдинова Мәликә, 6 нчы сыйныфтан Хөсәенова Зәринәнең иҗат җимешләрен матур һәм тематика буенча язылган дип билгелде.
-
“Йолдызлы сәгать” 15.04.2018

12 нче апрель көнне татар теле укытучысы Зөлфирә Зөфәр кызы Нуретдинова 5 сыйныфлар белән “Йолдызлы сәгать” уены оештырды. Биредә укучылар Габдулла Тукайның иҗатына, тормыш юлына карата бирелгән сорауларга җавап бирделәр. Һәр укучы үзенең йолдызын табарга тырышты. Нәтиҗәдә иң күп йолдыз җыючы булып, Вафина Нәргизә билгеләнде.
-
Котлыйбыз! 14.04.2018

7 нче апрель көнне авылыбызда Ф.Шакиров истәлегенә оештырылган көрәш ярышларында мәктәбебез егетләре үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Башлангычлар арасында Корбанов Ильяс -1, Солтанов Булат -2, Мурадымов Әдел – 3, Фазлыев Әхмәд 4 нче урынга лаек булдылар. Авхадиев Ленар белән Авхадиев Ранил – 1, Хайруллин Инсаф һәм Авхадиев Рәмзисләр 2 нче урынны яуладылар. Афәрин, егетләр!
-
“Тамчы шоу” 14.04.2018

12 нче апрель көнне Ләйлә Сабир кызы Газизуллина башлангыч сыйныф укучылары арасында Тукайга, туган телгә карата “Тамчы шоу” интеллектуаль уены оештырды. Биредә укучыларның Тукай иҗаты, туган тел турындагы белемнәре сыналды. Алар үзләренең җитез, белемле икәнлекләрен исбатладылар. Афәрин, укучылар!
-
Кошлар кичәсе
13.04.2018
12 апрель көнне биология укытучысы Мәлик Тимерхан улы Сибагатуллин 5- 6 класслар арасында “Гаҗәеп кошлар” темасына кичә уздырды. Кичә бик бай эчтәлекле булды. Кызыксынучы укучылар өчен төрле сайтлар тәкъдим ителде .










