МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
Год основания учреждения: | 1966 |
У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
Котлыйбыз! 06.05.2018
Латипова Алсу татар теле һәм әдәбияты буенча уздырылган Халыкара олимпиадада катнашып, диплом белән бүләкләнде.
Поздравляем.
Латипова Алсу участвовала в международном олимпиаде по татарскому языку и литературы. -
Бөек Җиңүгә әзерлек 05.05.2018
Бөек Җиңүне каршылау максатыннан, һәр сыйныф җырлар өйрәнә. Сугыш чоры балалары белән очрашуга әзерләнә. Котлау һәм чакыру открыткалары ясый.
-
Георгий лентасы 04.05.2018
Мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 73 еллыгын каршылауга әзерлек чаралары бара. Һәммә укучы һәм укытучыга “Георгий лентасы” тагылган.
-
“Илһам”
03.05.2018
“Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә мәктәбебездән күп кенә укучыларыбыз катнашты. Тик шулай да ике укучыбыз: Хөсәенова Зәринә һәм Газизуллина Нәргизәләрнең иҗатлары гына икенче турга үткән иде. Шушы язучыларыбыз Арчада узган конкурста катнашып, диплом белән бүләкләнделәр. Афәрин!
-
“Алтын каләм”.
02.05.2018
Район күләмендә оештырылган “Алтын каләм” конкурсында үзенең матур шигырьләре белән Корбангалиева Энҗе 3 нче урынга лаек булды. Галәветдинова Мәликә актив катнашкан өчен грамота белән бүләкләнде. Алга таба да аларга иҗат уңышлары телибез.
-
Котлыйбыз.
01.05.2018
28 нче апрель көнне Васил Гарифуллин истәлегенә оештырылган көрәштә мәктәбебездән бер төркем егетләребез катнашты. Авхадиев Ленар- 1, Галимов Әлфис-2, Тимербаев Айрат-2, Хайруллин Инсаф-2, Авхадиев Ранил -3, Мурадымов Әдел 3, Гафуров Ильмир 3 нче урынга лаек булды. Район буенча команда 2 нче урынны яулады. Афәрин, егетләр!
-
Бәйрәм белән хезмәттәшләр! 30.04.2018
Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Сезне чәчәкле май бәйрәме белән котлыйбыз. Шомырт чәчәкләренең хуш исе күңелегезгә наз, алмагачларның ап – ак чәчәкләре йөзегезгә нур өстәсен. Кошлар сайравы, сандугачлар моңы җаныгызны иркәләсен.
Яз, май, яшьлек! Күңелегез белән һәрвакыт яшь булыгыз! Энергиягез ташып, йөрәкләр җилкенеп, эшкә дәртләнеп торсын! Дөнья рәхәт, дөнья киң! Матур яшик! Бәйрәм белән!
Бөрбаш урта мәктәбе коллективы -
Г.Тукайны искә алу
29.04.2018
Мәктәбебездә апрель ае дәвамында барган “Туган тел, Тукай айлыгы” н йомгаклап, Г.Тукайның туган көнендә 5-8 һәм 10 нчы сыйныфлар арасында Тукайны искә алу кичәсе үтте. Биредә аның шигырьләренә язылган җырлар җырланды. Укучылар үзләре иҗат иткән әсәрләрен сөйләделәр. Соңыннан башкарылган эшкә нәтиңәләр ясап, дипломнар бирелде.
-
Поздравляем! 29.04.2018
27 апреля прошел муниципальный этап конкурса "Юный программист". Учащиеся нашей школы Гильмуллин Ф. и Исрафилов Х. стали призерами конкурса.
-
Г.Тукай кичәсе
28.04.2018
26 нчы апрель көнне башлангыч сыйныфлар Г.Тукайның туган көненә карата кичә үткәрделәр. Укучылар аның әкиятләрен сәхнәләштерделәр, әсәрләрен яттан сөйләделәр. Г.Тукай иҗаты турындагы сорауларга җавап бирделәр. Кичә бик матур узды.