МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
Год основания учреждения: | 1966 |
У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары
Хөрмәтле хезмәттәшләр, чыгарылыш сыйныф укучылары!
Опубликовано: 26.05.2018
Хөрмәтле хезмәттәшләр, чыгарылыш сыйныф укучылары!
Сезне бүгенге шатлыклы да, бераз ямансу да булган “Соңгы кыңгырау” бәйрәме белән чын йөрәктән котлыйбыз.
Укытучы. Җирдә яшәүче һәр кеше бу исемне гомере буе күңел түрендә йөртә. Чөнки ул безнең һәрберебезне хәреф танырга, язарга өйрәтә, тирән белем биреп зур тормыш юлына озата. Безнең һәрберебезне үз баласы кебек якын күреп, безнең уңышларга сөенеп, ялгыш адым ясавыбызга көенеп яши ул.
Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән:
Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән.
Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел,
Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.
Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен,
Дистә еллар түгәсең син акыл көчең.
Укучы. Мәктәп белән хушлашу, олы тормыш юлына аяк басу – һәр кеше тормышында булган гүзәл вакыт. Бу – өметләр, ачышлар һәм эчкерсез планнар чоры. Сезне һәрчак мәктәптә сыналган ныклы дуслык озата барсын, остазларыгызның файдалы һәм акыллы киңәшләре ярдәм итсен, барлык уй-хыялларыгыз һәм омтылышларыгыз чынга ашсын.
К списку новостей