МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Иртәнге линейка 08.10.2019

Гадәттәгечә мәктәбебездә һәр дүшәмбе иртәнге линейка үтә. Дежур торучы 6 нчы сыйныф укучылары үткән атнага нәтиҗә ясады. Яхшы укучылар билгеләнде. Иң чиста класс итеп 10 сыйныфлар, иң яхшы укучы класс 7 сыйныф укучылары билгеләнде. Алдагы уку атнасына бурычлар һәм максатлар куелды.
-
Рособрнадзор назвал регионы, в которых осенью пройдет исследование качества образования по стандартам PISA 07.10.2019

В октябре-ноябре в России пройдет исследование качества образования по стандартам PISA. В нем примут участие 1400 школ. Заместитель руководителя Рособрнадзора Анзор Музаев рассказал, какие регионы ждет этот мониторинг.
PISA – это крупнейшая международная программа по оценке учебных достижений (Programme for International Student Assessment). Исследование проводится циклами раз в три года среди 15-летних школьников по всему миру: проверяется их математическая и естественнонаучная грамотность, а также грамотность чтения, пояснили в пресс-службе Рособрнадзора.
Разработка ОЭСР "PISA для школ" (PISA-for-Schools) позволяет использовать инструментарий PISA вне цикла основного международного исследования, получая при этом сопоставимые данные с международной шкалой PISA предыдущего цикла.
В ведомстве напомнили, что одной из основных целей нацпроекта "Образование" является вхождение России в десятку лучших стран мира по качеству общего образования к 2024 году. Это положение будет определяться на основе результатов международных исследований PISA, PIRLS и TIMSS. Чтобы видеть динамику, ежегодно планируется проводить оценку качества образования в российских школах по стандартам исследования PISA. -
Бәйрәм концерты 06.10.2019

Укытучылар көне уңаеннан 5 нче сыйныф укучылары бик матур концерт куйдылар. Балаларны карарга ветеран укытучылар, укучылар, укытучылар, укучыларның әти-әниләре, абый-апалары, туганнары, авылдашлар да килгән иде. Укучыларның тырышып шигырь сөйләүләре, җыр-биюләре һәркем күңелендә матур тәэсирләр калдырды.
-
Ветеран укытучыларыбыз мәктәптә кунакта 06.10.2019

Ветеран укытучыларыбыз мәктәптә кунакта.
-
Минпросвещения запустило образовательный маркетплейс 06.10.2019

Замминистра просвещения Марина Ракова на конференции EdTech анонсировала ноябрьский запуск образовательного маркетплейса, где будут собраны все цифровые образовательные проекты страны, и государственные и независимые, сообщил «Коммерсант». Загрузка образовательных программ доступна всем подключившимся к платформе, однако перед публикацией программу проверят эксперты.
Цифровая образовательная среда ЦОС — это часть нацпроекта «Образование». Новая платформа строится, как расширение до федерального масштаба «Московской электронной школы» (МЭШ). По проекту Минпросвещения и Минцифры (экс Минсвязи), каждый «обучающийся», «учитель», «родитель» страны получит профиль или портфолио на ЦОС, а власти смогут вести мониторинг прохождения образовательных программ.
«Особенно актуальна платформа будет для сельских школ, где один педагог вынужден вести несколько предметов и ему физически сложно одинаково хорошо готовиться к каждому уроку», — объяснила Марина Ракова. «С помощью цифровых инструментов можно мобилизовать интерес школьника к обучению. Мобилизует любое соревнование, игра, проектная деятельность», — отметил в ходе дискуссии плюсы маркетплейса ректор Высшей школы экономики Ярослав Кузьминов.
Кузьминов подчеркнул, что на платформе учитель одновременно может стать создателем стартапа: «Это отдельный организованный рынок, где ты можешь оценить продукт, можешь найти массового покупателя».
Следует отметить, «Коммерсант» поговорил с представителями профсоюза «Учитель», инициативу Минпросвещения там встретили скептически: «МЭШ — не лучшая платформа, и туда попадают не лучшие материалы. Жаль, что будет продолжение, и печально, что её продвинули ещё в регионы», — посетовала оргсекретарь профсоюза Ольга Мирясова. -
Бәйрәм белән, хөрмәтле хезмәттәшләр! 05.10.2019

Бәйрәм белән, хөрмәтле хезмәттәшләр! Кадерле укытучыларыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмебез белән котлыйбыз. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсихәтегез укучыларга бүгенге авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итсен. Үзегезгә дә укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ихтирамын тоеп яшәргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез - тыныч, сәламәтлегегез нык булсын. Көчегез төкәнмәсен, эшләү дәртегез сүрелмәсен, укучыларыгыз белән үзара аңлашу һәм укытучы һөнәренә тугрылык телибез. Иҗади уңышлар, һөнәри күтәрелешләр юлдаш булсын!
-
Бөрбаш балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме мәктәбебездә кунакта 04.10.2019

Бүген Бөрбаш балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме укытучыларны бәйрәм белән котлады.
-
ТР Премьер-министр урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның Укытучылар көне белән котлавы 04.10.2019

Кадерле укытучыларыбыз!
Сезне искиткеч бәйрәм - Укытучылар көне белән котлыйм!
Бу бәйрәм барыбызга да чын мәгънәсендә кадерле: чөнки һәрберебезнең тормышында укытучы мәктәп чорыннан ук иң якын кешеләребез белән бер рәттә тора.
Татарстанда гына да мәгариф өлкәсендә – балалар бакчаларыннан алып югары уку йортларына кадәр 72 меңгә якын педагог эшли. Алар көн саен балалар бакчаларына, мәктәпләргә, көллиятләргә, вузларга, иҗади һәм спорт студияләренә ашыга.
Һәрберебез укытучыларның кайгыртучан куллары аша узды һәм сезнең саф күңелегез, балаларга булган чиксез мәхәббәтегез һәм түземлегегез нәтиҗәсендә тәҗрибә туплады. Сезнең ярдәм белән балаларның сәләт-мөмкинлекләре ачыла, сез аларга тормышта дөрес юлны сайларга ярдәм итәсез. Нәкъ менә сез безнең балаларга тормышта намуслылык, хөрмәт, гаделлек, патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт кебек асыл сыйфатларның мөһимлеген аңларга ярдәм итәсез. Бу әхлакый нигезләрне дәреслекләрдән дә өйрәнергә мөмкин түгел, шулай ук Интернеттан да алып булмый. Аларны бала бары тик акыллы остазлары янәшәсендә генә сеңдерә ала.
Һәр укытучы үз укучыларын уңышлы, шат күңелле һәм максатчан кешеләр итеп күрергә тели. Мин сезгә гомерегезне мәгарифкә багышлавыгыз, фидакарь хезмәтегез һәм укытучылык һөнәренә тугрылыклы булуыгыз өчен чиксез рәхмәтемне белдерәм.
Эштә үткәргән һәр көнегез сезгә яңа ачышлар алып килсен, эзләнергә, үсәргә һәм алга барырга ярдәм итсен.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә чын күңелдән нык сәламәтлек һәм иминлек телим.
Бәйрәм белән, кадерле һәм хөрмәтле педагоглар!
Министр Р. Т. Борһанов -
Өлкәннәр көне белән котлау 03.10.2019

Гомерләренең күп өлешен балаларга белем бирүгә багышлаган хөрмәтле пенсионер укытучыларыбыз Габделхак абый белән Суфия апаны Өлкәннәр көне белән котлау мизгелләре
-
Өлкәннәр көне. 02.10.2019

Өлкәннәр көне уңаеннан укучыларыбыз ветеран укытучыларны, тимурчылык эше буенча билгеләнгән өлкәннәрне бәйрәм котлап открыткалар өләштеләр. Чәчәк бәйләмнәре тапшырып, шигырьләр сөйләделәр. Өлкәннәргә исәнлек-саулык, корычтай ныклы сәламәтлек теләделәр.










