МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
Год основания учреждения: | 1966 |
У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
- Районный семинар учителей русского языка 24.04.2019
-
ВПР
23.04.2019
Бүген 4 һәм 5 нче сыйныфлар математикадан, 6 нчы сыйныфлар рус теленнән ВПР эшләделәр.
-
Туган тел айлыгы
23.04.2019
23 нче апрель көнне 5 нче сыйныф укучылары Рөстәм Мингалимнең "Шүрәлеләр үч алмый" әсәрен, ә 7 нче сыйныф укучылары Галимҗан Гыйльмановның "Убырлы карчык, Шүрәле һәм Гөлүсә" исемле әсәрен сәхнәләштерделәр. Укучылар бик тырыштылар. Алга таба да уңышлар теләп калабыз.
-
Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан кул эшләреннән күргәзмә
21.04.2019
18 нче апрель көнне мәктәбебездә Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. 7 нче сыйныф укучылары үз эшләрен чын йөрәктән күңел җылысын биреп башкарганнар. Уучылар башкарган кул эшләре һәркемнең күңеленә хуш килде, аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез Алга таба да иҗади уңышлар теләп калабыз.
-
"Ак калфак"әсәреннән өзек
20.04.2019
"Театр сәнгатен алга таба үстерү максатыннан РФдә 2019 нчы елны Театр елы итеп уздырырга", - диелгән указны искә алып, мәктәбебездә чаралар башланып китте. 19 нчы апрель көнне 4 нче сыйныф укучылары Ф.Ярулинның "Ак калфак"әсәреннән өзек сәхнәләштерделәр. Алар бик тырышып уйнадылар. Рәхмәт аларга!
- Кинофильм 17.04.2019
- Бәйге 16.04.2019
-
Котлыйбыз!
16.04.2019
Башлангыч сыйныф укытучысы Газизуллина Ләйлә Сабировна "ФДББСка нигезләнгән иң яхшы дәрес эшкәртмәсе" район конкурсында катнашып, "Информацион дәрес эшкәртмәсе" номинациясендә җиңүче дип табылды. Ләйлә Сабировнаны ихластан котлыйбыз!
-
Котлыйбыз!
15.04.2019
13 нче апрель көнне 5 нче сыйныф укучылары арасында шигырь чыгару бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Укучылар барысы да бик тырыштылар. Акбирова Нәфисәнең "Тукайга" шигыре барысыннан да мәгънәле, рифмаларның туры килүе белән аерылып тора. Нәфисәгә алга таба да иҗади уңышлар теләп калабыз.
-
Котлыйбыз!
15.04.2019
Салават Фәтхетдинов призына үткәрелгән ачык республикакүләм көрәш ярышында Аухадиев Ленар 1 нче урын, Тимербаев Айрат 3 нче урын яуладылар. Егетләрне әлеге зур уңышлары белән отлыйбыз! Алга таба да нык тазалык, уңышлар теләп калабыз!