Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Бурбаш-Сардыганский детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Борбаш Сәрдегәне балалар бакчасы"
Визитная карточка
Адрес: | 422255 РТ, Балтасинский район, д. Бурбашcкий Сардыган, ул. Г. Гумарова, д. 6 |
Телефон: | +7(843)-683-36-21 |
E-Mail: | Sbsar.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Бурбаш-Сардыганский детский сад" |
Руководитель: | Шарипова Гульниса Шайдулловна |
Год основания учреждения: | 2010 |
У нас учатся: | 11 воспитанников/ 11 тәрбияләнүче |
У нас учат: | 1 воспитатель/ 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Бурбаш-Сардыганский детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Борбаш Сәрдегәне балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
ГАИ бездә кунакта. 13.10.2014
ГАИ начальнигы Ф. Т. Шәфигуллин бездә кунакта булды. Ул 1 нче сыйныф укучыларын юл йөрү кагыйдәләре белән таныштырды, истәлек бүләкләре калдырды. Ә укучылар, сораулар биреп, үзләренең белемнәрен баеттылар.
-
Корбан бәйрәме мөбарәк булсын! 08.10.2014
Бүген мәктәбебездә бакча балалары һәм укучылар өчен Корбан ашы уздырылды. Башта авылыбыз хаҗиясе Гүзәл апа Корбан гаетенең килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Бергәләп тәкъбир әйттек. Аннары авылыбыз эшмәкәрләре биргән корбан итеннән пешерелгән пылау белән сыйландык. Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!
-
Укытучылар көне белән! 03.10.2014
Хөрмәтле укытучылар!!! Сезне Укытучылар көне белән котлыйбыз. Укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез - тыныч, сәламәтлегегез нык булсын.
Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син
Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син.
Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,
Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.
-
Өлкәннәр көне белән! 02.10.2014
1 нче октябрь көнне балалар бакчасында үзебезнең яраткан әби-бабайларыбызны чакырып кунак иттек. Аларны матур шигырь һәм җырларыбыз белән тәбрик иттек. Тәмле чәй белән сыйладык.
Кадерле әби һәм бабайлар!
Өлкәннәр көне белән!
Сәламәтлек ташламасын сезне,
Һәр көнегез үтсен шатлыкта,
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сезгә картлыкта.
-
Бәйрәмегез котлы булсын! 26.09.2014
Хөрмәтле тәрбиячеләребез! Сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз.
Рәхмәт сиңа, тәрбияче апам,
Ничә еллар безне үстердең,
Бар көчеңне кызганмыйча,
Күпме гомереңне уздырдың.
-
Көзге урманга экскурсия 16.09.2014
Җәй, чәчәкле-бизәкле яшел яулыгын болгап, туган җирдән китеп бара. Иртәләрен иңкүлекләрне, елга буйларын томанга төреп, алтын көз килә. Сентябрнең йөгерек, салкынча җилендә агачлардан, әйтерсең лә, сары тәңкәләр коела. Менә шушы матурлыкны күзәтергә дип, биштәрләребезгә тәм-томнар салдык та сәяхәткә чыгып киттек. Усаклар, шомыртлар карасу-кызыл яфраклары белән купшыланып утыра. Өрәнге-чаганнар да алтынсу күлмәк кигән. Эт шомырты ачык яшел шәл бөркәнгән. Урман аллы-гөлле төскә кергән.
-
Куркынычсызлык айлыгына әзерлек 08.09.2014
Куркынычсызлык айлыгына зур әзерлек белән эшкә керештек. Әлеге айлыктан бер генә кеше дә читтә калмаячак.
-
1 сентябрь - Белем бәйрәме. 01.09.2014
Менә тагын җәйләр узды һәм сагынып көтеп алган 1 сентябрь - Белем бәйрәме килеп җитте.
Ак алъяпкыч, ап-ак күлмәк киеп,
Кабат ачтык мәктәп ишеген.
Олы юлга алып чыккан йортым-
Син бит безнең белем ишеге.
-
Күңелле җәй! 26.06.2014
Кояшлы, матур җәйнең кадерен белеп, уйнап калырга кирәк!
-
Җәй, күңелле җәй! 27.05.2014
Бигрәк тәмле бәрәңге!!!