Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Бурбаш-Сардыганский детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Борбаш Сәрдегәне балалар бакчасы"
Визитная карточка
Адрес: | 422255 РТ, Балтасинский район, д. Бурбашcкий Сардыган, ул. Г. Гумарова, д. 6 |
Телефон: | +7(843)-683-36-21 |
E-Mail: | Sbsar.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Бурбаш-Сардыганский детский сад" |
Руководитель: | Шарипова Гульниса Шайдулловна |
Год основания учреждения: | 2010 |
У нас учатся: | 11 воспитанников/ 11 тәрбияләнүче |
У нас учат: | 1 воспитатель/ 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Бурбаш-Сардыганский детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Борбаш Сәрдегәне балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Яңа ел бәйрәме. 30.12.2015
Мәктәп- бакча балалары авылның мәдәният йортында "Чыршы бәйрәме" үткәрде. Яңа елны яңа шатлык, яңа дәрт белән күңелле каршы алдык!!! Бәйрәм рухы балаларны каникулларга озатып калды.
-
Әти-әниләр җыелышы. 28.12.2015
Мәктәптә ата-аналар җыелышы үткәрелде, ярты уку елына йомгак ясалды. Укытучылар һәм әниләрнең фикер- киңәшләре исәпкә алынды.
-
Кыш бабай бүләк өләшә! 25.12.2015
-
Яңа ел килә!!! 23.12.2015
Укучылар һәм бакча балалары Яңа елны зур әзерлек белән каршыларга җыеналар. Бәйрәмгә шигырьләр, җырлар, костюм яклау чыгышлары әзерлиләр.
-
Яктылык көне! 18.12.2015
Яктылык көне уңаеннан "Безнең тормышыбызда яктылык" дип аталган тәрбия сәгатьләре үткәрелде.
-
ГИБДД хезмәткәрләре бездә кунакта! 11.12.2015
Мәктәп- бакча балалары катнашында полиция хезмәткәрләренә тәрбияви чара һәм викторина уеннары күрсәтелде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар, бакча балалары чын полиция абыйлары белән танышып үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнделәр, алар кебек булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәклегенә төшенделәр. Очрашу бик күңелле һәм файдалы булды.
-
Шугалак әзер! 04.12.2015
Авылыбызда шугалак эшли башлады. Балаларның әтиләре көче белән шугалакта боз катырылды. Балалар көн саен чистартып, карап торалар. Кич белән авылыбыз балаларның шат авазына күмелә.
-
Әниләр көне котлы булсын!!! 27.11.2015
Ана! Бөек исем!
Нәрсә җитә ана булуга!
Хатын- кызның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке- Ана булуда!
-
Кадерле әниләребез! 26.11.2015
-
Бакчада әниләр бәйрәме. 26.11.2015
Бакча балалары әниләр көне уңаеннан Әниләрне бакчага җыйды. Мәктәпкә хәзерлек һәм уртанчылар төркеме балалары дәрес күрсәттеләр. Соңыннан Әниләрне котлау кичәсе үтте. Әниләр бик шатланып, күңелләре тулып таралыштылар.