Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Бурбаш-Сардыганский детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Борбаш Сәрдегәне балалар бакчасы"
Визитная карточка
Адрес: | 422255 РТ, Балтасинский район, д. Бурбашcкий Сардыган, ул. Г. Гумарова, д. 6 |
Телефон: | +7(843)-683-36-21 |
E-Mail: | Sbsar.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Бурбаш-Сардыганский детский сад" |
Руководитель: | Шарипова Гульниса Шайдулловна |
Год основания учреждения: | 2010 |
У нас учатся: | 11 воспитанников/ 11 тәрбияләнүче |
У нас учат: | 1 воспитатель/ 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Бурбаш-Сардыганский детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Борбаш Сәрдегәне балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
Күңелле соң кыш көне!
10.12.2014
Кыш. Нинди матур! Урамда бөтерелеп ап – ак кар ява. Барысы да ак юрган астында калган. Агачлар, өй түбәләре кыш буена тирән йокыга талдылар. Урамдагы һәр нәрсәгә сокланып карыйбыз. Без чаналарыбызны тартып урамга чыгабыз. Кышның матурлыгына сокланып, аның узып киткәнен сизми дә калабыз.
-
Кыш килде.
05.12.2014
Ниһаять!.. Ниһаять кар яуды. Туган ягыбызга кыш килде.
Кар яуган, яуган!
Мамык кебек кар.
Ап-ак булганнар
Урамнар, кырлар.
-
Балалар бакчасында ачык дәрес.
26.11.2014
Балалар бакчасында тәрбияче Хөсәенова Энҗе әниләр өчен рус теленнән ачык дәрес күрсәтте. Соңыннан балалар әниләренә үзләре ясаган бүләкләрен тапшырдылар.
-
Ачык дәресләр.
20.11.2014
Бүген мәктәптә 1 нче, 2 нче, 3 нче сыйныфларда фән укытучылары әти-әниләр өчен ачык дәресләр күрсәттеләр.
-
Солдат белән очрашу.
19.11.2014
Армия сафларыннан хезмәт итеп кайткан Фазлыев Салават абый белән очраштык.
-
Әтиләр җыелышы
13.11.2014
Бүген мәктәптә әтиләр җыелышы булды. "Гаиләдә бала тәрбияләүдә әтиләрнең роле нинди?" дигән сорауга җавап эзләдек. Укытучының кереш сүзеннән соң әтиләргә киңәшләр бирелде. Балалары ясаган рәсемнәрдән, хикәяләрдән үзләрен таныдылар, анкета сорауларына җавап бирделәр, видеосюжет карадылар. Җыелыштан һәркем бала белән тигез дәрәҗәдә, дустанә аралашырга кирәк дигән максат белән таралды.
-
Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге
12.11.2014
Беренче сыйныф укучылары Борбаш авылы китапханәсендә кунакта булып кайттылар. Аларга беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге тапшырылды. 2014 нче ел Татарстанда һәм илебездә Мәдәният елы буларак билгеләп үтелә. Бу көндәлек аларга республикабызның тарихи-мәдәни урыннары һәм мәдәни чаралары белән танышырга ярдәм итәр.
-
01.11.2014
Кадерле укытучылар, укучылар!4 ноябрь – Бердәмлек көнебезнең татар халкына хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарны җиңәргә мөмкинлек биргән. Нәкъ менә шушы бердәмлек безнең илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән. Сезне бәйрәм белән котлыйбыз. Барыгызга да тазалык, саулык, зур уңышлар телибез.
-
Технология дәресендә
24.10.2014
Без технология дәресен яратабыз. Үзебез үстергән уңыштан тәмле салат ясап ашадык.
-
"Көзге уңыш" бәйрәме
24.10.2014
Бүген мәктәбебездә "Көзге уңыш" бәйрәме булды. Балалар үзләре әзерләгән костюмнарын якладылар, төрле уеннарда көчләрен сынаштылар. Бәйрәм бик күңелле булды.
Мәктәп бакчасында, дуслар,
Тырыш хезмәт куйдык без.
Уңышлар да куандырды,
Сау-сәламәт булыйк без.