Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Бурбаш-Сардыганский детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Борбаш Сәрдегәне балалар бакчасы"
Визитная карточка
Адрес: | 422255 РТ, Балтасинский район, д. Бурбашcкий Сардыган, ул. Г. Гумарова, д. 6 |
Телефон: | +7(843)-683-36-21 |
E-Mail: | Sbsar.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Бурбаш-Сардыганский детский сад" |
Руководитель: | Шарипова Гульниса Шайдулловна |
Год основания учреждения: | 2010 |
У нас учатся: | 15 воспитанников/ 15 тәрбияләнүче |
У нас учат: | 1 воспитатель/ 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Бурбаш-Сардыганский детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Борбаш Сәрдегәне балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
Әниләребезгә бүләкләр!
18.11.2016
Әниләр көненә әзерләнү эшләре бара. Укучылар нәни куллары белән чын йөрәктән чыккан яратуларын салып, әниләренә бүләк ясадылар.
-
Көз бәйрәме. 03.11.2016
Балалар бакчасында көз бәйрәме булып узды. Мәктәп укучылары төрле уен ярышларда балаларга көч биреп тордылар.
-
Әти-әниләр җыелышы. 01.11.2016
Мәктәптә 1 нче чирек нәтиҗәләре буенча әниләр белән сөйләшү уздырылды.
-
Ачык дәрес. 28.10.2016
Укытучылар арасында үзара тәҗрибә уртаклашу максатыннан Нигаматуллина Рәмзия Вагыйз кызы 1 нче сыйныфларда "Технология" дәресеннән ачык дәрес уткәрде.
-
Көз бәйрәме. 21.10.2016
Мәктәп укучылары "Көз бәйрәме" уздырдылар. "Яфраклар" һәм "Көз" командалары төрле кызыклы, тапкыр уеннарда катнашып көч сынаштылар. Кичәнең икенче өлеше укучылар кулы белән ясаган "Көзге муллык" салаты һәркем күңеленә хуш килде.
-
Көзге уңыш! 20.10.2016
Мәктәп укучылары "Көзге бал" бәйрәменә әзерләнә башлады. Бәйрәмнең беренче этабы: "Бакча җимешләреннән композицияләр" бик матур килеп чыкты. Укучылар әти-әниләр белән берлектә һәрберсе үзенчәлекле, иҗади эшләнмәләр ясый алдылар. Афәрин!!!
-
Көзге өмә! 18.10.2016
-
Кышлаучы кошлар. 12.10.2016
Бакча балалары "Кышлаучы кошлар" проекты эшчәнлеген башлап җибәрделәр.
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2016Хөрмәтле укытучылар!!!Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсихәтегез безгә бүгенге авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Үзегезгә дә укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез — тыныч, сәламәтлегегез нык булсын!
-
Өлкәннәр көне белән! 04.10.2016
Хөрмәткә Өлкәннәребез!
Сез тормышыбыз чыганагы, башы, терәге. Сез бит әти-әниләребез кебек үк иң яраткан кешеләребез! Сездәгедәй изгелек, сездәгедәй сабырлык шулкадәр кирәк бүген. Бу тынгысыз, ыгы-зыгылы дөньяда бик кирәк сез! Бүген барлык мәктәп бакча балалары яраткан әби-бабайларын бакча бинасына бәйрәм кичәсенә җыйнады. Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды, соңыннан чәй табыны белән төгәлләнде.