Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Бурбаш-Сардыганский детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Борбаш Сәрдегәне балалар бакчасы"
Визитная карточка
Адрес: | 422255 РТ, Балтасинский район, д. Бурбашcкий Сардыган, ул. Г. Гумарова, д. 6 |
Телефон: | +7(843)-683-36-21 |
E-Mail: | Sbsar.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Бурбаш-Сардыганский детский сад" |
Руководитель: | Шарипова Гульниса Шайдулловна |
Год основания учреждения: | 2010 |
У нас учатся: | 11 воспитанников/ 11 тәрбияләнүче |
У нас учат: | 1 воспитатель/ 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Бурбаш-Сардыганский детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Борбаш Сәрдегәне балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2016Хөрмәтле укытучылар!!!Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсихәтегез безгә бүгенге авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Үзегезгә дә укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез — тыныч, сәламәтлегегез нык булсын!
-
Өлкәннәр көне белән! 04.10.2016
Хөрмәткә Өлкәннәребез!
Сез тормышыбыз чыганагы, башы, терәге. Сез бит әти-әниләребез кебек үк иң яраткан кешеләребез! Сездәгедәй изгелек, сездәгедәй сабырлык шулкадәр кирәк бүген. Бу тынгысыз, ыгы-зыгылы дөньяда бик кирәк сез! Бүген барлык мәктәп бакча балалары яраткан әби-бабайларын бакча бинасына бәйрәм кичәсенә җыйнады. Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды, соңыннан чәй табыны белән төгәлләнде.
-
Әниләр дәрестә. 03.10.2016
1 нче сыйныф укучылары белән укытучы Ромия Габдельфәртовна әниләргә ачык дәрес күрсәтте.
-
Көзге сәяхәт! 30.09.2016
Мәктәп укучылары көзге табигатькә сокланып сәяхәткә чыктылар. Авылыбызның яңартылган чишмәләрен барлап, танышып кайттылар. Табигать кочагында күңелле ял иттеләр.
-
Балалар бакчасы хезмәткәрләре көне белән! 27.09.2016
Хөрмәтле балалар бакчасы хезмәткәрләре!
Куркэм булсын иртэлэр,
Ял-сихэт бирсен тоннэр.
-
Милләтләр Кроссы - 2016 24.09.2016
Бүген барлык мәктәп- бакча коллективы "Милләтләр кроссы- 2016" стартына басты. Бөтенрәсәй йөгерү көне уңышлы үтсен!
-
Грипп турында. 22.09.2016
Авылыбызның ФАП табибәсе мәктәп укучыларына "Грипп һәм аны профилактикалау чаралары" турында әңгәмә уздырды.
-
Бердәм мәдәни дәрес. 16.09.2016
Мәктәп укучылары бүгенге иртәне авылыбызның китапханәчесе Наилә Гильмулловна белән каршы алдылар. Ул туган ягыбызның мәдәни традицияләре турында сөйләде һәм укучыларга мәдәни көндәлек тапшырды.
-
Шәфкатьлелек бизи кешене. 15.09.2016
Мәктәп укучыларына Рәмзия Ярулловна "Шәфкатьлелек бизи кешене" дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде.
-
Корбан ашы. 13.09.2016
Бүген мәктәп- бакча балаларына корбан ашы үткәрелде.