Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Бурбаш-Сардыганский детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Борбаш Сәрдегәне балалар бакчасы"
Визитная карточка
Адрес: | 422255 РТ, Балтасинский район, д. Бурбашcкий Сардыган, ул. Г. Гумарова, д. 6 |
Телефон: | +7(843)-683-36-21 |
E-Mail: | Sbsar.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Бурбаш-Сардыганский детский сад" |
Руководитель: | Шарипова Гульниса Шайдулловна |
Год основания учреждения: | 2010 |
У нас учатся: | 11 воспитанников/ 11 тәрбияләнүче |
У нас учат: | 1 воспитатель/ 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Бурбаш-Сардыганский детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Борбаш Сәрдегәне балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
Гомер бәйрәме!
09.09.2016
Хөрмәтле хезмәттәшебез Хатимова Рәмзия Ярулла кызының бүген гомер бәйрәме- олуг юбилее!
Хөрмәтлебез!!! 50 яшьлек алтын юбилеең белән ихлас күңелебездән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең
Урыннарың булсын гел түрдә.
-
Белем бәйрәме!
01.09.2016
Исәнме, мәктәп, исәнме!
Без сине сагынып беттек.
Сентябрь ае җиткәнен
Түземсезләнеп көттек.
-
Әти-әниләр җыелышы.
24.08.2016
Яңа уку елы башлану уңаеннан мәктәбебездә әти-әниләр белән түгәрәк өстәл артында фикер алышу уздырылды.
-
Үз мәктәбеңә ярдәм ит!
01.08.2016
"Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе кысаларында мәктәпкә су кертүдә ярдәм күрсәткән әти-әниләребезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез!
- Ур-р-р-а!!!! Җәйге озын ял көтә! 31.05.2016
-
Язгы сәяхәт!
27.05.2016
Мәктәп укучылары сәяхәттә! Укуларны уңышлы гына тәмамлаганнан соң ял итәргә дә була!!!
-
Соңгы звонок- соңгы яңгырау!
25.05.2016
Бүген мәктәбебездә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме гөрләде. 4 нче сыйныф укучылары өчен бераз моңсу да күңелле дә мизгел "Бәйрәм торты" белән тәмамланды.
-
Бөтенрәсәй тикшерү эшләре.
19.05.2016
Тикшерү эшләренең бүген соңгысы төгәлләнде. 4 нче сыйныф укучылары "Әйләнә- тирә дөнья" фәненнән белемнәрен сынадылар.
-
Мәдәни көндәлекләргә нәтиҗә.
17.05.2016
Уку елы башында мәктәп укучыларына мәдәни көндәлек тапшырылган иде. Укучылар арасында "Иң яхшы мәдәни көндәлек" билгеләнде. Борбаш авылы китапханә мөдире Әнисә апа көндәлекләргә нәтиҗә ясады, яңа китаплар белән таныштырып, укучыларны үзенә дәшеп калды.
-
Чишмә буена сәяхәт
12.05.2016
Бакча балалары үзебезнең авылда төзекләндереп, матурлап эшлэнгән, чистарткан чишмәбезгә сәяхәткә чыктылар. Табигатьнең матурлыгына, байлыгына сокланып, аны яратырга, сакларга кирәклегенә төшенеп кайттылар.