Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Бурбаш-Сардыганский детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Борбаш Сәрдегәне балалар бакчасы"
Визитная карточка
Адрес: | 422255 РТ, Балтасинский район, д. Бурбашcкий Сардыган, ул. Г. Гумарова, д. 6 |
Телефон: | +7(843)-683-36-21 |
E-Mail: | Sbsar.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Бурбаш-Сардыганский детский сад" |
Руководитель: | Шарипова Гульниса Шайдулловна |
Год основания учреждения: | 2010 |
У нас учатся: | 11 воспитанников/ 11 тәрбияләнүче |
У нас учат: | 1 воспитатель/ 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Бурбаш-Сардыганский детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Борбаш Сәрдегәне балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Язгы сәяхәт! 26.05.2017
Уку бетте мәктәптә
Без киттек сәяхәткә.
Балык тоттык елгада
Һәм пешердек уха да!
-
Соңгы звонок- соңгы яңгырау! 25.05.2017
Соңгы звонок яңгырый – сихри аваз,
Ул гаҗәеп моңлы, сагышлы,
Кайчан гына ул көн бик еракта,
Килеп җитмәс кебек тоелды.
Күңелемә мәктәп балачактан
Китмәс өчен кереп уелды.
Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,
Хис ташкыны дулый күкрәктә.
Укытучымның моңсу карашлары
Озату сүзен яза йөрәккә.
-
Күңелле балачак! 18.05.2017
Мәктәп укучылары балалар бакчасында кунакта.
-
Җиңү бәйрәме белән!!! 08.05.2017Җиңү көне —Халык тантанасы,Яз төренгән янар комачка.Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,Йөз балкытып карый кояшка.Матурлыгы өчен бу көннәрнеңКемнәр генә корбан булмаган!Исемнәрен тарих безгә үзеСаклап килә ерак еллардан!
-
Җиңү көне якынлаша. 05.05.2017
Һәйкәл булып калка җиңүчеләр,
Һәйкәл булып баса батырлар.
Ә батырлар ике тапкыр үлми,
Җирдә алар мәңге балкырлар.
-
Һәйкәл алдын чистарту. 02.05.2017
-
Язгы өмә 29.04.2017
-
Ачык чара. 27.04.2017
Балалар бакчасында тәрбияче Энҗе Рафаелевна, балаларны дәүләт телләрендә сөйләшергә өйрәтү максатыннан, әти -әниләр өчен ачык чара үткәрде.
-
Татарның бөек улы! 26.04.2017
Бүген мәктәптә– сөекле шагыйребез Г.Тукайга багышланган “Тукай – сүнмәс йолдыз ул” дип исемләнгән әдәби-музыкаль бәйрәм үткәрелде. Укучылар бу көнне бик дулкынланып, яхшы әзерлек белән көтеп алды. Сөекле шагыйребезнең әсәрләренә мәктәп күләмендә кул эшләреннән күргәзмә оештырдылар, нәфис сүз бәйгесендә катнашып төрле дәрәҗә дипломнарга, бүләкләргә ия булдылар.
Тукаебызны онытырга һич ярамый! Тукаен оныткан кеше туган телен дә онытачак.
-
Күңелем Тукай белән сөйләшә! 19.04.2017
Башлангыч сыйныф укучылары өчен Ромия Габдельфәртовна Г.Тукай иҗатына багышланган викторина үткәрде.