муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
Көзге ярминкә. 09.10.2023

Бүген мәктәпкүләм Көзге ярминкә үткәрелде.
-
Рәхмәт тактасы. 09.10.2023

Укытучы һәм остаз елы уңаеннан мәктәбебезнең Алдынгылар хәрәкәте членнары мәктәпкүләм Рәхмәт тактасы булдырды. Бу тактага укытучыларга багышланган мактау, рәхмәт сүзләре урнаштырылды. Әлеге эш 2023 нче елның ахырына кадәр дәвам итәчәк.
-
Волонтерлар котлый -2. 05.10.2023

Укытучылар көне уңаеннан мәктәпнең волонтерлары ветеран укытучыларны котлады.
МБОУ "Арборская ООШ"
#добро
#волонтеры
#ДобрыйТатарстан
#Движениепервыхбалтаси -
Бәйрәм белән! 05.10.2023

Укытучылар көне уңаеннан мәктәптә укучылар тарафыннан "Укытучы дигән бөек исем" дип аталган бәйрәм оештырылды. Бәйрәмнең кунаклары - ветеран укытучыларыбыз. Алар өчен чәй табыны да оештырылды.
-
Волонтерлар котлый. 03.10.2023

Мәктәпнең волонтерлары - 9 нчы сыйныф укучылары да Өлкәннәр көне уңаеннан "Әбиемә пирог" акциясендә катнашты, кадерле кешеләрен котлап, хуҗалык эшләрендә ярдәм итеп кайттылар
МБОУ "Арборская ООШ"
#добровольцы
#ДобрыйТатарстан
#добро
#волонтеры -
Яраткан укытучыма открытка. 02.10.2023

Барлык укучылар да "Яраткан укытучыма открытка" акциясендә актив катнаштылар.
-
Әбиемә пирог. 30.09.2023

Өлкәннәр декадасы кысаларында мәктәбебездә ел саен үткәрелә торган матур бер гадәт бар: укучылар үзләренең әби-бабайларын котлап, аларның өйләрендә булалар, тәмле күчтәнәчләр бүләк итәләр. Бу гадәтне без үзебезчә матурлап "Әбиемә пирог" дип йөртәбез.
-
Әбиләр өчен бәйрәм. 29.09.2023

Авыл китапханәсендә Өлкәннәр көне уңаеннан әбиләр өчен бәйрәм кичәсе үткәрелде. Кичәдә 3-4 сыйныф укучылары һәм аларның әбиләре катнашты. Авылыбыз сандугачы Әкълимә апа Хәбибуллина үзенең матур җырлары белән кичәне тагын да матурлады.
-
Очрашу. 27.09.2023

Бүген укучылар белән очрашуга Ульданов Нурсилне чакырдык. Казан шәһәрендә Росгвардиядә хезмәт итүче үзебезнең элеккеге укучыбыз Нурсил бик кызыклы итеп хезмәте, эше, гаиләсе, мәктәп еллары турында сөйләде. Акыллы, сабыр, чын ир-егет үрнәге дип барыбыз да сокланып карап утырдык. Эшендә уңышлар гына насыйп булсын. Хәрби бәрелешләр булган җирләргә командировкага еш йөрүләрен дә яшермәде ул. Юлларың гел тыныч, имин булсын. Укучылар һәм укытучыларың сиңа саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы тели. Без синең белән горурланабыз, Нурсил.
-
Тәрбиячеләр көне белән! 27.09.2023

Һәр баланы үз сабые сыман
Иркәли ул сөя ярата
Хөрмәт йөзе берүк сүрелмәсен
Тәрбиячеләргә карата
Эшегезгә тугры булганыгыз өчен
Рәхмәт әйтә әти-әниләр.
Тәрбияче икенче әни дип
Юкка гына, юкка әйтмиләр
Мәңге балкыр кояш гомерләре
Җылы нурларына сез ия
Сабыйларны бердәй тигез күреп
Биргән өчен дөрес тәрбия.
1 нче сыйныф укучылары бәйрәм уңаеннан балалар бакчасында булдылар, бик якын булган тәрбияче апаларын котладылар.













