муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
E-Mail: | arbor-school@yandex.ru, 1213000003@edu.tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 38 уч-ся/ 38 бала |
У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
Макулатура җыйдык. 22.09.2023
Макулатура җыюда барлык сыйныфлар да куелган планны арттырып үтәделәр. Бик зур рәхмәтебезне әти-әниләргә җиткерәбез.
-
Фермага экскурсия. 21.09.2023
Бүген 6-9 нчы сыйныф укучылары белән Арбор хуҗалыгы сөт фермасына экскурсиягә бардык. Балалар яңа технологияләр буенча төзелгән саву залында, яңа туган бозаулар, берничә айлык бозаулар торагында, азык әзерләү һб күп төрле биналарда булдылар. Ферма мөдире, ветврач, сыер савучылар, тракторчылар һәм башка бик күп үз һөнәре осталары булган авылдашлар белән аралаштылар. Кыскасы, бик күңелле һәм файдалы булды бу экскурсия. Ашханәдә тәмле итеп ашатып, бүләкләр биреп тә җибәрделәр әле укучыларыбызга. Сыерлар, бозаулар, атлар белән фотосессия үткәрдек. Кызыксындырган сорауларга җавап алдык. Профориентация буенча оештырылган әлеге чара укучыларны төрле һөнәр ияләре белән таныштыруны күз алдында тотып оештырылды.
-
Көрәш - 2023. 17.09.2023
16 сентябрь көнне мәктәп базасында Арбор җәгыяте призына көрәш бәйгесе үткәрелде. Көч сынашучылар саны азрак булса да, бәйге оешкан төстә узды. 2023 нче ел нәтиҗәләре буенча алдынгы булган 8 нче сыйныф укучысы Аскаров Әхәтне Арбор җәмгыяте велосипед белән бүләкләде.
-
Милләтләр кроссы - 2023. 16.09.2023
"Милләтләр кроссы - 2023" тә катнаштык.
-
Ярминкә -2023. 16.09.2023
-
12 сентябрь - Юл-транспорт травматизмын профилактикалау көне 12.09.2023
12 сентябрь - Юл-транспорт травматизмын профилактика көне уңаеннан, ЮИД отряды рейд үткәрде. Алар машинада балалар өчен махсус утыргыч һәм каеш булуын тикшерде, велосипедта йөрү кагыйдәләрен искәртте.
-
Янгын бик куркыныч... 09.09.2023
Чепья янгын сүндерү бүлекчәсе вәкиле укучыларга янгыннан саклану, аны булдырмау, булган очракта аның турында хәбәр итү кагыйдәләре турында әңгәмә-инструктаж үткәрде.
-
Кереш җыелыш. 08.09.2023
Уку елы башлану белән алдагы эш, максат-бурычларны әти-әниләргә җиткерү өчен әти-әниләр җыелышы үткәрелде.
-
Яктылык кайтаргычлар булырга тиеш! 08.09.2023
Мәктәпнең ЮИД отряды укучыларның киемнәрендә, сумкаларында яктылык кайтаргыч элементлар бармы-юкмы икәнлеген тикшерделәр. Тикшерү нәтиҗәләре белән алар дүшәмбе көн үтәчәк линейкада укучыларны һәм укытучыларны таныштырачак.
-
Очрашу. 06.09.2023
Бүген муниципаль полиция хезмәткәрләре Шәйхетдинова З.Г., Назипова Р.Л., ГБУ "БДД" нең Балтач районы бүлеге җитәкчесе Хадиева Л.М. мәктәбебез укучылары белән очраштылар, юл йөрү кагыйдәләре, яшүсмерләр арасында күзәтелергә мөмкин булган тәртип бозулар турында сөйләделәр.