муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Армрестлинг осталары. 15.10.2017

9 нчы сыйныф укучысы Гаязетдинова Рәмзия һәм 7 нче сыйныфтан Мостафина Алсинә 2000-2002 елгы укучылар арасында Чистай шәһәрендә үткәрелгән армрестлинг буенча республика беренчелеге ярышларында үз үлчәүләрендә икенче урын алдылар.
-
Көрәш-17. 14.10.2017

Бүген Арбор мәктәбе базасында Зәкиев Билсур абый истәлегенә көрәш ярышы үткәрелә. Ярышта барлыгы 105 көрәшче катнаша. Җиңүчеләр шәхси беренчелектә һәм командалар арасында билгеләнәчәк. Ярышларның спонсоры - Билсур абыйның улы - Зәкиев Роберт Билсурович.
-
Курайчылар. 13.10.2017

Мәдәният йорты каршында эшләп килүче курайчылар ансамбле Республикакүләм конкурста катнашып дипломант исемен алдылар.
-
Ак күңелле әбиләр. 09.10.2017

Авыл китапханәсендә 5-6 сыйныф укучылары һәм аларның әбиләре белән очрашу кичәсе үткәрелде. Китапханәче Рафилә апа чараны матур эчтәлекле итеп оештырган, авылыбыз сандугачы Әкълимә апа үзенең җырлары белән әбиләрне елатты да, уйлатты да. Чара матур чәй табыны артында тәмамланды.
-
"Каләм сызган ак юл" 07.10.2017

Мәдәният йортында гомерләрен балалар укытуга багышлап, лаеклы ялга чыккан мөхтәрәм укытучылар хөрмәтенә "Каләм сызган ак юл" дип исемләнгән музыкаль кичә үткәрелде.
-
Бәйрәм котлавы. 06.10.2017

Укучылар бәйрәм хәрмәтенә укытучыларга бик матур концерт бүләк иттеләр. Чара бик һәм эчтәлекле булды. Чарада катнашкан укучыларга, әзерләгән Әнисә Илнуровнага, Илфар Фаязовичка бик зур рәхмәт.
-
Рус теленнән тикшерү эше. 05.10.2017

5 нче сыйныфлар бүген рус теленнән ике сәгатьлек тикшерү эше башкардылар.
-
Медосмотр үттек. 05.10.2017

Бүген Табиблар укучыларыбызның сәламәтлеген тикшерде.
-
Аңлап уку кирәк. 03.10.2017

5 нче сыйныфлар бүген "Читательская грамотность" буенча тикшерү эше башкардылар.
-
Әбиләргә игътибар кирәк.
02.10.2017
8 нче сыйныф укучылары Нәсимә һәм Мәүлиха әбиләрне Өлкәннәр көне белән котладылар.













