Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кунгерская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422753, РТ, Атнинский район, д. Нижние Шаши, ул. Кирова, д. 56 |
| Телефон: | +7(843)-693-60-27 |
| E-Mail: | Skun.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кунгерская СОШ" |
| Руководитель: | Сибагатуллин Рафиль Фаритович |
| Год основания учреждения: | 1832 |
| У нас учатся: | 105, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кунгерская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
Кросс нации- 2012 24.09.2012

23 нче сентябрь көнне Әтнә районы мәдәният һәм спорт үзәге каршында Бөтенроссия йөгерү көне узды. Безнең мәктәптән 2 кыз һәм 2 егет катнашты. 11 сыйныф укучысы Ахметов Фәнис район мәктәпләре арасында беренче урынны яулады. Мәктәп командасы I урынга чыгып, күчмә кубок белән бүләкләнде.
Шулай ук укытучылар да читтә калмады. Мәктәбебезнең физика, информатика укытучысы Хакимзянова Алсу өченче булып финишка килде.
-
Уңыш - 2012 20.09.2012

19.09.2012 көнне мәктәбебез укучылары, укытучылары һәм техник хезмәткәрләр, мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләделәр. Укучыларыбыз кишер, кәбестә, бәрәңге уңышын җыйнап алдылар. Яшелчәләр, витаминлы ризык буларак, ел дәвамында ашханәдә туклану өчен, махсус урыннарга сакларга куелды.
-
Көзге кросс - 2012 13.09.2012

12.09.2012 көнне мәктәбебездә 1 нче сыйныфтан алып 11 нче сыйныфка кадәр укучылар арасында көзге кросс үткәрелде. Укучылар бик актив катнаштылар. 8 нче сыйныф укучылары Валиева Алинә һәм Гайнетдинова Алия, 10 нчы сыйныф укучысы Сафаров Алмаз һәм 11 нче сыйныф укучысы Ахметов Фәнис мәктәп күләмендә беренче урынга чыктылар. Бу укучылар район күләмендә үткәреләчәк кросста мәктәп данын яклаячаклар.
-
Баян түгәрәге 10.09.2012

2012 нче елның сентябрь аеннан мәктәбебездә, Әтнә сәнгать мәктәбенең баян түгәрәге эшли башлады. Җитәкчесе: Шәрәфиев Рамил Ренат улы.
-
Белем бәйрәме - 2012 01.09.2012

Исемдә алтын сукмакка
Тәү аяк баскан көнем,
Тәү башлап мәктәп ишеген
Үрелеп ачкан көнем.
Укытучым, шундый назлап
Карадың күзләремә.
Сүнмәслек дәртләр салдың
Бәләкәй йөрәгемә.
-
Без бит әле быел гына мәктәпкә диеп килдек 01.09.2012

Быел мәктәбебезнең беренче сыйныфына 2 кыз һәм 3 егет укырга керде. Аларның укытучылары Валиуллина Фәрдия Рафис кызы.
Язарга да өйрәнербез,
Ручка тотып кулларга.
Хәрефләрне тезәрбез без
Тигез, туры юлларга.
-
Соңгы кыңгырау 26.05.2012

25.05.2012 көнне мәктәбебездә 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары өчен "Соңгы кыңгырау" чыңлады. Мәктәп үзенең 6 укучысын олы тормыш юлына чыгарды.
-
"Дуслык" учагы 22.05.2012

19.05.2012 көнне пионер оешмасының 90 еллыгына багышланган "Дуслык" учагында үткәрелгән ярышларда безнең "Ялкын" командасы 3 нче урынны алды, ә Исламгалиева Зәринә барабанчылар арасында үткәрелгән ярышта 2 нче урынны яулады. Команда составындагы барлык укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Спорт бәйрәме 21.05.2012

18.05.2012 көнне мәктәбебездә, дәресләрдән соң спорт бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә төрле спорт төрләре буенча барлык укучылар да көч сынашты.
-
Рәхмәт хаты
19.05.2012
Әтнә районы башкарма комитеты тарафыннан 18.05.2012, матбугат көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәмдә мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучысы Гайнетдинова Алиягә рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.










