Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кунгерская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422753, РТ, Атнинский район, д. Нижние Шаши, ул. Кирова, д. 56 |
| Телефон: | +7(843)-693-60-27 |
| E-Mail: | Skun.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кунгерская СОШ" |
| Руководитель: | Сибагатуллин Рафиль Фаритович |
| Год основания учреждения: | 1832 |
| У нас учатся: | 105, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кунгерская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
"Җиде кыз" спектакле
04.12.2012
03.12.12 көнне Әтнә дәүләт театры бинасында Г. Кариев исемендәге яшьләр театры мәктәп укучылары өчен Нәкый Исәнбәт әсәре буенча куелган "Җиде кыз" спектаклен тәкъдим итте. Безнең мәктәптән спектакльне карарга 15 укучы барды.
-
Олимпиада
01.12.2012
10 нчы сыйныф укучысы Сабиров Разил инглиз теле һәм экологиядән район күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда җиңүче булды. Уңышлар сиңа Разил!!!
-
Ата-аналар җыелышы
26.11.2012
24.11.2012 көнне мәктәбебездә гомуми ата-аналар җыелышы үткәрелде. Укучылар тарафыннан Әниләр көненә багышланган концерт программасы күрсәтелде.
-
Күңгәр балалар бакчасында ачык ишекләр көне 26.11.2012

24.11.2012 көнне Күңгәр балалар бакчасында ачык ишекләр көне үткәрелде. Кечкенәләр төркемендә Гарипова Фаилә "Төремкәйдә кем яши" темасына, зурлар төркемендә Әхмәтшина Фирдинә "Галактикага сәяхәт" темасына ачык занятиеләр күрсәттеләр. Ә соңыннан әти-әниләр җыелышы булды. Җыелышта укытучы Галиева С. М. катнашты һәм чыгыш ясады.
-
Математикадан олимпиада
24.11.2012
Математика буенча районда үткәрелгән олимпиадада 10 нчы сыйныф укучысы Сабиров Рәзил призер булды. Алдагы олимпиадаларда уңышлар сиңа Рәзил!!!
-
Мини-футбол 24.11.2012

Мәктәбебезнең егетләр командасы районда үткәрелгән мини-футбол ярышында III урынга лаек булдылар. МОЛОДЦЫ егетләр!!!
-
Уңыш бәйрәме - 2012 22.11.2012

22 нчы ноябрь көнне 8-11 класслар өчен "Уңыш бәйрәме" үткәрелде. Бәйрәмдә төрле әкиятләрне сәхнәләштерделәр. Бәйрәм кунагы - күмәк хуҗалык рәисе Галиев Зөлфәт Фирдәвес улы җәй көннәрендә эшләгән егет-кызларга бүләкләр тапшырды.
-
Класс җитәкчеләре конкурсы 20.11.2012

16.11.2012 көнне районның иң алдынгы класс җитәкчеләре көч сынаштылар. Беренче тур нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыеп, безнең мәктәп укытучысы Шакирова Рәмлә Ренат кызы икенче турга үтте һәм анда да уңышлы чыгыш ясап 2 нче урын яулады. Рәмлә Ренатовнаны җиңүе белән котлыйбыз!
-
Класс җитәкчеләренең методик берләшмә утырышы 17.11.2012

16.11.2012 көнне мәктәпнең класс җитәкчеләре методик берләшмә утырышы булды. 11 нче сыйныфта "Нәрсә ул бәхет?" темасына ачык тәрбия сәгате күрсәтелде. Сыйныф җитәкчесе Исламгалиева Розалия Фоатовна.
-
"Сабантуй газетасы" хезмәткәрләре белән очрашу 16.11.2012

16.11.2012 көнне мәктәбебездә "Сабантуй газетасы" хезмәткәрләре белән очрашу үткәрелде. Алмаз Хамзин үзенең юмор осталыгын күрсәтте.










