Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кунгерская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422753, РТ, Атнинский район, д. Нижние Шаши, ул. Кирова, д. 56 |
| Телефон: | +7(843)-693-60-27 |
| E-Mail: | Skun.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кунгерская СОШ" |
| Руководитель: | Сибагатуллин Рафиль Фаритович |
| Год основания учреждения: | 1832 |
| У нас учатся: | 105, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кунгерская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>
-
Минем хокукларым һәм бурычларым 19.10.2012

Октябрь традицион хокук айлыгы. Без ел саен "Парламент дәресе" кысаларында уздырылган конкурсларда һәм чараларда актив катнашабыз. Быел да башлангыч сыйныф укучылары рәсем, ә 7 класс укучылары газета конкурсында катнаштылар.
-
ЦИРК - FORTUNA 19.10.2012

18.10.2012 көнне мәктәпкә цирк артистлары килде.
-
Парламент дәресләре 18.10.2012

Мәктәбебездә әлегесе вакытта "Парламент дәресләре" кысаларында тәрбия сәгатьләре бара.
-
Табигатькә экскурсия 15.10.2012

Туган якка, аның табигатенә мәхәббәт, үзара дуслык, бер-береңгә хөрмәт хисләре тәрбияләү максатыннан 6 нчы сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Садыйкова Резеда апалары белән көзге экскурсиягә чыктылар.
-
Бирегез мәйдан 15.10.2012

13.10.2012 көнне авыл мәдәният йортында "Бирегез мәйдан" бәйгесе булды. Укучылар бик матур чыгыш ясадылар.
-
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән очрашу - 2012 12.10.2012

11.10.2012 көнне мәктәптә Хокук айлыгы кысаларында бала хокукларын саклау оешмалары вәкилләре белән очрашу булды. Укучылар йорты директоры Садриева Рита Ришатовна, Багаутдинова Наилә Наилевна, Садретдинова Гүзәлия Фаилевна үз чыгышларында укучыларга бала хокуклары һәм бурычлары турында аңлаешлы итеп сөйләделәр, ярдәм итәргә әзер булуларын белдерделәр.
-
Укытучылар көне 05.10.2012

Бәйрәм белән сезне, укытучым!
Йөрәгемнең якын кешесе!
Дөнья серен миңа өйрәтүчем!
Яшь җаннарга – Ходай илчесе!
Сезгә телим: саулык, озын гомер,
Шәхси бәхет, дөнья рәхәтен.
Шәкертләрнең – тырыш, инсафлысын,
Яхшы гамәл, Ходай рәхмәтен.Рәхмәт сезгә, укытучы апам,
Кызганмадың безгә көчеңне.
Үз сабые кебек якын итеп,
Әйтә идең җылы сүзеңне. -
Өлкәннәр бездә кунакта 04.10.2012

3.10.2012 көнне 4 нче сыйныф укучылары әби-бабайларын өлкәннәр көне уңаеннан кунакка чакырдылар. Сыйныфтагы 8 укучының барысы да әби-бабайлар белән матур итеп яшиләр. Балалар аларга үз куллары белән ясалган бүләкләрне бирделәр. Матур җырлар, шигырьләр сөйләделәр, кызыклы уеннар уйнадылар, бергәләп тәмләп чәй эчтеләр. Килгән кунаклар укучыларның остазлары - Суфия Мансур кызына рәхмәт белдереп, эшләрендә уңышлар, ә балаларга яхшы укырга, тәрбияле булырга һәм тазалык теләделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
1 нче октябрь - Өлкәннәр көне 03.10.2012

1.10.2012 көнне мәктәбебездә "Өлкәннәр көне" билгеләп үтелде. Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз.
Еллар үтә диеп борчылмагыз,
Еллар үтү берни түгел ул.
Сау-сәламәт булып озак яшәү -
Үзе бәхет, үзе шатлык ул.
Мәңге яшь булыгыз әле,
Килегез кабат-яңадан.
Ходай насыйп итсен иде
Очрашырга яңадан!
Исән булыгыз, тыныч картлыкта гомер кичерегез!
-
Шахмат уйныйбыз 29.09.2012

Яңа уку елыннан мәктәбебездә шахмат түгәрәге эшли башлады. Укучыларыбыз түгәрәккә бик теләп йөриләр. Җитәкчесе математика укытучысы Ахатов Марат Габделбәр улы. Ук










