Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 105 |
У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Без яшь геройлар 14.10.2021
Мәктәптә 2-8 нче сыйныф укучылары "Юные герои" спектаклена хәзерлек эшләре алып баралар. Киемнәр тегәләр, спектакль өчен барлык кирәкле әйберләр сыйныф җитәкчеләре һәм әти -әниләр ярдәме белән эшләнә.
В школе ученики 2-8 классов ведут подготовку к спектаклю" Юные герои". Шьют костюмы, все необходимое для спектакля делается с помощью классных руководителей и родителей.
-
Точка роста 11.10.2021
Направления занятий "Точка роста" самые современные и очень интересные.Возможности Центра позволят на новом уровне вести внеурочную работу.
-
Мәктәптә хокук бозуларны кисәтү максатыннан очрашу узды 07.10.2021
Хокук бозуларны кисәтү максатыннан район вәкилләре 1-9 нчы сыйныф укучылары белән очрашты. Алар укучылар алдында чыгыш ясадылар. Укучылар әйтелгән фикерләрне бик игътибар белән тыңладылар. Сораулар бирделәр. Әңгәмә бик файдалы үтте.
В целях профилактики правонарушений представители района выступили перед 1-9 классами.
-
Яшь артистлар 07.10.2021
"Туган телләр елы" уңаеннан 3 нче сыйныф укучылары "Үрдәк беренчелекне алган", 8 нче сыйныф укучылары Фәнис Яруллинның "Хәзинә" исемле сәхнә әсәрен сәхнәләштереп, видеоязма әзерләделәр. Укучылар үзләрен чын артистларча тоттылар, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.
В связи с празднованием "Года родного языка" учащиеся 3-х классов подготовили видеозапись постановки сценического произведения "Утенок занял первое место", учащиеся 8- х классов Фаниса Яруллина "Хазина". Учащиеся вели себя по-настоящему артистично, демонстрировали свои способности.
-
Дару үләннәре - файдалы 05.10.2021
Мәктәбебез укучылары бердәм булып, дару үләннәре җыеп тапшырды. Җыелган, киптерелгән һәм хуш ис таратып торучы дару үләннәре - укучыларның тырыш хезмәте. Сыйныф җитәкчеләре укучыларга тәрбия сәгатьләрендә дару үләннәренең файдасы һәм аларны ничек, кайчан җыярга кирәклекне аңлатты. Укучылар бик теләп бу акциягә кушылдылар, әти - әниләр дә читтә калмады. Зур рәхмәт аларга!
Ученики нашей школы дружно собрали и передали лекарственные травы. Собранные, высушенные и благоухающие лекарственные травы-кропотливый труд учащихся. Классные руководители на воспитательных часах рассказали школьникам о пользе лекарственных трав и о том, как и когда их собирать. Учащиеся с удовольствием присоединились к акции, не остались в стороне и родители. Большое им спасибо!
-
Халык авыз иҗатын өйрәнәбез 30.09.2021
1 нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре Сафина Резеда Рашат кызы белән берлектә, төрле милләт халыклары әкиятләренә мультфильмнар карадылар. Соңыннан бу әкиятләр буенча уен - викторина үткәрделәр, белемнәрен сынадылар.
Учащиеся 1 класса, совместно с классным руководителем Сафиной Резедой Рашатовной, посмотрели мультфильмы по сказкам народов разных национальностей. Затем по этим сказкам провели игру - викторину, проверили свои знания.
-
Ярыш эстафета 30.09.2021
"Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" уңаеннан башлангыч сыйныфлар арасында "Милләтнең сәламәт укучылары" дип исемләнгән ярыш эстафета үтте. Укучылар эстафетаның төрле юнәлешләрендә катнаштылар, ял минутларында татар халкының табышмакларын чиштеләр, матур җырлар башкардылар.
В связи с" Годом единства родных языков и народов " среди начальных классов прошла эстафета соревнований" здоровые ученики нации". Учащиеся приняли участие в различных направлениях эстафеты, в минуты отдыха разгадывали загадки татарского народа, исполняли красивые песни.
-
Профсоюз дәресләре 28.09.2021
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәкимҗанов Фәнис Хәбир улы 8-11 нче сыйныфлар өчен "Профсоюз дәресе" үткәрде. Ул укучыларга профсоюз оешмасының тарихын, үсеш этапларын, профсоюз члены булу ни өчен кирәк һәм киләчәктә профсоюз хәрәкәтенә керергә этәргеч булдыру турында аңлатты.
Учитель истории и обществознания Хакимзянов Фанис Хабирович провел "профсоюзный урок" для 8-11 классов. Он рассказал школьникам об истории профсоюзной организации, этапах ее развития, о том, почему необходимо стать членом профсоюза и как создать стимул для дальнейшего вступления в профсоюзное движение.
-
Матбугат белән танышу 27.09.2021
3 нче сыйныф укучылары балалар өчен республикада чыккан газета - журналлар белән танышып, анда булган яңалыкларны укып, матур, төсле рәсемнәрне карап, ял итәләр.
Учащиеся 3 - х классов отдыхают, знакомясь с изданными в республике газетами и журналами, читая новости, рассматривая красивые, красочные рисунки.
-
Якташларыбыз горурланырлык 27.09.2021
27 нче сентябрь көнне 7 нче сыйныфта "Татарның күренекле шәхесләре" дигән темага тәрбия сәгате үтте. Бу тәрбия сәгате авылдашыбыз Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре , Казан университеты каршында оешкан Каз канаты бию ансамбле җитәкчесе Габдрахман Сәлимов иҗатына багышланган иде. Укучылар мөстәкыйль эзләнеп, презентация ярдәмендә чыгыш ясадылар. Алга таба да күренекле шәхесләр белән тагын да кызыксынуларын дәвам итәргә дигән фикергә килеп, тәрбия сәгатен тәмамладылар.