Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Педсовет/ Укытучылар киңәшмәсе 26.08.2022

26 августа состоялся первый педсовет нового 2022-2023 учебного года. На педсовете подвели итоги 2021-2022 учебного года, поставлены цели и задачи на новый учебный год, а также были рассмотрены вопросы по введению обновленных ФГОС НОО и ООО.
26 нчы август көнне яңа 2022-2023 нче уку елының беренче киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә узган 2021-2022 нче уку елына нәтиҗә ясалды, яңа 2022-2023 нче уку елына максат һәм бурычлар билгеләнде. Шулай ук яңартылган ФББДС ТББП һәм УББП программаларын тормышка ашыру буенча сораулар каралды.
-
9 нчы сыйныфлар өчен чыгарылыш кичәсе 30.06.2022

30 июнь көнне 9 нчы сыйныф укучыларына төп белем турында аттестат тапшырылды. Мәктәбебез белән 10 укучы саубуллашты. Укучыларыбызга алдагы тормышларында уңышлар, сайлаган уку йортларына уңышлы кереп, һәнәр үзләштереп, очраган авырлыкларны җиңел үтеп, лаеклы тормыш теләп калабыз!
-
Выпускной/ Чыгарылыш кичәсе 24.06.2022

24 июнь көнне 11 нче сыйныф укучылары өчен чыгарылыш кичәсе үтте. Мәктәбебезнең 4 укучысы урта белем турында аттестатлар алып, олы юлга, яңа үрләргә юл тоттылар. Укучыларыбызга ак юллар, теләгән уку йортларына уңышлы кереп, һөнәр үзләштереп, илебезнең лаеклы гражданнары булырга язсын!
-
Соңгы кыңгарау чыңлама! 24.05.2022

24 май көнне барлык мәктәпләрдә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Күәм урта мәктәбеннән дә 14 укучы олы юлга аяк басты. Чыгарылыш сыйныф укучыларын котларга Әтнә районы үзәк шифаханәсенең баш табибы Яруллин Эльдар Шәвкать улы килде. Мәктәбебез директоры Хәкимҗанов Хәмит Гәзим улы укучыларыбызга теләкләрен җиткереп, узган уку елына йомгак ясап, алдынгы укучыларыбызны да котлады. Чыгарылыш сыйныф укучыларын алда имтиханнар көтә. Уңышлар телик аларга!
-
Соңгы кыңгырау 22.05.2022

Хөрмәтле әти-әниләр!
Сезне 24 нче май көнне сәгать 10га мәктәбебезгә "Соңгы кыңгырау" бәйрәменә чакырабыз.
-
Дусым филиалында Пионерия көне 20.05.2022

Дусым филиалында белем алучы 1 нче сыйныф укучыларыбыз Пионерия көнен билгеләп үттеләр. Алар пионервожатый булып эшләгән авылдашлары Зәлфирә апа Шиһапова белән кызыклы очрашу үткәрделәр.
-
Пионерия көне 19.05.2022

19 май Пионерлар хәрәкәтенә 100 ел уңаеннан мәктәбебездә кичә уздырдык. Әлеге кичәдә укучылар Пионерлар хәрәкәтенең тарихы, атрибутикалары, кагыйдәләре белән таныштылар, пионер булган укытучылар белән аралашып, чын мәгънәсендә шул чорга кайттылар.
-
Изгеләр чишмәсен чистарттык 16.05.2022

"Изгеләр чишмәсен", "Әйшә хан" зиратын җыештыру мәктәбебезнең күркәм традицияләренең берсе булып тора. Быел да чыгарылыш сыйныф укучылары, имтиханнар алдыннан, әлеге изге урынга барып теләкләрен теләп, җыештыру эшләре башкардылар.
-
Сибгат Хәкимдә кунакта 16.05.2022

7-8 нче сыйныф укучылары рус теле һәм әдәбияты укытучысы Сания Фаритовна җитәкчелегнедә Күлле Киме мәктәбендә урнашкан Сибгат Хәким музеены сәяхәт кылдылар. Биредә укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән берлектә Күлле Киме авылыннан чыккан башка шәхесләрнең тормышы белән дә таныштылар.
-
Язгы чәчү 14.05.2022

Мәктәп бакчасында язгы эшләр башланып китте. Укучылар, укытучылар ярдәме түтәлләр ясап, төрле культурадагы яшелчәләр утырттык.











