Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
Җиңү көне 07.05.2022

9 май - Җиңү көне уңаеннан укучыларыбыз, укытучыларыбыз бәйрәм тантанасында катнаштылар. Укучыларыбыз, "Үлемсез полк" акциясе кысаларында, сугышта катнашкан бабалары фотосурәтләрен тотып, Күәм авыл җирлегендә урнашкан Һәйкәл янына бәйрәм тантанасына бардылар. Мәктәп директоры Хәкимҗанов Хәмит Газим улы килгән кунакларны, тыл ветераннарын әлеге олуг бәйрәм белән тәбрикләде. Укучыларыбыз сугыштан кайтмаган авылдашларны искәп алып шигырьләр сөйләделәр.
-
"Аҗаган - 2022" 06.05.2022

6 май көнне 7, 8 нче сыйныф егет-кызларыннан торган команда районыбыз данын яклап, Арча районында узган "Аҗаган - 2022" хәрби-патриотик уенның зона этабында катнаштылар. 6 команда арасында уңышлы чыгыш ясап, мәктәбебез командасы III урынга лаек булды. Җитәкчеләре физкультура укытучысы Зарипов Булат Абдулловичка, укучыларыбызга уңышлар, яңа җиңүләр телибез.
-
Всероссийский субботник 30.04.2022

30 апреля учителя, учащиеся нашей школе приняли участие в акции "Всероссийский субботник". В рамках субботника провели уборку территории школы, пришкольного участка, убрали прошлогодние листья и траву.
-
Укучыларыбыз уңышы 29.04.2022

5 нчы сыйныф укучысы Галимҗанова Әдилә һәм 7 нче сыйныф укучысы Кәлимуллина Гөлия Габдулла Тукайның туына 136 ел уңаеннан үткәрелгән район күләм шигырьне яттан сөйләүчеләр бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап җиңү яуладылар. Укучыларга киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз!
-
Спектакль карадылар 28.04.2022

Мәктәбебезнең 6-10 нчы сыйныф укучылары 28 апрель көнне Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең театр классында белем алучы укучылар тарафыннан куелган "Практикантлар килгән" спектакеленә тамаша кылдылар.
-
Шигырь бәйрәме 26.04.2022

26 апрель - Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел. Шул уңайдан мәктәбебездә чын мәгънәсендә шигырь бәйрәме узды. бәйгедә 1-10 нчы сыйныф укучылары катнаштылар. Укучылар өчен бәйрәмне башлангыч сыйныф укытучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Садриева Алия Габдулла кызы оештырды. Кичә "Туган тел" гимны белән тәмамланды.
-
"Туган як" музее белән танышу 25.04.2022

"Пушкин картасы" укучыларыбыз өчен халкыбызның мәдәнияты, тарихы белән танышырга кулай проект булып чыкты. Әлеге проект кысаларында 7-10 нчы сыйныф укучылары районыбызның "Туган як" музее белән таныштылар. Музей хезмәткәрләре үзләре белән төрле экспонатлар алып килгәннәр иде. Укучыларыбыз үзләрен шул чор кешеләре итеп хис иттеләр.
-
Китапханә дәресе 25.04.2022

5-6 нчы сыйныф укучылары Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан китапханәдә шигырь кичәсендә булдылар. Авыл китапханәчесе Вафина Луиза укучылар арасында шигырь конкурсы һәм кызыклы викториналар оештырды. Чарада катнашкан һәр укучыга грамота һәм бүләкләр дә тапшырылды.
-
Гуманитарная помощь 24.04.2022

Учениками и учителя нашей школы была организована гуманитарная помощь беженцам из Украины. В рамках акции были собраны канцелярские товары, средства личной гигиены, детские и взрослые вещи.
-
Защита проектов в Дусюмском филиале 20.04.2022

20 апреля учащиеся 1 класса Дусюмского филиала защитили индивидуальные проекты. Ученики исследовали такие направления как профессии, лекарственные травы, польза козьего молока.











