Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru; xni@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 106 |
У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Сәламәтлек - зур байлык!
24.12.2019
24 нче декабрь көнне Дусым филиалының 1-2 нче сыйныфлары белән берлектә, сыйныф җитәкчеләре Фазылҗанова Рузилә Илдус кызы "Сәламәтлек - зур байлык" дигән темага ачык тәрбия сәгате үткәрде.Тәрбия сәгатендә укучылар, сәламәтлек өчен нәрсә кирәк, нәрсә зыян икәненә төшенделәр. Уеннар уйнадылар, физкультминутны бик матур, сәнгатьле итеп шигырь сөйләп үткәрделәр. "Сәламәт тәндә-сәламәт акыл" икәнлегенә төшендәләр.
-
Киләчәк укытучысы
23.12.2019
Мәктәбебезнең математика укытучысы Хәкимҗанова Нурания Идерис кызы, "Укытуда цифрлы технологияләр куллану" дип аталган укытучыларның республикакүләм бәйгесендә катнашып, җиңүче дипломына ия булды. Бу бәйгедә катнашкан һәр укытучы "Киләчәк укытучысы" дип аталды. Нурания Идерисовнаны уңышы белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Суд утырышы
19.12.2019
“Хөкем итү – бик җаваплы эш” дигән фикердә кайттылар мәктәпнең 9 – 11 сыйныф укучылары Әтнә район суды бинасыннан. Бу фикерне аларда судья һәм суд хезмәткәрләре белән берлектә уздырылган уен формасындагы суд утырышы тудырды. Бик кызыксынып катнашты балалар бу утырышта. Профессия сайлау өчен дә файдалы булгандыр бу чара. Судья, прокурор, адвокат булу өчен кайда белем алырга һәм, әлбәттә, инде нинди фәннәрдән экзамен бирергә дигән сорауларга да җавап тапты укучылар.
-
Районкүләм семинар
17.12.2019
17 нче декабрь көнне мәктәбебездә башлангыч сыйныфларның район семинары үтте. Аның темасы: " ФГОС буенча башлангыч сыйныфларда дәрестән тыш эшчәнлек" дип аталды. Башлангычның һәр сыйныфында ачык дәресләр күрсәтелде. Дәресләргә уңай бәя бирелде. Дәрестән тыш эшчәнлектә укучылар эшчәнлекнең төрле формаларын кулланып, белемнәрен арттырдылар. Һәр эшчәнлек ФГОС таләпләрен үтәп, иҗади һәм эчтәлекле итеп әзерләнгән иде.
-
Укучыларыбызның уңышы
14.12.2019
Укучыларыбыз "Сәйяр" балалар һәм яшүсмерләр театрлары республика фестиваленда катнашып районкүләмендә 3 урын яуладылар. Котлыйбыз аларны!
-
Ачык дәрес
29.11.2019
Математика һәм информатика укытучысы Хәкимҗанова Нурания Идерис кызы, 10 нчы сыйныф укучылары белән ачык дәрес күрсәтте. Темасы: исәпләү системасы. Дәрес әзерлекле, бик төгәл, укучылар өчен бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек буларак, файдалы үтте. Дәрестә заманча информацион технологияләр кулланылды. Биремнәрне телефоннарда "Kahhot"программасында һәм компьютерда эшләделәр,алган белемнәрне ныгыттылар.
-
Әниләр бәйрәме
28.11.2019
28 нче ноябрь көнне мәктәптә зур чара "Әниләр бәйрәме" үтте. Башлангыч сыйныф укучылары әниләрен кунакка дәште. Бәйрәм чын мәгънәсендә җылы, назга төрелгәндәй узды. Укучылар үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр, әниләрен котладылар, әзерләнгән бүләкләрен тапшырдылар.Бәйрәм соңында укучылар әниләре белән бергә рәхәтләнеп биеделәр.
-
"Әниемә иртәнге чәй"
27.11.2019
Укучыларыбыз 27 нче ноябрь көнне мәктәпкүләм "Әниемә иртәнге чәй" акциясендә катнаштылар. Укучылар әниләренә иртән чәй әзерләп, аларны сыйладылар. Акция бик җанлы үтте.
-
Юнармия оешмасы форумы
23.11.2019
23 нче ноябрь көнне районыбызда Юнармия хәрәкәте әгъзалары форумга җыелдылар. Эшләнгән эшләргә анализ ясалды, Юнармия сафларына яңа укучылар кабул ителде. Мәктәбебезнең ике укучысы: Хөснетдинов Илзат, Гатауллина Илүзә бу сафларга кабул ителделәр. Бу хәрәкәтнең актив әгъзасы, 7 нче сыйныф укучысы Галиев Айваз актив эшчәнлеге өчен "Рәхмәт хаты" белән бүләкләнде. Котлыйбыз, Айвазны!
-
Әнигә бүләк
22.11.2019
Укучыларыбыз бик теләп, "Әнигә бүләк" акциясендә катнаштылар. Һәр сыйныф үз күзлегеннән чыгып, аерым символ формасында әниләргә бүләк ясады. Бу акцияне мәктәпкүләмендә, әниләр берлектә оештырып, бүләкләрне хуҗаларына тапшырдылар.