Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru; xni@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 106 |
У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
Кошлар - безнең ярдәмгә мохтаҗ
15.11.2021
Кыш башлану - кошларыбыз өчен кыенлыклар тудыра. Азак табу кыенлаша. Бу кыенлыкларны бетерү максатыннан, мәктәбебез укучылары кошлар өчен җимлекләр элделәр. Җимлекләр - укучыларның иҗат җимешләре. Әтиләр ярдәме дә бик зур. Җимлекләр ясау буенча бәйге игълан ителде. Матур, үзенчәлекле һәм файдалы җимлекләргә призлы урыннар да бирелде.
-
Аюлар көне
13.11.2021
13 нче ноябрь көнне мәктәбебездә бик матур "Аюлар көне"нә багышланган кичә булып үтте. Башлангыч сыйныф укучылары, дәрестән тыш эшчәнлек укытучысы Сабирова Рита Рашат кызы белән берлектә , бу кичәгә бик тырышып әзерләнделәр. Бик куп итеп тегелгән аюлар алып килделәр. Рита Рашатовна аларга аюларның килеп чыгышы, яшәеш географиясе, төрләре, тукланулары турында бик матур итеп сөйләде,фотоларын күрсәтте. Укучылар да үзләренең белемнәрен сынап карадылар. Сорауларга бик төгәл итеп җавап бирделәр.
13 ноября в нашей школе прошел замечательный вечер, посвященный "Дню медведя". Учащиеся начальных классов совместно с учителем внеурочной деятельности Сабировой Ритой Рашатовной старательно готовились к этому вечеру. Привезли много сшитых медвежат. Рита Рашатовна красиво рассказала им о происхождении, географии обитания, видах, питании медведей,показала их фотографии. Учащиеся также проверили свои знания. На вопросы ответили очень четко.
-
Сәламәтлек көне
13.11.2021
"Яшь алмашлар" атналыгының соңгы көне бик җитезлек һәм оешканлык белән үтте. Укучылар "Күңелле стартлар" да катнаштылар. Саф һавада спорт уеннары оештырдылар. Шашка һәм шахмат буенча турнирлар узды. Атналыкка йомгак ясалды.
-
Географик диктант
13.11.2021
14-24 нче ноябрьга кадәр "Географик диктант" акциясе үтә. 13 нче ноябрь көнне укучыларыбыз да бу Россия буенча интеллектуаль сәяхәт акциясенә кушылды. Бу диктант үзенә база белемнәрне, логиканы алган. Бик тырышып язган очракта 100 баллга язу мөмкинлеге бар. Укучыларыбыз диктантны бик тырышып яздылар.
-
Әкияттә балачак
12.11.2021
"Яшь алмашлар" атналыгы "Әкиятле балачак" көне белән дәвам итте. Бу көнне укучылар "Йомры икмәк" әкиятен сәхнәләштерделәр. "Минем яраткан әкият героем" дигән темага рәсем бәйгесе оештырдылар.
-
Якташ язучылар
11.11.2021
"Яшь алмашлар" атналыгының 4 көне якташ язучылар иҗатына багышланды. Башлангыч сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре белән берлектә, "Самат Шакир" һәм "Туган якны өйрәнү" музеена сәяхәт кылдылар. Сибгат Хәким иҗаты буенча шигырь бәйгесенә әзерлек эшләре алып бардылар.
-
Яшь алмашлар атналыгы
10.11.2021
Мәктәбебездә "Яшь алмашлар" атналыгы старт алды. Атналыкның планы төзелеп, расланды. Атналыкның беренче көне "Телләр белгән, илләр гизгән" исеме астында үтте. Ул көнне табышмаклар, уеннар, кроссвордлар, ребуслар чишелде, "Көчле звено" интеллектуаль уены булды. Икенче көн "Без көчле ,бердәм халык" исеме астында үтте. "Фән һәм техника елы" уңаеннан " Кирәк булмаган әйберләрдән могҗиза" дигән кул эшләре күргәзмәсе куелды. Өченче көн "Табигатьне саклау көне иде. Анда экологик проблемалар хәл ителде, җимлекләр куелды.
В нашей школе стартовала Неделя "Яшь алмашлар". Был составлен и утвержден план недели. Первый день недели прошел под названием " Кто знает языки, тот знает страны". В этот день решались загадки, игры, кроссворды, ребусы, проводилась интеллектуальная игра "Сильное звено". Второй день прошел под названием" Мы сильный ,единый народ". В честь" Года науки и техники "была организована выставка поделок " Чудо из ненужных вещей". Третий день был "Днем охраны природы". Там были решены экологические проблемы, установлены кормушки.
-
Педсовет үтте
10.11.2021
I чирек тәмамланды. Чираттагы педсовет үтте. Аның көн тәртибе:
1.«Мәгариф» милли проекты кысаларында мәктәптә «Заманча мәктәп»проектын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру.
2. Белем бирү сыйфаты-мәктәп эшенең төп күрсәткече.
3. I чирек нәтиҗәләре
I четверть завершена. Прошел очередной педсовет.
Повестка дня: 1.Создание условий для реализации в школе проекта "Современная школа" в рамках национального проекта "Образование".
2.Качество образования-главный показатель работы школы.
3. Результаты I четверти
-
Бердәмлектә - көч!
09.11.2021
Мәктәптә һәр сыйныфта "Халыклар бердәмлеге көне" уңаеннан тәрбия сәгате узды. Укучылар бу көннең тарихы белән таныштылар. Татарстан Республикасы Конституциясе һәм аның символлары турында презентация карадылар. Халык бердәм булганда көчле икәнлекне төшенделәр һәм горурлык хисе кичерделәр.
В школе в каждом классе прошел воспитательный час в честь "Дня народного единства". Учащиеся ознакомились с историей этого дня. Посмотрели презентацию о Конституции Республики Татарстан и ее символах. Они понимали, народы сильны когда едины, и испытывали чувство гордости.
-
Иҗади эшчәнлек
09.11.2021
"Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" уңаеннан мәктәптә стенгазеталар чыгару акциясе булып узды. Укучылар бу акциягә бик актив катнаштылар. Газетларны рәсемнәр белән бизәделәр, хикәяләр яздылар, төрле мәгьлүмат туплап, урнаштырдылар. Туган телебезнең киләчәге турында төрле фән укытучыларыннан интервью алдылар. Акция дәвамында бик күп мәгьлүмат белделәр.
В связи с" Годом единства родных языков и народов " в школе прошла акция по выпуску стенгазеты. Учащиеся приняли активное участие в акции. Газеты украшали рисунками, писали рассказы, собирали и размещали различную информацию. Провели интервью с преподавателями разных предметов "О будущем родного языка". В ходе акции узнали много интересного.