Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru; xni@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 106 |
У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
Якташ язучылар
11.11.2021
"Яшь алмашлар" атналыгының 4 көне якташ язучылар иҗатына багышланды. Башлангыч сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре белән берлектә, "Самат Шакир" һәм "Туган якны өйрәнү" музеена сәяхәт кылдылар. Сибгат Хәким иҗаты буенча шигырь бәйгесенә әзерлек эшләре алып бардылар.
-
Яшь алмашлар атналыгы
10.11.2021
Мәктәбебездә "Яшь алмашлар" атналыгы старт алды. Атналыкның планы төзелеп, расланды. Атналыкның беренче көне "Телләр белгән, илләр гизгән" исеме астында үтте. Ул көнне табышмаклар, уеннар, кроссвордлар, ребуслар чишелде, "Көчле звено" интеллектуаль уены булды. Икенче көн "Без көчле ,бердәм халык" исеме астында үтте. "Фән һәм техника елы" уңаеннан " Кирәк булмаган әйберләрдән могҗиза" дигән кул эшләре күргәзмәсе куелды. Өченче көн "Табигатьне саклау көне иде. Анда экологик проблемалар хәл ителде, җимлекләр куелды.
В нашей школе стартовала Неделя "Яшь алмашлар". Был составлен и утвержден план недели. Первый день недели прошел под названием " Кто знает языки, тот знает страны". В этот день решались загадки, игры, кроссворды, ребусы, проводилась интеллектуальная игра "Сильное звено". Второй день прошел под названием" Мы сильный ,единый народ". В честь" Года науки и техники "была организована выставка поделок " Чудо из ненужных вещей". Третий день был "Днем охраны природы". Там были решены экологические проблемы, установлены кормушки.
-
Педсовет үтте
10.11.2021
I чирек тәмамланды. Чираттагы педсовет үтте. Аның көн тәртибе:
1.«Мәгариф» милли проекты кысаларында мәктәптә «Заманча мәктәп»проектын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру.
2. Белем бирү сыйфаты-мәктәп эшенең төп күрсәткече.
3. I чирек нәтиҗәләре
I четверть завершена. Прошел очередной педсовет.
Повестка дня: 1.Создание условий для реализации в школе проекта "Современная школа" в рамках национального проекта "Образование".
2.Качество образования-главный показатель работы школы.
3. Результаты I четверти
-
Бердәмлектә - көч!
09.11.2021
Мәктәптә һәр сыйныфта "Халыклар бердәмлеге көне" уңаеннан тәрбия сәгате узды. Укучылар бу көннең тарихы белән таныштылар. Татарстан Республикасы Конституциясе һәм аның символлары турында презентация карадылар. Халык бердәм булганда көчле икәнлекне төшенделәр һәм горурлык хисе кичерделәр.
В школе в каждом классе прошел воспитательный час в честь "Дня народного единства". Учащиеся ознакомились с историей этого дня. Посмотрели презентацию о Конституции Республики Татарстан и ее символах. Они понимали, народы сильны когда едины, и испытывали чувство гордости.
-
Иҗади эшчәнлек
09.11.2021
"Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" уңаеннан мәктәптә стенгазеталар чыгару акциясе булып узды. Укучылар бу акциягә бик актив катнаштылар. Газетларны рәсемнәр белән бизәделәр, хикәяләр яздылар, төрле мәгьлүмат туплап, урнаштырдылар. Туган телебезнең киләчәге турында төрле фән укытучыларыннан интервью алдылар. Акция дәвамында бик күп мәгьлүмат белделәр.
В связи с" Годом единства родных языков и народов " в школе прошла акция по выпуску стенгазеты. Учащиеся приняли активное участие в акции. Газеты украшали рисунками, писали рассказы, собирали и размещали различную информацию. Провели интервью с преподавателями разных предметов "О будущем родного языка". В ходе акции узнали много интересного.
- Дистанцион очрашу 09.11.2021
-
Табышмаклар кичәсе
08.11.2021
1 нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре Сафина Резеда Рашат кызы белән берлектә, табышмаклар кичәсе үткәрделәр. Кичә "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" уңаеннан узды. Кичәдә укучыларыбыз халкыбызның авыз иҗаты әсәрләре белән таныштылар, аларны чиштеләр, табышмакларда халкыбызның үткән тормышы чагылышын өйрәнделәр, фикерләү сәләтен үстерделәр. Кичә бик күңелле үтте.
Учащиеся 1 класса совместно с классным руководителем Сафиной Резедой Рашатовной провели вечер загадок. Мероприятие было приурочено к" Году единства родных языков и народов". На вечере учащиеся познакомились с произведениями устного народного творчества, разгадали их, изучили отражение в загадках прошлой жизни нашего народа, развили мышление. Вечер прошел очень весело.
-
Китапханәгә сәяхәт
21.10.2021
1 нче сыйныфлар тәүге кат мәктәп китапханәсенә китаплар, андагы әдәби атмосфера белән танышу өчен сәяхәткә килделәр. Китапханәдә булу аларга тагын бер кат ни өчен укырга кирәклекне искәртте.
-
Мин укыйм, без укыйбыз...
20.10.2021
“Мин укыйм, без укыйбыз, алар укыйлар” акциясе узды. Бу акциядә дә укучыларыбыз актив катнашты. Мәктәп, авыл китапханәсенә сәяхәт оештырылды. Матур, эчтәлекле китаплар күргәзмәсе үтте. Сыйныфларда тәрбия сәгатьләрендә кычкырып, сәнгатьле, матур итеп әдәби китаплар уку оештырылды.
-
Халык санын алу ни өчен кирәк
19.10.2021
Россия Федерациясе гражданнарына ун елга бер тапкыр халык санын, ничек яшәвебезне, киләчәктә безне нәрсә көткәнен белү мөмкинлеге бирелә. Шул максаттан чыгып, укучыларыбызга да илдә барган яңалыклар белән танышу мөмкинлеге тудырыла. Тәрбия сәгатьләрендә, китапханәчеләр белән берлектә, халык санын алу ни өчен кирәк, без үзебезнең татар икәнебезне онытмаска, горурланырга кирәклекне һәм киләчәктә милләт булып калыр өчен нәрсә эшләргә тиешлегебез аңлатылды.