Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
Халыкара туган тел көне 22.02.2016

Бүген мәктәптә, 21 февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан, Күәм авыл китапханәсе тарафыннан "Туган телем-иркә гөлем" тамчы шоу ярышы үткәрелде. Бәйгедә 4 нче сыйныфның "Тукай оныклары" һәм 5 нче сыйныфның "Тел белгечләре " командалары көч сынашты.
-
Парламент дәресләре 20.02.2016

Күәм урта мәктәбендә укучылар өчен тарих укытучысы Хәкимҗанов Фәнис Хабирович парламент дәресе уздырды. Ул укучыларны парламент тарихы һәм структурасы белән таныштырды. Шулай ук математика укытучысы һәм Күәм авыл җирлеге депутаты Хәбибуллина Айсылу Мөбәрәкҗановна да парламент төзелеше аның вәкаләтләре турында сөйләде.
-
Котлыйбыз 20.02.2016

20 нче февраль көнне Район Советы сессиясе булып узды. Сессиядә 2015 нче елга йомгак ясалып, 2016 нчы елга яңа бурычлар куелды. Күәм урта мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сөнгатова Гөлнара Зөлкәрь кызын Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Фәттәхов Энгель Навапович "Мәгърифәттәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләде. Котлыйбыз!
-
Ватанны саклаучылар көне 19.02.2016

Февраль ае батырлык айлыгы булып традицияга кереп бара. Шул исәптән Күәм урта мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар уздырыла. Шундыйлардан берсен 5 нче сыйныф җитәкчесе Гайнетдинова Алия Рөстәмовна 5 - 7 нче сыйныфлар өчен тәрбия сәгате күрсәтте. Чарага шулай ук авыл мәдәният йорты мөдире Борханов Фәрит Фоатович та килде. Ул үзенең Армия сафларында хезмәт иткән чоры турында сөйләде.
-
Ягез әле, егетләр! 19.02.2016

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан без укучы егетләребезне сынап карарга булдык. Шул исәптән 8 -11 нче сыйныф егетләре арасында "Ягез әле, егетләр" көч сынашу бәйгесе үткәрдек. Уенны физкультура укытучысы Зарипов Булат Абдуллович оештырды. Егетләребез арасында тыгыз көрәш барды. Нәтиҗәдә, 9 нчы сыйныф егетләре командасы - 1 урын, 11 нче сыйныф егетләре - 2 урын, 10 нчы сыйныф егетләре 3 урын һәм 8 нче сыйныф егетләре 4 урынга лаек булдылар. Шуны истә тотырга кирәк сыйныфларда егетләр саны төрлечә. Афәрин, егетләр!
-
"Дизайн мәктәбе" түгәрәге эшчәнлеге 16.02.2016

-
Муса Җәлилгә 110 яшь 15.02.2016

Бөек шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан 15 февраль көнне башлангыч сыйныфлар укытучысы Гатауллина Гөлназ Рахимановна һәм Галиева Рәисә Равилевна 2-4 нче сыйныфлар өчен дәрестән тыш чара үткәрделәр. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын тагын да тирәнрәк өйрәнделәр.
-
Информатика фәненнән семинар 12.02.2016

12 нче февраль көнне Күәм урта мәктәбендә информатика фәненнән район семинары булып узды. Семинарны математика һәм информатика укытучысы Хәкимҗанова Нурания Идресовна үткәрде.
-
Әлифба бәйрәме 12.02.2016

Күәм урта мәктәбендә 1 нче сыйныф укучыларының көтеп алган шатлыклы көннәре "Әлифба бәйрәме" узды. Бәйрәмгә ата-аналар, әби-бабалар килделәр. Укучылар аларга үзләренең мәктәптә өйрәнгән һөнәрләрен, җыр-биюләрен һәм әлбәттә, Әлифба китабын белүләрен күрсәттеләр. Сыйныф җитәкчеләре Римма Нурмөхәммәтовна укучыларына уңышлар, яхшы билгеләр, ә әти-әниләргә сабырлык һәм сәламәтлек теләде.
-
Әхлак дәресләре 11.02.2016

Күәм урта мәктәбендә урта һәм югары сыйныф укучылары өчен әхлак дәресләре узды. Укучылар белән очрашуга төрле бүлекләрдән хезмәткәрләр килде. Шулар арасында Әтнә районы прокуроры Сабирзянова Нурия Нургаязовна, прокурор урынбасары Сабиров Шамил Гайсович, балигъ булмаган яшьүсмерләр белән эш итү инспекторы Хадиев Дамир Хасанович, Мәгариф бүлеге җитәкчесе Закирова Гөлшат Марсовна, Мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Шәйхиев Рамил Рәшитович. Очрашу кызлар һәм егетләр өчен аерым рәвештә үткәрелде.











