Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеменгерская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422756, РТ, Атнинский район, с. Большой Менгер, ул. Ленина, д. 69 |
| Телефон: | +7(843)-693-46-28 |
| E-Mail: | Sbm.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеменгерская ООШ" |
| Руководитель: | Зарипова-Иманкулова Гульчира Рустемовна |
| Год основания учреждения: | 1926 |
| У нас учатся: | 78 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеменгерская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
"Праздник трезвости" акциясе безнең мәктәптә 16.09.2016

"Праздник трезвости" акциясе кысаларында мәктәптә 16 сентябрь көнне башлангыч сыйныфлар арасында "Матурлык якында гына" дигән тема астында рәсемнәр презентациясе узды. Укучылар сыйныфлап үзләренең рәсем аша җиткерергә теләгән уй-фикерләре белән уртаклаштылар. (Фотода 3 сыйныфларның презентациясе)
-
Флешмоб #200Казань 15.09.2016

Укучылар оешмасы активистлары бүген мәктәп кысаларында #200Казань флешмобы уздырдылар. Бу флешмоб белән алар мәктәп укучыларын һәм укытучыларын Казан өчен тавыш бирергә чакырдылар. Без бергә, без көчле, без булдырабыз!
-
Психолог белән аралашу 15.09.2016

Бүген 2-5 сыйныф укучылары район психологы белән очрашып аралаштылар, тестларга җавап бирделәр.
-
"Дети в сетке" акциясе 14.09.2016

"Дети в сетке" акциясе кысаларында Интрентта куркынычсызлык кайгыйдәләре буенча "Мин һәм Интернет" дип аталган ике ачык тәрбия сәгате уздырылды. Беренчесе 1-4 сыйныфларга 9 сыйныф укучылары тарафыннан уен-әңгәмә формасында уздырылса, 5-8 сыйныфларга ТЭБДУ Зарипова С.Р. тренинг-эңгәмә форматында уздырды. Тәрбия сәгатләре барышында укучыларның Интренет белән еш кулланулары ачыкланды, аларга куркынычсыз кагыйдәләре аңлатылды.
-
"Праздник трезвости" акциясе безнең мәктәптә 13.09.2016

Бүген классларда "Праздник трезвости" акциясе кысаларында "Минем сәламәт даирәм" дигән исем астында тәрбия сәгатьләре булып узды. Интерактив формада барган тәрбия сәгатьләрендә класс җитәкчеләре укучылар белән начарлар гадәтләрдән сак булу турында, аларның организмга никадәр зарар китерү турында сөйләштеләр.
-
"Мәктәп Республикасы" укучылар оешмасының беренче утырышы 10.09.2016

Бүген мәктәптә "Мәктәп Республикасы" ("Школьная Республика") укучылар оешмасының иң беренче утырышы булып узды.
-
Бөтенроссия ачык "ОБЖ" сәгатьләре 09.09.2016

9 сетябрь көнне һәрбер сыйныфта "ОБЖ" (тормыш иминлеге) сәгатьләре булып узды. Башлангыч сыйныфларда ул викторина-уен формасында узса, өлкәнрәк сыйныфларда эшлекле әңгәмәләр алып барылды. Сыйныф сәгатьләренең темалары: "Юлда сак бул", "Өйдә берүзем", "Юл билгеләре илендә кунакта" һ.б.
-
1 сентябрь - белем бәйрәме 01.09.2016

1 сентябрь көнне Олы Мәңгәр төп белем бирү мәктәбе янә укучыларына ишеген ачты. Уку елы белән котларга район вәкиле "Ашыт" спорт һәм мәдәният үзәге директоры Ирек Фердинанд улы килде. Яңа уку елы бары уңышлар гына алып килсен!
-
Беренче дәрес "Урок мира и добра" 01.09.2016

Беренче дәреснең темасы - Игелеклек һәм тынычлык иде. Сыйныф җитәкчеләре укучылар белән әнә шул турыда әңгәмә алып барды. Өченче сыйныф укучылары дәреснең икенче өлешендә кәгазьдән тынычлык символы булган күгәрченнәр эшләделәр.
-
"Лагерь учагы" 23.06.2016








