Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
«Шоу профессий» 10.11.2021

Проект «Шоу профессий» — профориентационные открытые онлайн-уроки, позволяющие учащимся выбрать профессию и определить возможности карьерного развития. Программа реализуется в рамках федерального проекта «Успех каждого ребенка» национального проекта «Образование». Федеральный оператор проекта: ФГБОУ ДПО «Институт развития профессионального образования».
-
“Интернет – дусмы, дошманмы?” 09.11.2021

Бүген 6нчы класс укучылары белән класс җитәкчесе Ф.С. Нуретдинова "Интернет - дусмы, дошманмы?" дигән темага мәгълүмати куркынычсызлык турында класс сәгате үткәрде.
-
6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне. 06.11.2021

6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне. Моннан 28 ел элек, 1992 нче елның 6 нчы ноябрендә, Татарстанның Дәүләт Советы республикабызның төп канунын кабул иткән иде. 6 нчы ноябрь – милләтебез өчен олы һәм һаман да әле мөһимлеген югалтмаган көн буларак билгеләп үтелә. Барлык милләттәшләребезне әлеге истәлекле көн белән котлыйбыз!
-
Cәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. 30.10.2021

30 октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. 9 сыйныф укучылары шул уңайдан оештырылган китап күргәзмәсе белән таныштылар. Репрессия "тегермәне" нә эләккән яраткан язучыларыбыз, райондашларыбыз турында өстәмә мәгълүмат алдылар.
-
4 ноябрь- халыклар бердәмлеге көне! 30.10.2021

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә.
Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.
Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән.Шул уңайдан, классларда “Халыклар дуслыгы-тынычлыкның нигезе” дип исемләнгән мәгълүмати-танып белү сәгате уздырылды. -
“Кыргый хайваннар өчен җимлекләр” 28.10.2021

Татарстанның “Кызыл китабы”на кертелгән хайваннар, үсемлекләр турында классларда әңгәмәләр үткәрелде. Кышкы чорда аларга ничек ярдәм итәргә мөмкин икәнлеге турында сөйләшенде. Урман җәнлекләре елдан-ел азаеп бара. Кышкы чор- кыргый хайваннар өчен иң катлаулы чор ул. Күз алдына китерик әле: урман көрткә чумды, җимешләр һәм орлыклар карга күмелде, аеруча үсемлекнең тамыры тирәндә калды. Кышын урман җәнлекләренә кешеләр дә ярдәм итә,җимлекләр куя. Тукландыру нәтиҗәсендә күп кенә хайваннар салкын вакытта исән кала. Урман, андагы үсемлекләр, җәнлекләр дөньясы көннән-көн ярлылана. Көчебездән килгәнчә аларга ярдәм итик!
-
Урок атома. 22.10.2021

С целью популяризации знаний об атомной отрасли и формирования интереса к научным знаниям в школе был проведен «Урок атома» в 8-9 классах. При проведении урока использовались методические рекомендации по проведению всероссийского урока «Атомный урок» и всероссийского часа «Атомный классный час».
-
Табышмаклар кичәсе 18.10.2021

Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын тота. Яшь буынны намуслы, игелекле итеп тәрбияләүдә, уңай сыйфатларын үстерүдә халык иҗаты үрнәкләреннән файдалануның әһәмияте зур. Татар фольклоры,халкыбызның гасырлар буенча тупланып килгән акыл хәзинәсе буларак, зур педагогик әһәмияткә ия. Табышмакларга җавап бирү баланың фикерләү сәләтен үстерү, зирәклек, тапкырлык кебек сыйфатлар тәрбияли, сөйләм телен камилләштерә. “Отканга – мәкаль, тапкырга – табышмак” дигән әйтем әнә шуңа ишарә. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 6 класс укучылары белән “Табышмаклар кичәсе” үткәрелде. Кичэдэ укучылар бик актив булдылар, табышмакларны зур кызыксыну белән чиштеләр.
-
Көзге өмә 16.10.2021

Бүген барыбыз бергә мәктәп тирәсен җыештырырга чыктык. Коелган яфракларны себердек. Тырыш хезмәт нәтиҗәсе үзебезне дә сөендерде.
-
15 октябрь - Хәтер көне! 15.10.2021

1552 елның 15 октябре. Бу көн милләтебез тарихына иң фаҗигале һәм иң олы кайгылы көн булып кереп калган. Бу ел борынгы дәүләтебез Казан ханлыгының Рәсәй илбасарлары тарафыннан яулап алынуына 467 ел. Шул дәвердән бирле күпме сулар аккан, дөнья киңлегендә күпме тарихи вакыйгалар булып узган, әмма халкыбызның азатлыгы өчен башларын салган Сөембикә-ханбикә, Япанчы, Кол Шәриф һәм аның шәкертләре, Казанны саклаганда соңгы тамчы канынача көрәшкән һәм шәһит киткән каһарман әби-бабаларыбызның якты истәлеге милләттәшләребез күңелендә азатлык, көрәш символы булып мәңге сакланыр. Бу көн – изге көн.



















