Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Ленинград блокадасы- тарихның онытылмас бите. 27.01.2022
27 гыйнварда Ленинград камалышын өзүгә 78 ел булды. Ил тарихына җуелмас хәрефләр белән язылган бу 900 көн һәм төн барлык заманнарда да һәр буын өчен чиксез батырлык, чыдамлылык һәм корычтай ныклы рух билгесе дә ул.
Сабыйлар тыныч йокласын,
Кан түгелмәсен!
Безнең аналар яңадан
Хәсрәт күрмәсен! Теләмибез сугышны без!
Без тынычлык телибез!
Безнең якты тормышыбыз
Мәңге балкысын дибез! -
Ачык дәрес. 26.01.2022

Тарих атналыгы кысаларында тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Валиева Х.Х. 6 нчы сыйныфта «Русь Ярослав Мудрый варислары заманында. Владимир Мономах» темасы буенча ачык дәрес күрсәтте.
-
Музейларда тарих чагылышы,халык хәтере. 24.01.2022

Укучыларда халкыбызның милли тарихи үткәненә, мәдәниятенә, музейларга карата кызыксыну һәм хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан, башлангыч сыйныф укучылары мәктәбебезнең туган якны өйрәнү музеенда сәяхәттә булды. Анда әби – бабайларыбызның кул эшләнмәләре, тормыш-көнкүрештә кулланган әйберләре белән таныштылар. «Музей – нәрсә ул?» дигән сорауга балалар үзләренең фикерләрен белдерде.
-
Сынап карау имтиханы 24.01.2022

Бүген 9 нчы класс укучыларына рус теленнән сынап карау имтиханы үткәрелде.
-
ГТО нормаларын тапшырабыз 19.01.2022

Мәктәбебез укучылары кышкы спорт төре буенча ГТО нормаларын тапшырдылар.
-
Ата-аналар җыелышы 14.01.2022

Бүген мәктәбебездә ата-аналар җыелышы булып үтте. Көн тәртибендә чирек нәтиҗәләре һәм чыгарылыш класс укучыларының алда торган имтиханнарына әзерлекләре; балаларның иминлеге, интернет куркынычсызлыгы, туклану мәсьәләләре каралды. Әти-әниләргә укучыларның юлда йөрү кагыйдәләре, аларның иминлеге, яктылык кайтарткычларны даими күзәтү астында тотарга кирәклеге искәртелде.
-
Шахматчыларыбызны котлыйбыз! 07.01.2022

Арча районы укучылары арасында "Иң яхшы шахматчы -2022" исеменә үткәрелгән шахмат ярышында укучыларыбыз Мостафин Дилюс, Валиев Айназ, Галимҗанов Рәзил төп мәктәпләр арасында II урынга лаек булдылар (Тренеры - физика укытучысы Г.Г. Хидиятуллина). Котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!!!
-
Имтиханнарга әзерлек 05.01.2022

Имтиханнарга әзерлек каникул көннәрендә дә дәвам итә. Чираттагысы математика фәненнән иде.
-
2021 нче ел- Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. 31.12.2021
Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык Юлламасында хәбәр итте. Шул уңайдан мәктәбебездә үткәрелгән чаралар турында яңалыклар белән танышу өчен сылтама : -
Яңа ел белән! 31.12.2021

Яңа ел белән күңеллергә яңа өметләр, ышанычлар килә.
Ышанычыгыз, йөрәгегезнең серле бер почмагында сакланган өметегез тормышка ашсын, бәхетегез мөлдерәмә тулып торсын. Гомерегез шатлыклы, куанычлы, мул ризыклы булсын, сәламәтлектә узсын. Шатлыклы хәбәрләр, бәхетле көннәр узган елдагын да кубрәк булсын, күңелсезлекләр иске елда калсын. Декабрь бураннары алып килгән Яңа ел белән котлыйбыз! Бәйрәмегез мөбарәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагын да бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, яхшы хәбәрләр, саулык-сәламәтлек алып килсен Яңа 2022 нче ел. Гаилә бәхетегез учагы гел балкып торсын.



















