Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 159 ( 160 ) >>
-
Радик Мөхәммәт- безнең якташыбыз. 28.02.2017

Бик күпләрнең йөрәк турында урын алган “Зәңгәр чәчәк”, ”Килегез сез Арча якларына” җырларының һәм бик матур башка шигырьләрнең авторы Радик Мөхәммәт- безнең якташыбыз, Чиканас авылыннан. Аның иҗатына безнең укучыларыбыз да гашыйк. Радик Мөхәммәтнең әнисе Рәисә апа бүләк иткән шәхси әйберләр мәктәбебездә кадерле истәлек булып саклана. Бу көннәрдә исә алардан күргәзмә төзелде. Укучылар шагыйрьнең армия хезмәте альбомын, андагы фоторәсемнәрне, үз куллары белән ясаган рәсемнәрне күреп сокландылар, язу машинкасын, шигырь дәфтәрләрен, китапларын карадылар, шигырьләрен укыдылар.
-
Чиканас башлангыч сыйныф укучылары һәйкәлгә венок салдылар. 27.02.2017

Авылыбызның урта бер җирендә,
Иң матур һәм калку урында
Һәйкәл булып солдат басып тора
Винтовкасын тотып кулына.
Таш һәйкәлләр балкый эчтән генә,
Җырлый алар акыртын гына.
Һәйкәлләргә килик, гөлләр куйыйк!
Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына.
Күпме сагышлы карашны, күз яшьләрен күрде бу һәйкәл! Күпме ялгыз аналар, тол хатыннар бирегә килеп, инде ничәнче мәртәбә үзләренең газиз кешеләре белән эч серләрен уртаклаша. Һәркайсының күңелендә бер уй: һәйкәл булып, аның улы, ире кайткан! Тормышның нинди авыр сынаулары алдында да тез чүкмәгән әби-апаларыбызның, әлеге һәйкәл янына җиткәч, башлары иелә, тез буыннары калтырый. Алар үзләренә бетмәс - төкәнмәс хәсрәт китергән, туганнарыннан, газизләреннән аерган, сабыйларны ятим иткән сугышка ләгънәт укый. Ходайдан илгә-көнгә тынычлык, иминлек, муллык сорый.
-
Соревнования по лыжным гонкам. 25.02.2017

Сегодня на стадионе города Арск прошло открытое первенство Арского муниципального района по лыжным гонкам, посвященное памяти Ф.К. Гарафиева. Учащиеся нашей школы приняли активное участие в этих соревнованиях.
-
Хөрмәтле, ир-егетләребез! 23.02.2017

Сез булганга имин булып ата таңнар.
Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын ир-егетләр.
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр.Сезне чын күңелебездән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык , һәр эшегездә уңышлар телап калабыз.
-
Герой пионерлар батырлыгы 22.02.2017

Бүген "Герой- пионерлар" исеме астында телдән журнал оештырылды. Герой-пионарларның батырлыгы бүгенге көн укучысын таң калдыра. Укучылар алар турында ялкынланып сөйләделәр.
-
Ягез әле, егетләр! 22.02.2017

Хәрби хезмәтнең җиңелләрдән булмавын һәрберебез белә. Арымас өчен,көчле булырга, курыкмас өчен кыю булырга,төрле ситуацияләрдән чыгу өчен акыллы да булырга кирәк әле. Безнең егетләребез көчле дә,кыю да,акыллы булырга да өйрәнә. “Ягез әле,егетләр!”бәйгесендә катнашып, Өчиле төп гомуми белем мәктәбе егетләре әнә шул сыйфатларын тагын бер тапкыр дәлилләделәр.8-9 сыйныф егетләре , ике командага бүленеп,төрле спорт уеннарында үзара көч сынаштылар. Ярыш бик кискен шартларда барды. Ике команда да беренчелекне бирергә теләмәде. Шулай да, 270 кә 242 исәбе белән “Дуслык”командасы җиңү яулады. Афәрин,егетләр!
-
Хәрби - патриотик айлык дәвам итә. 21.02.2017

Хәрби – патриотик айлык кысаларында мәктәп беренчелегенә чаңгы ярышлары үткәрелде. Сишәмбе көн линейкада җиңүчеләр бүләкләнде.
-
Туган тел атналыгы 21.02.2017

Укучыларыбызны милли традицияләр, бәйрәмнәр, бөек кешеләр белән таныштыру максатыннан мәктәбебездә төрле чаралар үткәрелә. Февраль ае - Туган тел айлыгы дип игълан ителү дә,бу юнәлешкә уңай йогынты ясады. Атна дәвамында Өчиле төп гомуми белем мәктәбендә һәр класста туган телебезгә багышланган тәрбия дәресләре үтте. Дәресләрдә Туган тел көне барлыкка килү тарихын,башка телләр һәм туган телебез- татар теле турында әңгәмә үткәрделәр.
-
Күңелле стартлар 20.02.2017

23 февраль-Ватаннаы саклаучлар көне уңаеннан Чиканас башлангыч мәктәбе укучылары арасында "Күңелле стартлар" уен-ярышы булып үтте. Укучылар спортның берничә төре буенча көчләрен сынады. Барысы да бик тырышты. Һәркем канәгать калды.
-
Конкурс изобразительного искусства и художественно-прикладного творчества «Страна детского творчества» 18.02.2017

Учащиеся школы приняли активное участие в конкурсе изобразительного искусства и художественно-прикладного творчества «Страна детского творчества» республиканского этапа XIX Международного фестиваля «Детство без границ» в 2016 –2017 учебном году. Работы Ганиевой А.(в номинации «Красота рукотворная») и Гатауллиной Д.(в номинации «Путешествия по миру») заняли 1-ые призовые места на районном этапе.Их ждет зональный этап конкурса.Удачи вам,ребята!



















