Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 ( 154 ) 155 156 157 158 159 160 >>
-
Бөек Җиңүнең 72 еллыгына! 06.05.2017

Күкчә-Бирәзә башлангыч мәктәбе укучылары Бөек Җиңү бәйрәменә тыл ветераннарын кунакка чакырдылар.Ветераннарыбыз мул өстәлләр артында утырып ,укучыларның чыгышларын тыңладылар.Аннары Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызны искә алып, һәйкәлгә венок куйдылар. Ветераннарыбыз дөньялар тыныч булсын, сугышлар була күрмәсен дип изге теләкләр теләделәр.
-
Агач утырту – изге гамәл 04.05.2017

Тирә – юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту барыбызның да уртак бурычы ул. Без дә укучыларыбыз белән берлектә күп санда агач үсентеләре утырттык. Хәзер аларны кадерләп, саклап үстерергә генә кирәк. Җир йөзендә яшәгән һәр кеше табигатьне яратсын, аны сакласын дигән теләктә калабыз.
-
"Табигать- уртак йортыбыз" 03.05.2017

Күкчә-Бирәзә башлангыч мәктәбе укучылары авыл китапханәсендә "Табигать- уртак йортыбыз" дигән тәрбия сәгатендә катнаштылар. Табигатькә багышланган җырлар,шигырьләр башкардылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.
-
Әйләнә - тирәбез ямьле булсын! 02.05.2017

Иске Йорт башлангыч мәктәбе укучылары да чисталык икеайлыгына кушылып, тирә - юньне җыештырдылар, агач төпләрен йомшарттылар.
-
1 Май бәйрәме белән! 01.05.2017

Хезмәт көне, Яз һәм Хезмәт бәйрәме – Русиядә бу көннең нинди генә исемнәре юк. Ә дөньяның 142 илендә 1 Май – Халыкара эшчеләр бердәмлеге көне. Бәйрәм тарих төсмерен саклап калып, бүген дә бөтен кешелек дөньясы өчен элеккеге кебек үк хезмәт ияләре бәйрәме, хезмәт, тынычлык, үзара татулык бәйрәме булып кала. Ни генә булмасын, 1 май чын-чынлап яз килүен белдерә. Нәкъ менә бу айда алмагачлар, шомыртлар ап-ак чәчкәгә күмелә. Бар җиһан гүя әкияти дөньяны хәтерләтә. Безнең барыбыз өчен дә май бәйрәмнәре яңарыш, яхшылыкка өмет һәм ышаныч символлары булып торалар. Әлеге җылы яз көннәре дусларыгыз һәм якыннарыгыз белән очрашу шатлыгы белән тулылансын, яңа яшәү көче бирсен, ветераннар йөрәгендә бары тик якты хатирәләрне уятсын. Бәйрәм белән!
-
«Уйна гармун, моңлан курай» район иҗат фестиваль –конкурсы 28.04.2017

Өчиле төп гомуми белем мәктәбендә бөек татар шагыйре Г.Тукайның туган көненә багышланган “Тукай безнең йөрәкләрдә!” девизы астында «Уйна гармун, моңлан курай» II районкүләм иҗат фестиваль –конкурсы үтте. Әлеге чараның төп максаты укучыларны Г.Тукай әсәрләрен өйрәнүгә җәлеп итү, татар халык җырларын пропагандалау, җыр –моңга сәләте булган яшьләрне ачыклау, осталыкларын үстерү, татар моңы аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү иде. Фестиваль-конкурста районыбызның төрле мәктәпләреннән килгән гармунчы, курайчы укучыларыбыз һәм укытучылар катнашты. Чын мәгънәсендә җыр-моң бәйрәме булды ул. Бәйгедә катнашучылар үз талантларын гына күрсәтеп калмады, бәлки көндәшләренең чыгышларын тыңлап, тәҗрибә дә тупладылар. Килгән кунаклар, конкурсантлар Г.Тукай әсәрләренә ясалган кул эшләре,рәсем,иҗат күргәзмәләре,”Туган ягым гүзәллеге “ исемле фотокүргәзмә белән таныштылар. Жюри тарафыннан конкурсантларның уйнау осталыгына, сәхнәдә үз-үзләрен тотышына гына түгел, ә бәлки күңел биреп уйнау, яңалыкларга өстенлек биреп башкаруына да игътибар бирелде. Конкурсантларның барысы да төрле дәрәҗәдәге дипломнар, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Фестиваль оештыручылар һәм катнашучылар күңелендә якты эз калдырды.
-
Чисталык икеайлыгы дәвам итә. 27.04.2017

Мәктәптә язгы өмә эшләре гөрләп бара. Бүген мәктәп яны территориясен җыештырырга чыктык
-
"Тукай безнең йөрәкләрдә" 27.04.2017

25 нче апрель көнне Арчаның з нче мәктәбендә узган "Тукай безнең йөрәкләрдә" шигырь укучылар һәм җыр башкаручылар конкурсында безнең мәктәпнең 6 нчы класс укучысы Гарипов Руслан катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады.
-
Габдулла Тукайның тууына 131 ел! 26.04.2017

Тарих бик күп исемнәрне белә,
Бөек шәхесләргә дөнья бай.
Иҗтиһады белән маяк булып,
Мәңге яши,яшьни яшь Тукай!25 нче апрель көнне Иске-Йорт башлангыч мәктәбе укучылары белән Габдулла Тукайның тууына 131 ел булу уңаеннан “Тукай шигырьләре безнең күңелләрдә” исемле викторина уздырылды. Укучылар Тукай иҗатын өйрәнделәр,шигырьләрен яттан сөйләделәр,әкиятләрен сәхнәләштерделәр.
-
Бездә бәйрәм! 26.04.2017

Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Һәр елны мәктәбебездә сөекле шагыйребез иҗатына багышлап әдәби кичәләр уздырыла. Менә бүген дә бездә бәйрәм.



















