Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 ( 153 ) 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Гаилә-ил терәге. Гаилә-гомер чишмәсе. 15.05.2017

Гаилә- һәр кешегә кирәкле җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шул кадәр көчле була.. Димәк, гаилә- ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. БМО Генераль Ассамблеясенең 1993 елның 20 сентябре карары нигезендә, 1994 елдан башлап 15 май Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Чиканас башлангыч мәктәбендә гаилә бәйрәме үткәрелде. Бу бәйрәмнең максаты сыйныфтагы укучыларны һәм аларның әти- әниләрен берләштерү, гаилә эчендә татулык, дустанә мөнәсәбәтләрне тирәнәйтү. Шулай ук гаиләдә әти-әнигә, бер-береңә хөрмәт тәрбияләү.
-
Республика контроль эшләре. 12.05.2017

Бүген мәктәпләрдә республика контроль эшләре старт алды.6,7 сыйныфларның рус теленнән,8 сыйныфларның тарих фәненнән белемнәре сыналды.
-
“Мәдәни көндәлек” ләрне тутыру буенча нәтиҗә 11.05.2017

Укучылар әти – әниләр белән берлектә “Мәдәни көндәлек” ләрен ел дәвамында тутырып бардылар. Барлык укучылар да бу эшне намус белән башкардылар. Үзләре өчен күп файдалы мәгълүмат тупладылар. Бүген, “Мәдәни көндәлек”не тутыруны йомгаклау кысаларында, китапханәче Камалова А.Г. белән берлектә мәктәптә “Без табигать баласы” дигән темага викторина үткәрелде. Укучылар бөҗәкләр, кошлар, җәнлекләр турында бай мәгълүмат алдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар. Соңыннан “Мәдәни көндәлек” ләрне тутыру буенча нәтиҗә ясалды. Иң актив укучыларга бүләкләр тапшырылды.
-
Шаулап үссен агачлар 10.05.2017

Тирә-юнебезне яшелләндерү- безнең бурычларыбызның берсе. Мәктәп тирәсендә агачлар утыртабыз. "Үзебез зур үскәч, шушы агачларның шаулап үскәнен горурланып килеп карарбыз әле", - дип хыялланабыз. Хыяллар тормышка ашсын!
-
Бөек җиңү бәйрәме 09.05.2017

Бүген Бөек җиңүнең 72 еллыгына карата Арчада күргәзмә оештырылды.8 класс укучысы В.Ранил сугыш чоры белән бәйле альбомнар, сугыш ветераннарының батырлыклары белән таныштырды. Күргәзмәне оештырды тарих укытучысы Валиева Х.Х.
-
Бөек җиңү бәйрәме белән 09.05.2017

Кадерле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле, дуслар! Сезнең барыгызны да бөек тантана, зур шатлык — Бөек Җиңүнең 72 еллык бәйрәме белән котлыйбыз! Күгебез һәрчак аяз, дөньялар тыныч, илләр имин булсын!
-
Үлемсез полк. 09.05.2017

Безнең мәктәп коллективы да "Улемсез полк" акциясеннән читтә калмады.
-
Бөек Җиңүнең 72 еллыгы. 08.05.2017

6 май көнне Иске-Йорт башлангыч мәктәбе укучылары Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган,туган җирләренә әйләнеп кайта алмаган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар,һәйкәлгә венок салдылар.
-
Чиканас авылында тантана. 08.05.2017

"Бер кайтмасак, бер кайтырбыз",-дип китсәләр дә, күп кенә авылдашларыбыз яу кырында мәңгелеккә ятып калды, күбесе кайткач вафат булды. Бүгенге көнгә авылыбызда Бөек Ватан сугышында катнашкан бер генә кеше дә исән түгел. Туган җирләре өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.
-
Бөек Җиңүгә - 72 ел! 06.05.2017

Югары Бирәзә башлангыч мәктәбендә Җиңү көненә багышланган бәйрәм булды.Бу дәһшәтле көннәрне онытырга беркемнең дә хакы юк.



















