Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне. 06.11.2019

6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне. Моннан 27 ел элек, 1992 нче елның 6 нчы ноябрендә, Татарстанның Дәүләт Советы республикабызның төп канунын кабул иткән иде. 6 нчы ноябрь – милләтебез өчен олы һәм һаман да әле мөһимлеген югалтмаган көн буларак билгеләп үтелә. Барлык милләттәшләребезне әлеге истәлекле көн белән котлыйбыз!
-
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне! 04.11.2019

“Бердәмлек “ төшенчәсе туплану, берләштерү мәгънәсенә ия. Элек – электән безнең татар халкына хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарны җиңәргә мөмкинлек биргән.Нәкъ менә шушы бердәмлек безнең илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.
-
Занятие с начинающими журналистами 02.11.2019

Активов разных много, но суть у всех одна,
Одна на всех дорога, одна на всех мечта.
А жизнь у активистов сложна, но интересна.
В ней для тоски и скуки ни миллиметра места.
Успеть им нужно многое и многое узнать,
Необходимо им уметь и петь, и рисовать,
Они горы свернут, одолеют преграды,
Активы всех школ, мы видеть вас рады!
Вот уже на протяжении нескольких лет стало доброй традицией в осенние каникулы на базе МБУ ДО «Дворец школьников Арского МР РТ» собирать самых активных, творческих, неравнодушных, инициативных активистов школ для общения, обмена опытом, раскрытия лидерских качеств и творческого потенциала.
Встреча прошла в формате живого общения. Активисты школ могли задать педагогу дополнительного образования Журавлевой К.О. все интересующие их вопросы. Ребята обсудили ближайшие мероприятия, придумали эмблемы Школы лидеров и ДРД, продумали план работы актива района, внесли свои предложения по обсуждаемым вопросам. В конце встречи провели интеллектуальную игру "РИСК". Педагог дополнительного образования Зарипова З.М. провела занятие с начинающими журналистами. -
Соревнования по бадминтону 31.10.2019

30 октября участвовали в районных соревнованиях по бадминтону, среди учащихся общеобразовательных школ.
-
30 октябрь – сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне 30.10.2019

1991 елдан башлап 30 октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. 1921-1953 еллардагы репрессияләр вакытында СССРда барлыгы 6 миллионнан артык кеше зыян күргән дип санала.Төрле елларда илдә барган сәясәт нигезендә административ тәртиптә репрессияләнгәннәрне тагын бер кат искә алу көне бу. Укучылар шул чорның корбаннары булган татар зыялылары турында эчтәлекле мәгълүмат алдылар.
-
Уңыш бәйрәме 29.10.2019
Күңелләргә якты нур өләшеп,
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,
Үз муллыгы белән көзләр килә,
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.Табындагы икмәк, сый-нигъмәтнеКүреп, ил картлары шатлана.Муллык белән җиргә килә көзләр,Көзге муллык кыла тантана.Барлык яшелчә, җиләк-җимешләр көз көне өлгерә. Көз безгә уныш, муллык алып килә. Менә шундый табигатьнең иң асыл фасылында, без “Көзге бал” бәйрәменә җыйналдык. Бик матур үтте ул! -
ГТО нормативларын тапшырдык... 29.10.2019

Бүген атналык линейкада ГТО "Хезмәткә һәм оборонага әзер" нормативларын тапшыруда яхшы күрсәткечләргә ирешкән укучыларыбыз Россия Федерациясе спорт министрлыгы тарафыннан көмеш һәм бронза значоклары белән бүләкләнделәр. ГТОның көзге сессиясен уңышлы тапшырган укучыларга грамоталар тапшырылды. Котлыйбыз!
-
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне 28.10.2019

Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә. Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән. Шул уңайдан, бүген барлык классларда да тәрбия сәгатьләре үткәрелде.
-
Каникулларны хәвеф - хәтәрсез үткәрик! 28.10.2019

Иске -Йорт башлангыч мәктәбендә укучыбыз көзге каникул чорына куркынычсызлык кагыйдәләре белән танышты һәм белешмәлек алды.
-
Сынау имтиханы 25.10.2019

Бүген 9 нчы класс укучылары өчен Яңа Кырлай урта мәктәбендә математикадан сынау имтиханы үткәрелде.



















