МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
E-Mail: | sch524@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
Год основания учреждения: | 1929 |
У нас учатся: | 53 Бездә укыйлар: 53 укучы |
У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
"Ветеранга яңа ел открыткасы" акциясе 30.12.2021
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан, мәктәбебез укучылары, Ташкичү һәм Мәмсә авылында яшәүче тыл ветераннарын якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. Бу акциянең максаты өлкән буын кешеләренә карата хөрмәт тәрбияләү, үз мәктәбенә һәм халкыңа карата горурлык хисе уяту.
-
Шашка һәм шахмат ярышы 29.12.2021
Өчиле төп гомумбелем мәктәбендә профсоюз оешмалары арасында шашка һәм шахмат буенча зона ярышы булып узды. Бу ярышларда безнең мәктәп коллективы да актив катнашты. Укытучыларга сәламәтлек, эшләрендә уңышлар телибез.
-
“Хуш киләсен, Яңа ел” 28.12.2021
Мәктәбебездә шаулап-гөрләп Яңа ел бәйрәмнәре утте. Укучылар рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты, җырлады биеде.
-
Глава ёлкасында катнашу 28.12.2021
28 декабрь конне Арча мәдәният йортында хакимият башлыгы чыршы бәйрәме үткәрелде. Анда мәктәбебезнең уку алдынгылары, олимпиада җиңүчеләре, торле акция-конкурсларда актив катнашучы 9 нчы класс укучылары Хакимзянова Алия һәм Фаттеров Фәнгиз катнашты.
-
Олимпиада призерын котлыйбыз!
23.12.2021
6 сыйныф укучысы Ибатуллина Дилә туган тел (татар теле) фәне буенча район олимпиадасы призеры булды. Фән җитәкчесе: Ахмадуллина А.Т. Диләне зур уңышы белән котлыйбыз!
-
Кар сыннары ясау 22.12.2021
Яңа ел - иң көтеп алган, могҗизалы бәйрәмнәрнең берсе. Һәркем аны матуррак, истә калырлык итеп каршыларга тырыша. Яңа ел җитәргә санаулы көннәр генә калып бара. Бүген мәктәбебез укытучылары район стадионында кар сыннары ясауда катнаштылар. Зур рәхмәт сезгә, коллегаларыбыз!
-
“Иң матур ёлка уенчыгы – 2022” 21.12.2021
“Иң матур ёлка уенчыгы – 2022” район конкурсы игълан ителгән иде. Конкурска укучыларыбыздан бик матур эшләр килде. Молодцы!
-
Башлангыч класслар атналыгы 20.12.2021
Башлангыч класслар атналыгы кысаларында Мәмсә башлангыч мәктәбе укытучылары Гилязова Л.З. һәм Галиева М.М. математика һәм татар теле фәннәреннән ачык дәрес үткәрделәр.
-
“Их, күңел ачабыз!” 18.12.2021
Башлангыч класслар атналыгы кысаларында Мәмсә башлангыч мәктәбе укытучылары Гилязова Л.З. һәм Галиева М.М. 1-4 класс укучылары белән “Их, күңел ачабыз!” дигән ачык чара уткәрделәр.
-
“Казан егетләре” группасы белән очрашу 17.12.2021
“Пушкин картасы” программасы кысаларында, Яңа Кенәр мәктәбендә искиткеч дәртле җырлары белән “Казан егетләре” группасы килде. Бу очрашу һәр укучы күңеленә бик хуш килде.