МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
E-Mail: | sch524@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
Год основания учреждения: | 1929 |
У нас учатся: | 53 Бездә укыйлар: 53 укучы |
У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Тәрбия сәгате “Матурлык – бер көнлек, игелек –мәңгелек” 20.01.2022
Башлангыч класслар атналыгы кысаларында башлангыч класс укытучысы Шагидуллина Р.С. “Матурлык – бер көнлек, игелек –мәңгелек” исемле темага тәрбя сәгате үткәрде.
-
Башлангыч класслар атналыгы 19.01.2022
Башлангыч класслар атналыгы кысаларында Ташкичү башлангыч мәктәбе укытучылары Шаһидуллина Р.С математика фәненнән, Фазуллина Г.З әдәби уку фәненнән ачык дәрес үткәрделәр.
-
Башлангыч сыйныфлар “Көчле звено” уенында 18.01.2022
Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында “Көчле звено” уены оештырылды. Максаты: Укучыларда өстәмә белем алуга кызыксыну һәм омтылыш тәрбияләү. Яңа форма интеллектуаль уен аша баланың белем сәләтен үстерү, белем дәрәҗәләрен күтәрү. Белем һәм күнекмәләрне тикшерүнең көн тәлапләренә туры килерлек яңа формаларын куллануны тормышка ашыру.Уен бик күңелле узды. Барлык укучылар да актив катнашты.
-
Мәрҗани музеенда 17.01.2022
Ташкичү мәдрәсәсе татар милләтенә Шиһабетдин Мәрҗанине биргән! Шиһабетдин да мәдрәсәдә алган гыйлеме галимлелек - реформатор талантын ача. Ташкичүдә яшәгән, булачак галим һәм мәгърифәтче үзенең бер китабында: Ташкичүнең тарихы, мәчете - мәдрәсәсе, рухани - зыялылары турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар язып калдырган. Шиһабетдин Мәрҗанинең мирасын өйрәнү, кире кайтару максатыннан мәктәбебездә музей эшли. Буген укучыларыбызга музейда экскурсия үткәрелде. Ш.Мәрҗаниның тормыш юлы, аның нәсел шәҗәрәсе язылган экспонатлар, фәнни хезмәтләре, язучыларның бөек шәхес турында язылган китаплары белән таныштылар.
-
Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 204 ел 16.01.2022
Күренекле галим, тарихчы, этнограф, дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗани 1818 елның 16 гыйнварында хәзерге Әтнә районы Ябынчы авылында мулла гаиләсендә туа. Бүген аның тууына 204 ел булды.
Мәрҗанинең шәхес буларак формалашуында ике як нәселенең укымышлыгы төп роль уйный. Шиһабетдиннең әтисе Баһаветдин әл-Мәрҗани өчен алдынгы карашлы һәм төпле белемле шәхес була. Мәрҗанигә 3 яшь булганда, әнисе вафат була. Әнисен җирләгәч, әтисе Шиһабетдинны Ташкичү авылына алып китә. Андагы мәдрәсәдә белем ала башлый. Ташкичү авылында әтисе Баһаветдин мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, Мәрҗани 1838 елда, Урта Азиягә китеп, Бохара һәм Сәмәрканд мәдрәсәләрендә унбер ел белем ала. 1850 елда туган ягына кайтканда, берничә дөя йөге китап алып кайта.Казанда мулла һәм мөдәррис була, аның «Мәрҗания» исемле мәдрәсәсе заманының алдынгы уку йорты булып таныла. Мәрҗани 1876–1888 елларда Казандагы укытучылар әзерләү мәктәбендә дә укыта, бу мәктәпне оештыру эшендә якыннан катнаша. Ул гарәп, фарсы телләрендә иркен сөйләшә һәм яза, рус телен дә яхшы үзләштерә. .
Мәрҗани үз гомерендә утыздан артык гыйльми әсәр яза, шулар арасыннан унөче аерым китап булып басыла. Боларның күп өлеше — гарәпчә язылган дини-фәлсәфи хезмәтләр. Тарихи, биографик характердагы «Вафийәт әл-әслаф…» хезмәте Көнчыгыш дөньясындагы галимнәр һәм аларның хезмәтләре турында сөйли. Гарәпчә язылган бу хезмәтнең кулъязмасы Казан дәүләт университеты китапханәсендә саклана . Мәрҗанине таныткан икенче бер хезмәте — «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар». Ул татар халкы тарихы буенча язылган беренче хезмәт булып санала.
Мәрҗани 1889 елның 15 апрелендә Казанда вафат була. Кабере — Яңа бистә зиратында.
-
Россия матбугаты көне 15.01.2022
13 гыйнвар –Росиядә матбугат көне буларак билгеләп үтелә. Бу – журналистлар, матбугат чаралары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Быел әлеге бәйрәм рәсмирәвештә 30 нчы тапкыр уздырыла. Ул 1703 елдаберенчетапкыр “Ведомости” газетасыдөньякүрүгәбагышланган.Хәзерге вакытта Россиядә 148 мең 680 матбугат чарасы теркәлгән. Алар 100 дән артык телдә дөнья күрә. Аларның һәрберсе үз укучысын табып, матбугат дөньясын баетуга зур өлеш кертә.
13 января в России отмечается как День печати. Это профессиональный праздник журналистов, работников СМИ. В этом году этот праздник официально проводится в 30-й раз. В 1703 году впервые вышла в свет газета “Ведомости”. В настоящее время в России зарегистрировано 148 тыс. 680 печатных СМИ. Они издаются на более чем 100 языках.
-
Уборка снега у обелиска 14.01.2022
Волонтеры школы (6 класс) организовали очисткупамятника павшим войнам ВОВ отснега. Уборка территории вокруг памятника закреплена за обучающимися школы. Все дальше уходит война, и людей, которые помнят об этих событиях, почти не остается, а памятник, останется и будет памятью для подрастающего поколения. Ребята нашей школы постоянно шефствуют над памятником: следят за его состоянием, стоят в торжественном карауле при проведении митингов.
-
Между народный день «спасибо» 13.01.2022
11 января отмечают самый вежливый праздник — Международный день "спасибо".Международный день спасибо 2022 – праздник вежливости и благодарности, отмечаемый по всему миру. Международный день спасибо 2022 отмечается 11января, благодаря идее ООН и ЮНЕСКО увековечить данное событие и показать миру, как важно быть отзывчивым, добрым и вежливым. История праздника. «Спасибо» появилось в парижском словаре-разговорнике в 16 веке. В обиходе оно стало применяться лишь в 20 веке. Многие годы в православии использовали понятие «благодарю», которое имеет очень светлое значение — «дарю тебе благо». Были проведены классные часы на эту тему.
-
Хоккей ярышында 12.01.2022
Яңа Кенәр авылында Альберт Урузбаев истәлегенә 2006 нчы елгы яшүмерләр арасында уздырылган хоккей ярышында мәктәбебез укучысы Саттаров Салават Яңа Кенәр командасы составында призлы урынга лаек булды. Котлыйбыз!
-
Тимурчылык эше дәвам итә 11.01.2022
Безнең халыкта элек–электән өлкәннәргә хөрмәт һәм ярдәм итү изге эш дип саналган. Тәрбия эшендә дә без моны үзебезнең максатыбыз һәм бурычыбыз итеп саныйбыз. Балаларда шәфкатьлелек, кешелеклелек, миһербанлылык сыйфатлары булдырырга тырышабыз.
Мәктәбебездә тимурчылык эшләре планлы рәвештә алып барыла. Бүген балалар , хезмәт ветераны Сәрия апаның өенә бардылар. Ул балаларны ачык йөз белән каршы алды, һәрбер баланың аркасыннан сөеп, кочаклап, күреште. Сәрия апаның хәлләрен сорашып, үзләренең ярдәмнәрен тәкъдим иттеләр. Өлкән кешегә күп кирәкми – әз генә игътибар, йөрәктән чыккан бер җылы сүзгә дә чиксез шатланып, озатып калды ул . Балаларга да рәхәт булып китте.
Волонтерлык эшләре белән балаларыбыз шөгыльләнәләр икән, аларның күңелләрендә һәрчак изгелек хисләре туар дип ышанып каласы килә.