МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 42, из них иностранных граждан -2 Бездә укыйлар: 42 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
МХК дан олимапиада 16.10.2023

Бүген МХКдан мәктәп олимпиадасының мәктәп туры узды.
-
“Туган телем сагында” 16.10.2023

«Ата вә анагызны, якын кардәшләрегезне ничек сөйсәгез, милләтегезне дә, телегезне дә шулай сөегез, милләтегез вә телегез өчен хезмәт итүне җаныгызга бәхет дип белегез», - дип язган Риза Фәхреддин. “Туган телем сагында” акциясе һәр айның бер атнасын “Туган тел атналыгы” итеп үткәрү планлаштырыла. Элеге атналык кысаларында үткәреләчәк чаралар укучыларыбызны тылсымлы тел дөньясына кереп, матур, дөрес сөйләргә, тапкыр әйтергә, фикерне төгәл белдерергә, телебезнең байлыгын, хикмәтен, язмышын аңларга ярдәм итәчәк.
-
“Татарча диктант” акциясе 16.10.2023

“Татарча диктант” – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыручы белем бирү акциясе. Быел татарча диктант сигезенче тапкыр оештырыла. Әлеге диктант 13 - 15 нче октябрь көннәрендә языла. Ел саен мәктәбебез укучылары һәм укытучылары әлеге акциядә актив катнаша.
-
Игра «Арча – уен» 14.10.2023

14 октября на стадионе г. Арск прошла Молодёжная спортивно-развлекательная игра «Арча-Уен». Команда нашей школы приняла активное участие в игре.
-
Әтиләр көне 14.10.2023

14 октябрь көнне Арча шәһәрендә Әтиләр көненә багышланган спорт ярышлары булды. Әлеге чарада безнең мәктәбебездән Галаветдиновлар гаиләсе катнашып призлы урынга лаек булып кайттылар. Молодцы!
-
Профориентационное занятие «Россия – мои горизонты» по теме «Россия в деле». 12.10.2023

Сегодня, 12 октября, в школе прошло очередное профориентационное занятие «Россия – мои горизонты» по теме «Россия в деле».
Цель занятия: познакомить учащихся с разнообразным миром профессий, профессиями таких отраслей, как импортозамещение, судостроение, авиастроение, судовождение, лесная промышленность.
В ходе занятия обучающимся был продемонстрирован ряд видеороликов, где российские специалисты рассказывают об отраслях, в которых были достигнуты заметные успехи, о важности отечественных специалистов и их изобретениях.
Ребята активно обсуждали видеоролики, задавали вопросы. -
Беседа «Светоотражающие элементы» 11.10.2023

С учащимися начальных классов филиала «Мамсинская НОШ», была проведена беседа «Светоотражающие элементы». В ходе занятия классные руководители напомнили детям о ПДД пешеходов, о применении светоотражателей в темное время суток, отметили, что в вечернее и ночное время суток, когда улицы и дворы плохо освещены, водители обнаруживают пешехода, имеющего светоотражающие элементы значительно раньше, что ведет к уменьшению количества дорожно-транспортных происшествий с участием пешеходов. Особое внимание было обращено на то, что применение светоотражающих элементов дает водителю дополнительное время на принятие наиболее правильного решения во избежание возможного наезда на пешехода.
-
Мәктәп бакчасында көзге өмә уздырылды 07.10.2023

Мәктәп яны тәҗрибә участогын һәм мәктәп бакчасын чистарту, кышка әзерләү максатыннан оештырылган өмәдә 2-9 сыйныф укучылары бик теләп катнаштылар.. Җәй буе ямь биреп үскән чәчәкләрнең орлыклары җыелды, коелган яфраклар да җыелды. Чүпләр түгелде.
-
УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕ БЕЛӘН! 06.10.2023

Хөрмәтле мөгаллимнәребез! Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез, туры юл күрсәтүчеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсыйхәтегез безгә авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Һәрчак укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын! Сәламәтлек, ак бәхетләр, яңа куанычлар телибез! Бәйрәмегез белән!
-
Бәйрәм белән Сезне, остазларыбыз! 06.10.2023

Сезнең тормыш юлы матур тарих,
Күпләр өчен үрнәк булырлык.
Рәхмәт, дибез, сезгә чын йөрәктән,
Сезнең гомер — безнең горурлык.Бүген бездә кунакта - мәктәбебездә эшләп лаеклы ялга чыккан ветеран укытучыларыбыз. Бүгенге истәлекле көндә барлык мөгаллимнәргә рәхмәт сүзләре белдерәсе һәм хөрмәт күрсәтәсе килә. Сезнең профессиональ, игътибарлы, таләпчән булуыгыз һәм күңел җылыгыз безнең балаларга сәләтләрен һәм талантларын ачарга ярдәм итә.Кем булуыбызга һәм нинди һөнәр сайлавыбызга карамастан, һәрбербезнең тормышында үз Укытучысы булган. Без барыбыз да, барыннан элек, кемнәрнеңдер укучылары, бездә булган яхшы сыйфатлар – алар да шул исәптә зирәк остазларыбыз хезмәте. Чын укытучы – ул белем бирүче генә түгел , ә укучыны шәхес итеп тәрбияләүче дә.
Хөрмәтле өлкәннәребез, сезне бәйрәм белән чын күнелдән тәбрик итәбез, нык сәламәтлек телибез. Картлык көннәрегезне тән һәм җан тынычлыгы белән, балаларыгыз һәм оныкларыгызның сезнең өчен кайгыртуын, җылы мөнәсәбәтләрен тоеп үткәрегез.Рәхмәт сезгә, бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен!












