МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
E-Mail: | sch524@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
Год основания учреждения: | 1929 |
У нас учатся: | 47 Бездә укыйлар: 47 укучы |
У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
Габдулла Тукайның тормыш мизгелләре 24.04.2024
24нче апрель көнне Мәмсә мәктәбендә “Туган телем” атналыгы кысаларында “ Габдулла Тукайның тормыш мизгелләре” дигән исем астында сыйныф сәгате үткәрелде.Укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру максатыннан, презентация күрсәтелде. Габдулла Тукайның балачагы, яшьлек еллары, иҗаты турында бик җентекләп аңлатылды. Ул иҗат иткән шигырьләр, әкият-поэмалар укылды.
-
“Психология атналыгы” 24.04.2024
Мәмсә мәктәбендә “Психология атналыгы” кысаларында монотипия техникасы белән чәчәк ясалды.Бу күнегүнең максаты – балаларда булган киеренкелек һәм шөбһәне бетерү.Ахырдан балалар ясаган чәчәкләрдән бик матур алан барлыкка килде.
Икенче күнегүдә укучылар парларга берләштеләр дә, бер-берсе белән сөйләшми генә, бергәләп рәсем ясадылар. Бергә һәм бердәм булганда, теләсә нинди ситуациядән дә чыгарга мөмкин.
Өченче күнегү – тылсымлы йомгак дип атала.Бу күнегүнең максаты - актуаль халәт рефлекциясе. Барыбызны да уртак хатирәләр һәм бу шөгыльдәге тәэсирләр генә түгел,ә безнең дуслыгыбызны онытмаска ярдәм итүче ныклы җеп берләштерде дип нәтиҗә ясалды.
-
Туган телем сагында 23.04.2024
Мәмсә мәктәбендә “Туган телем сагында” атналыгы кысаларында озын тәнәфестә Габдулла Тукай әсәрләре буенча ясалган мультфильмнар карау оештырылды.”Су анасы”,”Эш беткәч,уйнарга ярый” дигән мульфильмнар балаларга аеруча ошады.
-
“Без -Тукай якташлары” 23.04.2024
23 апрель көнне “Туган телем сагында” исемле акциясе кысаларында “Без -Тукай якташлары ” дип аталган тәрбия сәгатьләре уздырылды. Татар халкының күренекле шагыйре Г.Тукайның тормышы, иҗаты турындагы белемнәрен системага салу, гомумиләштерү, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, шагыйрь иҗатына кызыксыну,аның белән горурлану хисе уяту максатыннан үткәрелде.
-
Һәйкәл янында 23.04.2024
Укучыларыбыз авыл уртасында урнашкан Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янын чистарттылар.
-
Без - Тукай оныклары 23.04.2024
23 апрель көнне башлангыч сыйныф укучыларын туган телгә һәм мәдәнияткә, Габдулла Тукай иҗатына җәлеп итү максатыннан, бөек шагыйрьнең балалар өчен язылган әсәрләренә нигезләнеп төшерелгән мультфильмнар карау оештырылды.
-
Каен бөресен җыю акциясе 23.04.2024
Учащиеся нашей школы приняли активное участие в сборе берёзовых почек. Безнең мәктәп укучылары каен бөресен җыюда актив катнаштылар.
-
“Туган телем сагында” 22.04.2024
“Туган телем сагында” акциясе апрель аеның 22 -26 көннәрендә уза. Апрель белән бергә безгә Тукай да килә.Тукайның зурлыгы, бөеклеге елдан-ел ныграк ачыла. Яшь буында Тукайга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан ел саен мәктәбебездә Тукай тормышы һәм иҗатына багышланган чаралар үткәрелеп килә. Атналык кысаларында үткәрелгән чаралар укучыларыбызны тылсымлы тел дөньясына кереп, матур, дөрес сөйләргә, тапкыр әйтергә, фикерне төгәл белдерергә, телебезнең язмышын, аның байлыгын аңларга ярдәм итәчәк.
-
“Играем в шашки всей семьей” 22.04.2024
В Арском Дворце школьников прошел семейный турнир по шашкам под названием "Играем в шашки всей семьёй". Это было не только интересно, но и способствовало укреплению семейных уз. В турнире приняли участие 42 семьи. Правила турнира позволяли детям участвовать вместе с мамой, папой, дедушкой, бабушкой или любым другим родственником. Это позволило подобрать много интересных номинаций и сделало турнир еще более захватывающим. Из нашей школы в этом турнире участвовала ученица 6 класса Багавиева Зарина вместе с родителями. Выражаем им огромную благодарность за участие в соревнованиях.
-
Экологик икеайлык дәвам итә 20.04.2024
Мәктәбебездә экологик икеайлык кысаларында эшләр башкарылды: мәктәп яны территориясен кардан арындыру, агачларны кисү, чүп-чардан чистарту.